16+

Татарстан башкаласында көзге ярминкәләр дәвам итә

Авыл хезмәтчәннәре яңа уңыш белән сөендерә.

Татарстан башкаласында көзге ярминкәләр дәвам итә

Авыл хезмәтчәннәре яңа уңыш белән сөендерә.

Казанда 13 сентябрьдән, матур гадәт буенча, авыл хуҗалыгының көзге ярминкәләре старт ала. Продукция сәүдә челтәрләрендәге бәяләрдән 10-15 процентка арзанрак булачак.

 Авыл хезмәтчәннәре, агропредприятиеләр яшелчә, сөт һәм ит продукциясе, шулай ук хуҗалык өчен – печән, салам, утын һәм башка кирәк-яраклар тәкъдим итә. Ярминкәләр атна саен шимбә көнне 6.00 – 13.00 сәгатьләрдә уза. Сәүдә 28 декабрьгә кадәр барачак.

– Северный бистәсе халкы соравы буенча биредә ярминкә якшәмбе көннәрендә Беломор урамы белән Гудованцев урамы кисешкән урында үткәрелә, – диде шәһәр Башкарма комитетының куллану базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Авыл хуҗалыгы продукциясе сәүдәсе 15 мәйданда оештырыла.

Авиатөзелеш районында:

Дементьев урамында 7нче һәм Беломор урамында 6нчы йортлар янында, шулай ук Северный бистәсендә.

Вахитов районында:

Кәрим Тинчурин урамы белән Татарстан урамы кисешкән урында.

Киров һәм Мәскәү районнарында:

Краснококшайск урамы, 152/2 адресында “Ягодная Слобода” сәүдә үзәге янында. Батыршин урамы, 20нче йортында. Юдино бистәсендә Революционная урамы, 12 адресында.

Яңа Савин районында:

Хөсәен Ямашев проспекты,71а адресында “Евроспар” кибете каршында. Академик Лаврентьев урамы,10нчы йорт янында.

Идел буе районында:

Җиңү проспекты,46В һәм Юлиус Фучик урамы,61, к.1 адресында.

Совет районында:

Аграр урамы,2 адресындагы “Казан” агросәнәгать паркында. Дәрвишләр бистәсендә Липатов урамы,7 адресында.

“Салават Күпере” микрорайонында “Радужный” сәүдә үзәге парковкасында һәм Әлфия Авзалова урамы, 15нче йорт янында.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә быел 8 ярминкә мәйданы төзекләндерелде һәм камилләштерелде. “Салават Күпере” микрорайонындагы Әлфия Авзалова урамы,15 һәм Беломор урамы,6 адресларындагы ярминкә мәйданнары яңартылды. Продукцияне ветеринария-санитар тикшерү шартлары барлык мәйданнарда да булдырыла.

Руслан Фазылҗанов искәрткәнчә, язгы ярминкәләрдә Казан халкы 72 тонна бәрәңге, 143 тонна яшелчә, агызып бирүдә 12,6 мең литр сөт сатып алган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading