16+

Урак өсте: алдынгылар кемнәр? «Иң мөһиме — түзәргә, сабыр итәргә»

Республикада урып-җыю кампаниясе тулы көченә бара. Барлык районнарда да бөртеклеләрне суктыралар. Әлегә 1 млн 525 мең тоннадан күбрәк ашлык җыелган. Уртача уңыш — гектарыннан 40 центнер.

Урак өсте: алдынгылар кемнәр? «Иң мөһиме — түзәргә, сабыр итәргә»

Республикада урып-җыю кампаниясе тулы көченә бара. Барлык районнарда да бөртеклеләрне суктыралар. Әлегә 1 млн 525 мең тоннадан күбрәк ашлык җыелган. Уртача уңыш — гектарыннан 40 центнер.

Алдынгы районнар рәтендә — Лениногорск, Минзәлә һәм Әлки. Бу районнарда бөртеклеләрнең яртысыннан артыгы җыеп алынган инде. Гектарыннан 50 центнердан күбрәк уңышны исә Тәтеш, Аксубай һәм Зәй районнары игенчеләре җыя.

Урак өсте — басуда иң җаваплы чор

Урак өсте — басуда иң җаваплы чор. Кояшлы, явым-төшемсез көннәрнең кадерен белеп, игенчеләр иртәдән кичкә кадәр кырда кайный.

Буа районында бөртеклеләр 54 мең гектардан күбрәк мәйданда игелә. Бу республика буенча иң зур күрсәткеч. Район Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов сүзләренчә, эштә тоткарлыклар юк.

— 16 мең гектарда эш башкарылды. Уртача уңыш — 41 центнер. Бөртеклеләрне генә түгел, борчакны да җыябыз. Дымлылык яхшы булганда, хуҗалыкларыбыз икенче елга орлык әзерли. Ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителгән, ашлык ташырга машиналар бар, шуңа кыенлыклар юк. Бөтен көчне уңышка куябыз инде, — ди ул.

Уборка. Фото: Татар Информ

Яшь агроном өчен беренче урып-җыю сезоны

Кыр эшләренә аграр уку йортлары студентларын да җәлеп итәләр. Казан дәүләт аграр университетының 3 нче курс студенты, «Август-Минзәлә» агрохолдингы агрономы Николай Прохоров өчен быелгы урып-җыю сезоны — беренче зур тәҗрибә.

— Беренче чәчү, беренче эшкәрү, беренче урып-җыю. Авыр чаклары да булгалый. Практика белән теория барыбер әзрәк аерыла. Китапта язылган мәгълүмат кына җитми. Эшләгәндә икенче төрлерәк. Һәр көн үземә яңалык ачам. Импровизация дә бар, яңа ысуллар эзлибез. Кызык. Көннәр кояшлы булганда, мөмкин кадәр күбрәк эшлисе инде, — ди ул.

Уборка. Фото: Татар Информ

«Техника ватылмыйча тормый»

«Август-Минзәлә» агрохолдингы барлыгы 13 мең гектарда кыр эшләре алып бара. Кырларда көзге бодай, арыш, кукуруз, рапс һәм соя.

Агроном Николай Прохоров сүзләренчә, кәеф яхшы, әмма гадәттәгечә кыенлыклар да бар.

— Техника шундый әйбер инде ул. Ватылмыйча тормый. Тиз арада көйлибез, тагын эшкә кереп китәбез. Егетләрнең кәефе яхшы, шөкер. Яңгыр явып, безне 2-3 көнгә тоткарлады. Әмма бу куркыныч түгел. Ягулык мәсьәләсендә дә авырлыклар булмады, – ди ул.

Авыл хуҗалыгына яшь кадрлар кирәк

Авыл хуҗалыгы өчен кадрлар мәсьәләсе һәрвакыт актуаль. Яшьләрне аграр өлкәгә тарту өчен яшәү урыны, югары хезмәт хакы һәм уңайлы шартлар булдырырга кирәк.

Эш базарында аграр юнәлешкә кагылышлы вакансияләр җитәрлек. Бәлки, шуңа да эшмәкәрләр, агрохолдингларның эшче куллар эзләве балык тоту белән бердер. Шәбрәк балык тотыйм дисәң, җиме дә яхшы булырга тиеш. Кармакка эләктерү бер хәл, ул кадрларны аграр өлкәдә калырга күндерергә дә кирәк бит әле.

— Эшкә килгәндә генә кыенлыклар була инде. Иң мөһиме — түзәргә, сабыр итәргә. Аннан соң эшнең ничек барганын аңлагач, кереп китәсең. Яшьләр авылга кайтсын өчен, әлбәттә, иң мөһиме — торак һәм хезмәт хакы. Безнең компания бу юнәлештә ярдәм итә. Тору урыны белән тәэмин итәләр. Авылга кайтканчы барыбер яшәү шартлары турында уйлыйсың. Күп кенә авылларда балалар җитмәгәч, мәктәпләрне дә ябалар. Ә гаилә корып, төпләнү өчен мәктәп кирәк, — ди Николай Прохоров.

Уборка. Фото: Татар Информ

 Авылда яшәү өчен мәктәп тә, эш тә кирәк

Мәктәп, кибет, юл, хезмәт хакы... Барысы да кирәк. Элек чыгарылыш сыйныфларны авылда калдыру булса, хәзер алай эшләп булмый. Һәркем үз-үзенә хуҗа.

Ә авылда шәһәрдән бер дә калышмаган шартлар тудыру өчен вакыт һәм акча кирәк. Әмма кемнәндер генә көтеп ятып та булмый. Шунысы хак: эшләгән кеше беркайчан да югалып калмый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading