Мәчет күз явын алырлык итеп үзгәртелгәннән соң, Җәлил хәзрәт Төньяк казыятенә кергән алты район имамнарын чакырып, аларга да күрсәтү максаты белән утырыш үткәрергә карар кыла. Әлеге чарага ярдәм иткән һәм төзекләндерүгә үз көчләрен керткән төзүчеләрне дә чакыра. Биредәге үзгәрешләрне күреп, бик күпләрнең исләре китә.
– Нияз Рафил улы һәм аның белән бергә эшләгән егетләрнең Аллаһ йортын яңартуга алынулары изге эшләрнең берсе. Яңаны салсаң яхшырак, диләр. Әмма булганны югалтырга ярамый, бу мәчетнең дә үз тарихы бар. Җәлил хәзрәт шушы Аллаһ йортын нигезеннән алып, бүгенге көнгә кадәр җиткергән кеше, – ди «Челтәр компаниясе» генераль директоры Илшат Шәех улы Фәрдиев. – Балтач районында ислам нигезләрен өйрәтүче Әхлак дәресләре алып барылу бик күп районнар өчен үрнәк. Авылның матураюы, күркәмләнә баруы бик куанычлы хәл. Бөрбашта булганнан соң сокланып, сөенеп китәм. Юллар яхшы, йортлар бер-бер артлы тезелеп тора. Булганны саклый беләсез, рәхмәттән башка сүз юк.
Тантаналы чарага кайткан республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, хәдистән мисаллар китереп, кем дин юлында, динебезгә булыша, тапкан акчаларыннан өлеш чыгара, без аларга рәхмәтле булып яшәргә тиешбез, дигән фикерен җиткерде.
– Бөрбаш авылы республикабыз өчен үрнәк булып тора, – ди Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Беренче мөселман балалар пансионатына да нәкъ тә биредә нигез салынды. Бөрбаш тәҗрибәсен өйрәнеп, Түбән Камада шундый тәрбия үзәге ачылды. Берничә айдан Казанда да шундый урын булачак. Сезнең авыл бар яктан да үрнәк. 1990 елларда республикада нибары 23 мәчет булса, бүген 1605га җитте. Кем бу үсешкә файда китерә икән, без аларга рәхмәт әйтергә тиешбез, Аллаһ алардан риза булсын. Мәчет төзү турында бик күп хәдисләр бар. Бер хәдистә: «Кем Аллаһ ризалыгы өчен мәчет төзесә, төзекләндерсә, булышса, Аллаһы Тәгалә бу кешегә шундый ук сыйфатта җәннәттә бер йорт бүләк итәр», диелгән. Димәк, мәчетләргә ярдәм итүчеләрнең урыннары җәннәттә булачак.
Комментарийлар