Чүти авылы безне Кайбычның күп авылларына хас - бер якта җиде тәрәзәле өйләре белән каршы алды. Тирә-якка дан казанган Шәкүр карак авылы бу. Хәер, Чүтидә күптән ат урлау юк инде. Тырыш, намуслы халык яши биредә. Авылда 280ләп хуҗалык исәпләнә. Унберьеллык мәктәп, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты да эшләп килә.
Чүтидән читкә китеп эшләүчеләр юк диярлек, үзләрендә дә хезмәт урыннары җитәрлек. Шәхси пилорама, кибетләр, «Кубня» агрофирмасы... Фермерлар да бар. Шуларның берсе - менә инде 14 еллап терлекчелек белән шөгыльләнүче Әсгать Закировлар гаиләсендә без дә булдык.
Әңгәмәдәшем белгечлеге белән техника куркынычсызлыгы буенча инженер, күп еллар колхозда эшләгән, хезмәт хакы түләнмәгәч, һөнәрен алыштырырга булган, күңеленә балачактан ук таныш терлекчелек эшенә күчкән.
- Шәһәргә китү мөмкинлеге дә бар иде, Чаллыга китеп карадым, әмма авыл үзенә тартты. Сигез гектар җир арендалап, терлекчелек белән шөгыльләнә башладык, авылны терлекчелектән башка күз алдына да китереп булмый, - ди Әсгать абый.
Закировлар малларга кышка азыкны сатып алмый, үзләре әзерли, люцерна, печән чәчә. Трактор үзләрендә. Савым сыерлары, бозаулар, таналар, үгезләр дә асрыйлар. Умарталары да бар. Атлары аерым почетта.
- Атсыз булмый, еш кына ул миңа машинамны алыштыра, пычракта фермага атсыз барырлык түгел, - ди фермер.
Аның фермасы авылдан читтәрәк урнашкан. Бу мал абзарларын төзү турындагы таләпләр буенча шулай эшләнгән. Мини фермалар халыкка комачауламаска, кардалар эшләүчеләр, мал-туар өчен дә уңайлы булырга тиеш. Төзелеш эшләре әле дә дәвам итә. Җәйгә терлек абзарларын киңәйтергә исәплиләр.
- Фермерларга дәүләт ярдәмен тою да бик мөһим. Башлап җибәрүче эшмәкәрләргә дәүләттән субсидия алырга була, Сабан туенда өч һәм аннан да күбрәк сыерлары булганнарга сөт саву аппаратлары тапшырдылар. Шулай ук, сөт мини фермасы ачу шарты белән, дәүләт 200 мең субсидия бирде, - ди әңгәмәдәшем.
Сөтне шәхси эшмәкәр Рафаэль Щукинга тапшыралар. Сораучылар булганда, малын суеп саталар. Хатыны Ландыш апа да иренә зур терәк. «Кубня» агрофирмасында эшләүдән тыш, иренә булышырга да вакыт таба. Өч балалары - әле беренче сыйныфта гына укучы Айнур, кызлары Әлфинә, Зилә дә ярдәмче инде. Бер йортта каената, каенана белән яшәү дә файдага, олыларның тәҗрибәләре, киңәшләре һәрчак кирәк.
Бүген Закировларның уннан артык мөгезле эре терлеге бар. Һәр сыерга кушамат та таккан алар, һәрберсен исемләп беләләр. Әнә кара төстәгесе - Черный, ак маңгайлысы - Акбаш, тегесе - Комсомол. Чувашиянең Комсомол районыннан кайтартканга шулай атаганнар. Ул якларда сыерлар арзанрак тора икән. Бер сыерны 40 меңгә сатып алырга да була. Киләчәктә бу сыерлар янына башкалары да өстәлергә тора. Закировлар баш санын арттыруны максат итеп куйганнар.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар