16+

“Мондый хәлне күптән күргән юк иде...”

Балык Бистәсе районындагы туган авылым Күкидә 1960 һәм 1970 елларда кар 2-3 метр биеклегендә көртләр өеп куяр иде. Арткы урамнарда кар өйләрнең кыегына кадәр булды, кешеләр ишегалларына коймалары аша атлап кына төште. Мәктәпкә капкалар белән бер тигезлектәге сукмактан теркелдәдек.

“Мондый хәлне күптән күргән юк иде...”

Балык Бистәсе районындагы туган авылым Күкидә 1960 һәм 1970 елларда кар 2-3 метр биеклегендә көртләр өеп куяр иде. Арткы урамнарда кар өйләрнең кыегына кадәр булды, кешеләр ишегалларына коймалары аша атлап кына төште. Мәктәпкә капкалар белән бер тигезлектәге сукмактан теркелдәдек.

Мәрхүмә Әминә әбиемнең: “Ватан сугышы елларында кар абзарларны күмеп китеп яуды, 45 градус салкыннарда сыерларның борыннарыннан каннар акты”, - дип сөйләгәне хәтердә калган.

Быелгы кыш алай салкыннары белән җәфаламаса да, кар муллыгы белән “рәхәтләндерә”. “Мондый хәлне күптән күргән юк иде”, - дип, баш чайкыйлар әтием Равил Бәдриев белән күршебез Рифкать Надыршин.

Балтач (Юлсубино) авылындагы өйгә, гомумән дә, керә алмадык. Ике атна кайтмаган идек, шул вакыт эчендә кар капканы шыпылдатып “бикләп” куйган. Караклар кебек койма аша төшеп, абзардан көрәк алып казырга туры килде.

Күки белән Балтач авылларында урам юллары яхшылап чистартылган, шөкер.
- Авыл халкы җыешкан үзара салым акчасына “Беларусь” тракторы алдык, дәүләт тә акча өстәгәч, әйбәт кенә булды ул. Шул трактор белән урамнар юлларын чистартып торабыз, юл өзеклегенә ирек бирмибез, - ди Күки җирле үзидарәсе рәисе Альберт Бәдретдинов.

Балтачта килешү нигезендә Рөстәм Мостафин урамнарны һич кичекмичә кардан арындырып тора. Элекке шикелле урамда машинада батып ятулар бетте, ә өйгә керәсең килсә, капка төбен генә көрисең инде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    60нчы елларда мондый хэллэр булгандыр капка башыннан йори идек ойгэ сарайга юлны 2метр тирэнлектэ юл казып керэ идек

    Мөһим

    loading