16+

Нәүрүз көнендә кем нәрсә теләмәс?! Нәүрүз бәйрәменнән безнең репортаж

Балтач авылында Нәүрүз бәйрәмен үткәрделәр.

Нәүрүз көнендә кем нәрсә теләмәс?! Нәүрүз бәйрәменнән безнең репортаж

Балтач авылында Нәүрүз бәйрәмен үткәрделәр.

Хәзерге Әтнә районының Япанчы авылында 1818 елның 16 гыйнварында дөньяга килгән тарихчы-мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани “татарлар да башка мөселман халыклар кебек Нәүрүз бәйрәмен колачлы билгеләп үтә торган булган”, дип язып калдырган.

СССР чорында татарларда бу бәйрәм онытыла төште. Бүген милли-гореф гадәтләр яңарыш кичерә. Казанда милли-мәдәни мөхтәриятләр катнашында Нәүрүз бәйрәме инде берничә ел рәттән оештырыла. Кояш календаре буенча мөселман халыклары көн белән төн вакыты тигезләшкән 21-22 мартларда Нәүрүзне, ягъни Яңа елны каршылый.

Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылы Мәдәният йорты директоры Алсу Вафина, сәнгать җитәкчесе Фидания Сөниева, китапханәче Нәзирә Миңнеханова авылдашларын Нәүрүзгә дәштеләр.

– Бәйрәмгә балаларның күпләп җыелуы яхшы, алар милли гореф-гадәтләребезне белеп үсәләр. Россия Президенты Владимир Путин тәкъдимендә 2026 ел – Россиядә Халыклар бердәмлеге елы. Дус һәм бердәм булып яшик! – дип халыкка мөрәҗәгать итте Балтач җирле үзидарәсе рәисе Нияз Гарипов.
Уен-бәйгеләр Сабан туеннан ким булмады. Балтач авылының гармунчылар ансамбленә кушылып, биеде һәм җырлады халык. Балалар төрле бәйгеләрдә бүләкләр отты. Уңган киленнәр коймак белән сыйлады.


Билгеле булганча, Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading