Теплицада үстергән кыяры да рекорд куяр дип өметләнмәгән, әмма кызыксынуы җиңгән.
– Мин ел да төрле сорттагы кыярлар үстерәм. Сатып алганда, орлык кабындагы рәсеменә дә карыйм, нинди шартларда, ничек үсүе турындагы язуны да укыйм. Узган елны «Восточный деликатес» дигәнен дә алган идем. Кыярлары 40 сантиметрга кадәр үсә дигән. Уңыш өлгерә башлагач, берсенең гадәти булмаганча үсеп китүенә игътибар иттем. Шуннан көн дә күзәтә башладым. Көннәрдән бер көнне, кыяр ничә сантиметрга кадәр үсә ала икән дип, интернеттан эзләнә башладым. 2024 елның октябрендә Аурика Рехалова дигән кеше үстергән кыяр 88 сантиметр булган. Һәм бу рекорд булып теркәлгән. Бу хакта укыгач, нәрсә булып чыгар икән дип, мин дә кыярны өзмәскә булдым. Тора-бара кыяр 88 сантиметрдан да узып китте. Шуннан бу күрсәткечне кайда теркәргә була икән дип кабат эзләнә торгач, Россия Рекордлар реестры сайтына килеп чыктым. Җавапны озак көттермәделәр – инструкциясен җибәрделәр. Шуннан экпертларны чакырдым. Җентекле контроль үлчәүләрдән соң кыярның рекордлы озынлыгы билгеләнде – 93 сантиметр! Россиядә бу иң озын кыяр санала. Мин моның белән чынлап та горурланам, – ди һәвәскәр бакчачы. Моннан тыш, кыярның массасы 2 820 грамм, ә диаметры 23 см тәшкил иткән. Бу параметрлар рәсми рәвештә теркәлеп, илкүләм реестрга кертелгән.
Үсә барган саен, кыяр авырлыгыннан өзелеп төшмәсә ярар иде дип тә борчылган. “Тукыма кисәге белән сак кына бәйләп куярга да туры килде. Өстәвенә кыяр акрынлап сары төскә керә башлады. Алай да өметне югалтмыйча, һәр көнне метрлы үлчәгеч алып, исәпләргә гадәтләндем. 1 миллиметрга гына артса да куаныч иде”, – ди әңгәмәдәшем.
Комиссия кешеләре үзләренә теркәгәннән соң, хәбәр итәрбез дип китеп баргач та, Эмина әле ышанып бетмәгән. Бердән, җавапны озак көтәргә туры килгән. Аны көткән арада кайдадыр икенче бер бакчачының кыяры минекеннән дә уздырып китсә дигән шик тә кергән.
– Берничә айдан мин көткән көн килеп җитте. Рәсми рәвештә теркәлде, дип хәбәр иттеләр. Без Мәскәү рекордын узып киттек! Без булдырабыз! – дип көлә Эмина. – Дөресен әйткәндә, бу хисләр бераз соңрак килде миңа. Никадәр көтсәм дә, башта ышанмый да тордым. Бакчачы парникта яшелчәләрне күп еллар үстерә. “Үзебездә җитештерелгән орлыкларны гына сатып алырга тырышам. Аларга ничектер күбрәк ышанам. Быел да яңа сортлар алдым. Былтыр утырткан «Восточный деликатес» сортының берничә орлыгы калган иде. Аларны да утырттым. Узган елгы рекордны яңартып карыйсым килә”, – ди Эмина.
Комментарийлар