16+

Яз галәмәте

Урамнар, кырлар кардан ачыла. Асфальт кергән авыл урамнары коп-коры, андый бәхет тәтемәгәннәре пычракка чумган. Сыерларның моңлы итеп язгы мөгрәүләре, ниндидер тынгысызлык, шау-шу... Шул шау-шуны ертып яңгыраган әтәч тавышы, бала-чаганың урамда көймә йөздереп уйнаулары... Барысы да яз галәмәте. Хәер, балаларның урамда уйнаулары хәзер авыл малайлары өчен дә сәер кебек. Шәһәрме ул,...

Яз галәмәте

Урамнар, кырлар кардан ачыла. Асфальт кергән авыл урамнары коп-коры, андый бәхет тәтемәгәннәре пычракка чумган. Сыерларның моңлы итеп язгы мөгрәүләре, ниндидер тынгысызлык, шау-шу... Шул шау-шуны ертып яңгыраган әтәч тавышы, бала-чаганың урамда көймә йөздереп уйнаулары... Барысы да яз галәмәте. Хәер, балаларның урамда уйнаулары хәзер авыл малайлары өчен дә сәер кебек. Шәһәрме ул,...

Урамнар, кырлар кардан ачыла. Асфальт кергән авыл урамнары коп-коры, андый бәхет тәтемәгәннәре пычракка чумган. Сыерларның моңлы итеп язгы мөгрәүләре, ниндидер тынгысызлык, шау-шу... Шул шау-шуны ертып яңгыраган әтәч тавышы, бала-чаганың урамда көймә йөздереп уйнаулары... Барысы да яз галәмәте.
Хәер, балаларның урамда уйнаулары хәзер авыл малайлары өчен дә сәер кебек. Шәһәрме ул, авылмы - барысында да санак бар. Ә шул санакта малай-шалай йә уйнап утыра, йә контакт ише социаль челтәрләрдә көнен үткәрә. Без менә кечкенә чакта кая гына батып йөрми идек, салкын да тигәләде, Аллага шөкер, үсеп җиттек, кеше булдык. Яз ямен чын-чынлап тою өчен әнә шулай кышкы салкыннарда чана-чаңгыда йөреп, билдән карга батып йөрү мәслихәт. Биш-ун градус җылылыкны җылы дип атау өчен генә булса да.
Балачак хатирәләренә кереп китсәң, яз җиткәч, беренче эш итеп сарык йонын ала идек. Хәзер туксанынчы еллар белән чагыштырганда, авылда сарыклар азайды. Мөгезле эре терлек тә хәйран гына кимеде. Элек колхоз фермасыннан ташылган сенаж, силос юк бит, нишләтәсең. Авыл халкы да хәзер көне буе авыл тирәсендә генә таптанмый, күбесе район үзәгенә барып кәсеп итә.
Ә урамда яз... Шәһәргә килеп яши башлаган авыл баласы да үзен читлеккә эләккән кебек хис итә башлый андый чакта. Әллә нигә бакчага чыгасы, үпкә тутырып саф һава сулыйсы килә. Кызык, бер шәһәр егетенең, яз килү белән берни дә үзгәрми, ул үзгәрешне авылда гына тоялардыр, дип куюы башта сәеррәк яңгыраса да, соңрак килештем. Бөтен тирә-ягы таш булган шәһәр өчен чыннан да нәрсәсе үзгәрсен инде! Яз җитү белән монда тавыклар да шат тавыш белән кытаклый башламый, сыерлар да, безне иреккә чыгарыгыз, дигән сыман мөгрәми шул.
...Ә шәһәрдә яшәп ятучы авыл баласының үтереп авылга кайтасы килә!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading