16+
#Авыл 11 июня 2025, 15:58 Уку өчен 4 минут
2810
1
1

Шәһәрдә яшәп, авылда бройлерлар үстерәм

11 июня 2025, 15:58
2810
1
1
Уку өчен 4 минут

Безнең ел саен инкубаторда бройлер чебиләре чыгарып, шуларны авылда үстерүебез турында язган идем инде.

Шәһәрдә яшәп, авылда бройлерлар үстерәм

Безнең ел саен инкубаторда бройлер чебиләре чыгарып, шуларны авылда үстерүебез турында язган идем инде.

Аңа бик гаҗәпләнүчеләр, ничек үстерәсез аларны, дип кызыксынучылар да күп булды. Шулай үзләре генә кешесез үсәмени, дип аптырадылар.
Үсә, җәмәгать, үсә! Яныбызда кеше юк дип тормыйлар, ашарларына булса, сулары булса, бер дә безне сагынып утырмыйлар.
Чебиләрне мин авылга ике атнага отпускага кайта торган вакытка туры китереп чыгарам. Тавык чебие 21 көннән чыга.

Быел май бәйрәмнәрендә ирем Данис авылда буласы булганга, шул май бәйрәмнәренә кадәр чыгарыйк, дидек. 25 апрель көнне чыга башлаган иделәр, 27 көнне инкубаторны сүндердем.

Мин аларны бер атна өйдә тотам. Ике катыргы тартманы кисеп берләштерәм дә, асларына Фикс-прайстан алган пеленкалар җәям. Ә ризыкны һәм суны махсус җайланмалар белән куям. Беренче көннән үк «Богданович»ның старт комбикормасын бирә башлыйбыз. Быел аның 40 килолы бер капчыгын 1900 сумга алдык. Бу 55 чебигә төгәл ике атнага җитте. Алларыннан бер дә алмадык, көне-төне ашаттык.

Бер атналык чебиләрне 30 апрель көнне үзебез белән авылга алып кайттык. Урамдагы ояга лампочка белән куярбыз дигән ниятебез барып чыкмады. Бик салкын торды бит көннәр. Чебиләрне бер атна кабат өйдә асрарга туры килде. Берүк болай эшли күрмәгез, исләренә егылып үләрлек.

Мин аларны ванна бүлмәсендәге душ поддонында тоттым. Поддонга башта пеленкалар җәйдем, аннары пычкы чүбе тараттым. Сикереп чыкмасыннар дип, такталар белән аранладым. Алай да бер-ике тапкыр чебиләрем тактаны этеп, ванна идәненә сибелгәннәр иде.

Аннары инде иске келәтнең егерме-утыз ел буена җыелган чүп-чарын түгеп (аны Данис кенә чүп, ди. Ә миңа калса, барысы да кайчан да булса бер кирәк булачак файдалы әйберләр), бер почмагын аранладык та, лампочка куеп, чебиләрне шунда чыгардык. Асларына калын итеп пычкы чүбе һәм коры тота торган бактерияләр сиптек. Өсләрен иске тәрәзә рамнары белән капладык. Келәттә күселәр хуҗа, чебиләргә тия күрмәсенәр дип курыктык.

Аранга ике капчык комбикорма сыя торган бункерлы җимлек куйдык. Суны 70 литрлы бактан, ниппельле поилкадан эчә торган итеп ясадык.
11 май көнне без Казанга киткәндә көннәр әле җылытып өлгермәгән, төннәр бик салкын иде. Ә чебиләрнең тәннәре шәп-шәрә, мамыкларын коеп, каурый чыгарып яткан мәлләре. Аллага тапшырып, лампочканы яндырып калдырырга туры килде. Өсләрендәге тәрәзә рамнарын да ачмадым.

У-у, ул атнаны шул чебиләрем өчен борчылып үләм дип торам. Ятсам да, торсам да, уйда гел шулар гына. Төнлә чиелдаган тавышларын ишетеп уянам. Ничәсе үлде икән инде, дип хафаланам. Үтерәсе килми бит! Лампочкалары кызуланып китеп, пешеп яталар микән. Һава җитмичә, тончыктылар микән? Карарга кеше дә юк!

Җитмәсә, киткәндә салып калдырасы комбикорманың дөресен алмаган Данис. Финиш дигәнен алган. Ике атналык чебиләргә алар бармый. Якшәмбе көнне бөтен Арча районын шалтыратып чыгып, ашыгыч рәвештә комбикорма табарга кирәк булды. Әлбәттә, таба алмадык! Бөтен җир ябык булып чыкты.
Даниснең бертуган абыйсы Таһир иртәгә эштән кайтышлый Арчадан комбикорма кертеп салырмын дип ышандыргач, шул вәгъдәгә ышанып, кичке сигездә генә Казанга киттек.

Таһир вәгъдәсендә торып, 25 килолы капчыгын 1450 сумга алып, бер капчык комбикорма кертеп салды. Шул җитәргә тиеш кебек иде... Һәм... без киткәч тә бер чеби үлгән булып чыкты. И-и, борчылдым инде аңа. Үтерәсе килми бит! Инде болай да 58 булып чыккан чебиемнең Казанда берсе үлгән иде.
17 май көнне обедтан соң гына авылга кайтып кердек. «Әйдә, келәткә икәү керик әле. Мин куркам, чебиләрем үлеп бетеп, тәгәрәп ятадыр шикелле», – дидем Данискә.

Келәт ишеген ачып кергәндәге хәлләремне үзем генә беләм. Күз салырга да котым очкан иде. Аллага мең шөкер, чебиләрем исән-сау торганнар. Ләкин теге 25 килолы бер капчык комбикорма кече телләренә дә йокмаган, күрәсең. Ялтыратканнар!
Данис белән тагын 40шар килолы ике капчык, капчыгын 1700 сумнан «Богданович» алып кайткан идек. Ике капчыгы да керде дә бетте!
18 май көнне Казанга киткәндә алларында шул 80 кило комбикорма белән 70 литр су калдырдык. Аранны зурайтып, тәрәзәләрен алдык. Лампочка урынына уклау ут кына элдек.

Ул ут көне-төне янып торачак. Бройлерлар 45 көндә үсеп йлгерсен өчен, шулай көне-төне ашап торырга тиеш. Караңгыда алар ашамый.
Ә, әйтергә онытканмын. Тагын бер чебине чалып ташларга туры килде, томшыгы дөрес үсмәгән иде аның, ашый алмыйча, тәмам йончыган.
Бездә менә шундыйрак хәлләр әле. Безнең кебек, үзләре шәһәрдә яшәп, авылда тавык-чеби асраучылар бармы икән монда?

Лилия Гәрәева
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

1

  • аватар Без имени

    0

    0

    Компикормага гына ашаган чеби ите тэмле булмый, лэкин тиз усэлэрдер.

    Мөһим

    loading