-Терлекчелеккә кереп киттек, әлегә бернәрсә дә төгәл әйтә алмыйм. Тырышабыз, эшлибез. Тәүлегенә малларның авырлыгы уртача 1 килограмм 700 граммга арта. Ай саен үлчибез. Рационда печән, су һәм фураж. Башка әйбер бирмибез. Көзгә кадәр 800 башка җиткерергә исәп. Урын җитәрлек. Әлегә 100 баш сыерыбыз бар. Аларны каплатабыз. Өч бозау туды инде, Аллаһка шөкер. Атчылык юнәлешендә дә үсәргә исәп. Симертү белән дә шөгыльләнеп, татар токымлы атларны да үстерәсе килә, - ди җитәкче.
Сафиулов хуҗалыгында 800 баш терлек бар. Симертү мәйданчыгында эшне инде ике ел алып баралар. Нәтиҗәлелеген дә сизгән. Малны бинага кертеп бәйләп куюга караганда күпкә отышлырак ди хуҗалык җитәкчесе.
- Тәүлегенә малларның авырлыгы уртача 1 килограмм 400 грамм - 1 килограмм 700 граммга кадәр арта. Чыгымнарны исәпкә алсак, симертү мәйданчыгы - иң нәтиҗәле ысул. Малны 2 кеше генә карый, төзелеш ягыннан да җайлы. 100 килограммнан терлекне сатып алабыз. Күрше хуҗалыклардан да алабыз. 650-700 килограммнан сатабыз. Малларны сатарга телибез, әмма әлегә ихтыяҗ юк. Көзгә таба ай саен 50 башны озатырга иде. Киләчәктә баш санын 2-3 мең башка җиткерергә телибез, - ди Ильмир Сафиулов .
“Сөт җитештерүне башлау өчен акча һәм эшче куллар күбрәк кирәк”
Крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Вәлиев исә терлекчелеккә 2022 елда Гаилә фермасы грантында катнашып 10 миллион сум ярдәм алып килгән. Эшне 150 баш терлектән башлаган булса, хәзер инде аның саны 250гә җиткән. Грант таләбе буенча хуҗалык җиткәчесе 2 кешене эш белән тәэмин итәргә һәм терлекләрне бары тере килеш сатарга тиеш. Алай да, табышсыз калмыйсың.
- Беренче партияне сатканда бәя шул 240 тирәсе иде, хәзер 265 сумга якын. Әлегә ашатабыз, көтәбез. Минем кырлар да бар, салам, печән, бөртек үземнеке, шуңа күрә бу эш үзен аклый. Малны ел ярымга кадәр үстерәбез, аннан сатабыз. Ит токымлы малны яхшырак алалар. Әкренләп шундый токымнарга күчәбез. Сыерлар алып, сөт җитештерүне башлау өчен акча һәм эшче куллар кү кирәк. Ә терлекне симертү бераз җиңелрәк. Район җитәкчелеге белән дә киңәшләштем. Бозаулар алу белән генә бераз кыенлыклар бар. Грант ярдәмен алгач, минем өчен барлык ветеринар таләпләрне үтәү генә түгел, документлар ягыннан да барысы ачык булу кирәк. Алып сатарлардан алу мөмкин түгел. Моңа өстәп, сакланганны Аллаһ саклар диләр, - ди Алмаз Вәлиев.
Эше барның ашы бар ди халык. Республика тарафыннан ярдәм дә булганда, терлекчелекне үстереп була әле. Сүз уңаеннан, бу елдан бер баш товар үгезен сатып алуга 35 мең сумга кадәр субсидия дә каралган.
Комментарийлар