Быел кыр эшләре бик иртә башланыр кебек иде. Әмма табигатьнең үз законнары, күңел никадәр ашкынса да, яңгырлар булу сәбәпле, чәчү барыбер үз вакытына кайтты.
Бүген авыл уңганнары сәгатен генә түгел, минутын да әрәм итмичә, алны-ялны белми кырда эшлиләр. Без исә аларның хәлләрен белешеп, язгы кыр эшләренең барышы турында сораштык.
Теләче районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ралиф Низаметдинов әйтүенчә, әлеге вакытта чәчү эше барлык мәйданнарның 40 процентында башкарылган.
– Чәчү бит ул ярыш түгел, иртә чыкканга карап кына сыйфатлы була дигән сүз түгел. Безнең өчен аның ахыргы нәтиҗәсе мөһим. Чәчүне ун көн эчендә әйбәт кенә тәмамлап чыга алсак, соңга калынды дип тә әйтеп булмаячак. Яз әйбәт килде, хәзергә дым җитәрлек, уңыш алу өчен җәен дә яңгырлар явып торуы кирәк, – ди ул.
Лаеш районы фермеры Гафур Зарипов та, урып җыю вакыты түгел, ди, борчылырлык сәбәп юк.
– Ел елга охшап килми, һәр елны табигать безгә берәр могҗизасын күрсәтми калмый. Болай соңгарак калып чәчкән вакытлар булды. Соңгы берничә елда гына чәчүгә иртә керешкән идек. Русларның “Пычракка чәчсәң, кенәз булырсың” дигән мәкале бар бит. Икмәк өчен дым зыянлы түгел. Кыр эшләре бераз тукталып алды алуын, әмма зыяны юк, – ди ул.
Фермерның бер мең гектар җир бар. Арпа, бодай, күпьеллык үләннәр, бал үләннәре үстерә. Көздән чәчеп калган уҗымнары да кышны яхшы чыккан. “Татар юрап китерер ди, начарын уйлыйсы килми. Уңышлы ел булачак дип ышанып эшлибез”, – ди Гафур Зарипов.
Азнакай районы аграрийлары чәчү эшенә 17 апрельдә үк керешкән булган. Әмма яңгырлар сәбәпле, эш бүленеп торган.
– Соңгы елларда яз бик иртә килә башлады. Шуңа кырга иртә чыгарга ияләшкән идек. 2023 елда 6 апрельдә үк чыккан идек. Хәзерге вакытка бөртекле культуралар 60 проценты чәчелде, техник культуралар да шул чама. Арпа, солы чәчелеп бетү алдында тора. 4 мең гектарга якын кукуруз, 500-600 гектар мәйданда карабодай чәчәсе бар. Көннәр шулай матур торса, чәчүне бер атнадан тәмамларбыз дип өметләнәбез, – ди районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рамил Исламов.
Буа районының Аксу авылыннан яшелчәчелек белән шөгыльләнүче Фирдус абый Салаватуллин быел кишер чәчмәгән. Һава торышы сәбәпле түгел, үзеннән тормаган проблемалар “аяк чалган”. Ике дистә ел кишер үстерүче буларак танылган фермер үзенең борчуын белдерде.
– Бердән, намуссыз эшмәкәрләр аркасында гел штраф түләргә, инде хәзер суд юлында йөрергә туры килә. Без бөтен яшелчәләрне дә Казанга лабораториягә алып барып тикшертәбез. Барысы да тәртип, нитратлар юк. Шул хакта декларация алабыз. Аннан кишерне балалар бакчаларына сатабыз. Әлбәттә, яңа өлгергән яшелчә һәрвакыт кыйммәтрәк була. Тик арзанрак бәягә сатучылар килеп чыгып, кишерне инде алардан алалар. Ә тикшерү килгәч, безнең декларацияне күрсәтәләр. Гаепсездән гаепле булып калабыз. Безгә тикшерү килә, штраф салына. Нитратлы кишерне кем сатуы да билгеле була, әмма, ярар, штраф түләп тор инде, синең аша китсен дип үзләре миңа чыгалар. Кишер дә юк, проблемасы да булмас дип чәчмәдем менә, – ди ул.
Икенче сәбәбе – йөк төяүчеләрне табып булмый. Мигрантлар бар, әмма алар артыннан йөрергә фермерның вакыты калмый. Шул ук кәгазь эше күп, ди.
Бодай белән арпаны чәчкән инде, бәрәңгене әле утырталар гына. "9 майга утыртып бетерә идек, быел кырлар юеш, соңга калынды”, – ди ул.
Чәчүнең соңга калуы зур уңыш алу мөмкинлеген бирә, дип белдергән Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут Ставрополь краена эш сәфәре барышында. Аның сүзләренә караганда, хәзер чәчү эше уртача 2022 елгы сценарий буенча бара, ул вакытта чәчүгә шактый соң чыкканнар. «Ул вакытта бөртеклеләрнең рекордлы уңышын алдык – 157 миллион тонна. Шуңа күрә соңга калып чәчү зур уңыш алырга мөмкинлек бирә, без моңа өметләнәбез дә», – дип китерелә Лут сүзләре Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәрендә. Уңыш фаразын министрлык әлегә әйтмәгән.
Илдус Вәлиуллов фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар