- Халык тырыш бездә, - диде ул, минем сорауларга аптырабрак. - Бар да эшли. Эчәргә вакытлары юк. Элек совет чорында әз-мәз булгалый иде кебек, хәзер юк. Эчмиләр, эчкән кешегә ихтирам белән дә карамыйлар. Нинди кызыгы бар соң эчүнең? Берсеннән-берсе күреп тырыша безнекеләр. Халык динле. Күпләр Чура чиркәвенә йөри. Анда әле күптән түгел олы коену урыны да ясадылар. Уразаны да тоталар Пчеловодта. Бәйрәмнәрне дә бәйрәм итә беләбез без. Шул ук Пасханы, Питрауны зурлап үткәрәбез... Башка бәйрәмнәр дә бик күңелле уза.
Болай яшәр өчен акча кирәк, акча булсын өчен эш кирәк. Баксаң, Пчеловодта күпләр җирле хуҗалыкта түгел, ә үзләренә эшлиләр икән. Күп халык үз пай җирләрен алып эшкәртә, кем күпләп умарта тота, кем - теплица… Дистәдән артык фермер яки крестьян хуҗалыгы бар. Шактый гына хатын-кыз Казанга хастаханәләргә эшкә йөри. Сәбәбе - бер тәүлек эшләп, өч көн үз эшләреңне эшләргә мөмкинлек булуда. Өч көн өйдә берсе дә тик тормый аларның. Гомумән, пчеловодлылар өчен яшәү мәгънәсе - эштә, дигән фикер калды.
Авыл уртасында матур, йөз урынлы яңа клуб. 2013 елда салынган. Кукмара районы хакимият башлыгы Сергей Дмитриевның шушы авылдан булуы искә төшеп, башка бераз көфер уйлар килде. Әллә башлык үз авылын «тартамы»?
Алай дигәч, Лариса кычкырып көлде генә.
- Сергей Дмитриевич глава булгач, безгә ул сүзне әйткәләделәр инде. Беләсеңме, бу сорауга бездә ничек җавап бирәләр? «Кукмара районында да җитешсезлекләр җитәрлектер, ярдәмгә мохтаҗлар да бардыр. Сергей әнә аларга ярдәм итсен, без үзебез дә начар яшәмибез», - диләр.
Глава дигәннән, Сергей Дмитриевның әти-әнисе әле хәзер дә бу авылда яши. Искиткеч тырыш, тәртипле гаилә, диделәр алар турында. Раиса Григорьевна белән Дмитрий Петрович бүген дә ике сыер, үгезләр, күпләп кош-корт асрап яталар. Исемнәрен болай итеп язуым аларның глава ата-анасы булуыннан түгел, монда бөтен кешегә шулай зурлап дәшәләр. Раиса Григорьевна турында кызык кына итеп: «И-и-и, ул бит йөзләгән чебеш-тавык үстерә дә тирә-күршеләрендә яшәгән карт-корының туган көннәренә дә тавык бүләк итә. Бик кешелекле гаилә», - диделәр.
Эре фермерлар да бар авылда. Мәсәлән, шушы авыл кешесе Роберт Дмитриев. Борис Захаров та җирләр эшкәртә, башка бик күпләр дә. Күптән түгел, әнисе шушы авылдан чыккан бер эшмәкәр сэндвич панельләр, пенопластлар эшли торган завод төзеткән. Анда да эш бар. Авыл клубында җыештыручы булып эшләүче Людмила Захарова белән сөйләшәбез:
- Соң, мин дә тырышам инде. Эшем бар дип кенә булмый бит. Кыштан өйдә, парникта рассада үстерә башлыйм, аны сатам. Мал-туар да асрыйбыз. Яшәргә кирәк, балаларга ярдәм итәргә кирәк. Тормышның башка нинди мәгънәсе бар соң? - диде ул да, шулай ук аптырабрак.
Мал-туар дигәннән, аны асраудан да керемне ала беләләр Пчеловодта. Әйтик, Лариса Александрова үзенең җәен-кышын сөт тапшыруын, җәен сөттән генә аена - 10-12, кышын 6-7 мең сум акча алуын әйтте. Ә бит авылда бер генә түгел, өч-дүрт сыер, сигез-тугыз үгез асраучылар да бар. Нишләп матур яшәмәсеннәр ди мондый тырыш керәшен туганнар?! Шул 68 йортлы авылда көтүгә 70ләп терлек йөри, диделәр! Күп җирдә, 200-250 йортлы авылларда көтүнең туктавын ишетеп йөрәгем әрни иде, күңелем күтәрелеп китте.
Авыл халкы чатнатып татарча сөйләшеп, татарча уйлап яши. Күчмә китапханәдәге татарча китаплар да укыла, бөтен җирдә язулар татарча. Урамда очраган балалар, рәхәтләндереп: «Исәнмесез!» - дип дәшеп китә. Рәхәт...
Авылга бер урыс нигез салган, дигән идек. Соңрак та урыслар килеп урнашкан монда. Нәселләре бүген дә билгеле, тик бар да күптән татарлашып беткән инде. Авылда өч-дүрт гаилә мөселман татарлар да бар.
Кешеләр белән аралашкач, бер нәрсә уема килде: мөмкинлегем булса, «бездә эш юк, бетерделәр бит авылны» дип зарланып ятучыларны, автобуска төяп, менә монда экскурсиягә алып килер идем. Чөнки пчеловодлылар кебек матур яшәр өчен дәүләт булышлыгы да, глава кайгыртуы да түгел, бары тик айнык булу һәм матур яшәргә омтылыш кына кирәк. Тырыш Кукмара халкы. Ягы белән тырыш. Чыннан да, башкаларга үрнәк булырлык.
Комментарийлар