16+

«Халык биргән хәер кем кулында?» Авыл халкы кемгә ышанырга белми

Хәзер һәр авылда зиратлар тәрбиядә. Кайчандыр каберләр өстендә терлек-туар йөрсә, бүген шөкер, коймалар тотылган, ишегенә әйбәт йозак эленгән.

«Халык биргән хәер кем кулында?» Авыл халкы кемгә ышанырга белми

Хәзер һәр авылда зиратлар тәрбиядә. Кайчандыр каберләр өстендә терлек-туар йөрсә, бүген шөкер, коймалар тотылган, ишегенә әйбәт йозак эленгән.

Ә менә безнең авылда әле зират ишеге төбендә сәдака салу өчен махсус тартмачык та урнаштырылган. Хәер салгач, кечкенә генә бер дога да укып куя, күңел була. Зиратыбыз олы юл буенда урнашканлыктан, юлаучылар да, сәфәрчеләр дә шактый үтеп тора. Туктыйлар, хәер салып дога кылалар, дигәндәй. Менә шул тартмачыкның ачкычы гына авыл мулласы кулында түгел, шуңа җаным әрнеп язам әле менә. 
Ни сәбәпледер ул авылның диннән шактый ерак булган, яшьлегендә төрмә юлларында адашкалап йөргән бер ир затында.

Тартмачыкны урнаштыргач, ачкычын җәһәт кенә эләктергән булса кирәк. Имеш, муллага анда барып йөрүе читен, тартмачыкта җыелган хәерләрне үзе барып ала да, муллабыз кулына алып кайтып бирә, имеш. Биргән ди... Бирми шул менә. Әле беркөнне дә сүз чыкты, сорыйлар – талаша, әллә нинди сүзләр әйтә.

Бу ир заты көн саен шул тартмачыкны ачып, салынган хәер акчаларын ала да, үзе өчен тота. Аларга бит дога да кылынмаган әле. Кемнәр нинди генә ният белән салмаганнардыр, ул ниятләр күктә эленеп каламы икән ни? Бу зат шуны белсен иде, алар хакын ашый бит ул, кеше хакын үзләштереп гомер итә – харам гамәлләр. 

Хәер, әйтсәм әйтим, шуңа гаиләсенең дә рәте юк. 70 яшен үтсә дә, күрше авылга йөри, сөяркә тапкан, диләр. Тегесе ялгыз хатын, район җиренә барырга машина кирәк. Ә монысының күңеле уйнап тора, бензинга – сәдака акчасы, күрешер өчен теге хатынның йорты бар. Аллаһым сакласын, намазга басар яшьтә күңелләрен уйнашка салган кешеләрдән ерак булырга язсын. Әйтеп кенә акыл да керми, үгеткә дә күнмиләр, кызганыч, тормыштан да гыйбрәт ала белмиләр.

Менә шушы җүнсез ирнең бер кызы бик еракта яши, чит илдә. Китте дә югалды бу бала. Үзләре исән диләр, ләкин хәбәре дә күренми, социаль челтәрләрдә дә юк ул, ничек яши, кайларда җан асрый – бер Аллаһ белә. 15 елга бер мәртәбә кайтып килә бит исән кеше. Ә ул – юк!.. Менә шушы хәлләрне кичеп тә, кешеләрнең бар ихласларыннан биргән хәер акчаларына ничек кул сузмак кирәк, сез аек акыл белән аңлый аласызмы бу хәлләрне?  

Бер генә сүз әйтәм. Бу явыз ирдән авылны Аллаһы үзе сакласын иде. Авыл тулы ипле гәүдәле ирләр, тотып дөмбәсләмиләр дә үзен. Хәер, җүнсез белән җүнсез буласылары килми инде, менә шул гына. 

Айсылу. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading