16+

Сыерга чи бәрәңге ашатырга ярыймы?

«Сыерыбызга гомер-гомергә чи бәрәңге ашатабыз. Бездә малларны тәрбияләү шулай кабул ителгән. Ә менә күршеләребез сыерларына гел пешкән бәрәңге генә ашата. Безгә: «Кем хайванга чи бәрәңге бирә инде, зыянлы бит ул», - диләр. Шулай дигәч, бераз шикләнеп тә куйдык. Аермасы бармы икән аның? Белгечләр бу турыда нәрсә әйтә, шуны аңлатып языгыз...

Бәрәңге хайваннар өчен бик тә файдалы ризык. Аны чи килеш тә, пешереп тә бирергә була. Сыер малын чи бәрәңге белән тукландыру аның сөтен бермә-бер арттыра. Әмма бәрәңге юылган һәм вак итеп туралган булырга тиеш. Сыерга көнгә 10-12 кг бәрәңге бирсәгез бик яхшы. Бәрәңгедән тыш, сыерны азык чөгендере (тәүлегенә 15-20 кг) һәм шикәр чөгендере (5-8 кг), кишер (10-15 кг) белән дә тукландырырга була. Әмма шунысын истә тотыгыз: чөгендерне җыеп алып, бер-ике атна узгач кына ашатырга ярый. Югыйсә яңа җыелган чөгендер ашказанына начар тәэсир итәргә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading