16+

Ызан билгеләү нигә кирәк?

Тәҗрибә күрсәткәнчә җирнең чикләрен белмәгән кишәрлек милекчесенең еш кына проблемалары килеп чыгарга мөмкин.

Ызан билгеләү нигә кирәк?

Тәҗрибә күрсәткәнчә җирнең чикләрен белмәгән кишәрлек милекчесенең еш кына проблемалары килеп чыгарга мөмкин.

Дөресен әйткәндә, ызанлау һәркемнең үз иркендә. Канун нигезендә ызанны билгеләү мәҗбүри түгел, бу хакта күчемсез милек турындагы Бердәм дәүләт реестрында белешмә булмау канун бозуга керми.
Ызанны белмәү аркасында күршең белән бәхәсләшергә, җирне сатканда аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуы бар. Федераль кадастр палатасы өч очракта җирнең чикләрен билгеләү мөһим дип саный.
1. Күршеләр белән бәхәсләр килеп чыкмасын өчен. Җирнең ызанын билгеләгәндә күршеләр белән килештереп эшләү мөһим. Барысы да кадастр инженеры ярдәме белән эшләнә. Ызанлау планы төзелә. Милекче гаризасы нигезендә кишәрлек кадастр хисабына куела.
2. Әгәр кеше җирен сатарга, алыштырырга, йә берәрсенә бүләк итеп калдырырга теләсә, шулай ук җир кишәрлегенең чикләрен белү кирәк. Кеше бары тик үз җиренә генә хокукы бар. Җирне сату өчен күчемсез милекнең бердәм реестрыннан ызан турында төгәл мәгълүматлар кирәк булачак.
3. Сатып алучы алдында күчемсез милекнең сыйфатын күрсәтү өчен.
Әгәр дә кеше җирнең чикләре төгәл билгеле булган йорт сата икән, сатып алучы өчен бу ышанычлы сатып алу турында сөйли.
Ызанлау мәҗбүри эш булып саналмаса да, соңгы арада җирләрен рәсмиләштерүче кешеләр артып бара.

Рамил Гали фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading