Туган нигез… Бу ике гади сүздән дә газиз, кадерле нәрсә бармы икән кеше өчен?! Сүзләре гади, әмма мәгьнәсе тирән.
Кешенең сабый чакта кендек каны тамган, аңа тәрбия, яшәргә көч биргән йорт hәркемгә кадерле булырга тиеш. Моның шулай буласын үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм.
Әти-әни нигезе никадәр якын, кадерле булуы кеше еллар узган саен гына аңлый. Без, дүрт туган, ике апам – Мәдинә, Рәзинә һәм Нәфис абый шунда туып-үсеп, безне «олы тормышка» озаткан, фатихасын биргән йорт. Бүген әти-әниебез мәрхүмнәр. Дүрт туган да авылыбыздан читтә яшәсәк тә, без анда hәрчак җыелабыз. Әти-әни, әби-бабайларның рухларына дога кылабыз. Җәй көне гаиләбез белән кайдандыр ял итү урынын эзләп йөрмибез. Хатыным Гөлнар, hәм ике улым – Салават hәм Сөләйман белән чираттагы ялыбыз булуга туган нигезгә кайтабыз. Яшелчә hәм җиләк-җимеш бакчасында хезмәт куябыз.
Җәйнең матур көнендә өч туганым hәм аларның гаиләләре дә кайта. Туган нигездә күрешүләргә җитми инде. Бер очрашу – бер гомер, дип юкка гына әйтмиләр шул.
Туган нигез йортын, каралты-кураларын да hәрчак карап-ремонтлап торабыз. Өйдә безнең әниебезнең истәлеге буларак сандык саклана. Анда әниебезнең күлмәк-шәлләре, чулпылары, әтиебезнең төрле документлары, төрле елларда төшкән фоторәсемнәр бар.
Әтиебезнең сарае исә үзе без музей. Анда аның кулы ясалган эш кораллары, самавыр, чәйнекләр, әтиебезнең бик кадерле толыбы, армиядән алып кайткан агач чемоданы hәм тагын бик күп хужалык кирәк яраклары тупланган.
Тагын шуны да искәртеп узу кирәктер: төп нигезебезнең кунак бүлмәсендә шәхси китапханәбез дә бар. Аңа нигез салучы әниебез. Ул гади авыл хатыны булса да, укырга бик ярата иде. Шуңаргамы, дүрт бертуган да үз белгечлегебез эшлибез. Һәрберебезнең үз һөнәре бар. Әниебезнең китапханәсендә бүген 500ләп китап исәпләнә, аларның күбесе татарча әдәби китаплар. Хәзер ул китапханәне үзебез дә тулыландырабыз.
Әниебезнең бакыйлыкка күчүенә дә 30 елдан артык вакыт узса да, ул кулланган көянтә, урак, комган кебек жиhазлар туган нигездә саклана.
Танышларым арасында төрле сәбәпләргә бәйле әти-әни нигезен сатып җибәрүчеләр бар. Аларның күпмедер вакыттан соң бик нык үкенүләрен беләм. Авылдашым берәүләрнең туган нигезен сатып, күпмедер вакыттан соң кайтып, урамда әти-әнисе йортын карап, күз яшьләре белән елап кире китеп баруын сөйли. Ә икенчесе йортны саткач, нык чирли башлый. Туып-үскән нигеземә кайтып үләсем килә дигән. Мин боларны бүтәннәргә сабак булсын өчен генә язып узуым. Моннан hәркем нәтиҗә чыгара алыр дип уйлый. Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: туган нигездән дә якын җирне күрмим мин бу дөньяда.
Фәнис Шәфыйков
Әлмәт, Чирмешән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар