16+

Үзара салымны һәр кешедән өчәр мең сум җыючы авыллар да бар

Бу көннәрдә авылларда халык җыеннары уза. Үзләрен борчыган проблемаларны уртага салып сөйләшү, фикер уртаклашу һәм киләчәккә планнар билгеләү өчен елга бер тапкыр шулай бердәм булып җыела авылдашлар.

Үзара салымны һәр кешедән өчәр мең сум җыючы авыллар да бар

Бу көннәрдә авылларда халык җыеннары уза. Үзләрен борчыган проблемаларны уртага салып сөйләшү, фикер уртаклашу һәм киләчәккә планнар билгеләү өчен елга бер тапкыр шулай бердәм булып җыела авылдашлар.

Татарстан авылларында халык җыеннары җыела.

“Үзара салым акчасын урамлап җыябыз”
Кукмара районы Зур Кукмара җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев сүземне бераз гына төзәтеп тә куйды, елга берничә тапкыр очрашабыз, әле ватсапта авыл төркемендә дә фикер алышабыз, дип төзәтте.

– Авыл халкы бик актив һәм тырышлар. Үзара салым акчасын без хәзер урамлап җыя башладык. Акча үз урамына гына тотылгач, бу эштә тагын да теләп катнаша башладылар, – дип мактап та алды җирлек башлыгы үзләрен. 
Җирлеккә дүрт авыл – Зур Кукмара, Янсыбы, Иске Йорт һәм Жилой Рудник керә. 

Дүрт авылда да хәйран зур эшләр башкарылган. Өч меңнән артык кеше яши торган Зур Кукмара авылын гына алып караганда, узган елда үзара салым акчасына кырык метр озынлыктагы җәяүлеләр күпере салынган. Аның аша халык Сабан туе мәйданына һәм чишмәгә йөри икән. 

Моннан тыш өч урында барысы 735 метр юлга асфальт салынган. Аерым урамнарда миллион ярым сумлык таш та җәелгән. Яңа су насосы, яктырткычлар алып куйганнар. Кар эттерү өчен 350 мең сумны аерым җыеп куйганнар. Тукталышларны, су башняларын буяганнар. 

Моның кадәр эш өчен авыл халкы ничәшәр сумнан җыелды дигән сорауга, 500 сумнан башлап 10 мең сумга кадәр, дип җавап бирде Ришат. Урамлап алганда, берсендә – 400 мең, икенчесендә 450 мең сумга кадәр җыелган. Калганнарында 250 мең җыя алганнар.
– Бу рәвешле эшләгәндә, халык үзе бик кызыксынып, эшлибез дип йөри. Быел тагын бер күперне яңартырга җыенабыз. Стадионга яктырткычлар куйдырсак, чаңгычылар анда төнлә дә йөри алыр иде. Бер чишмәне төзекләндерәсе бар. Күп эшлибез, ә эшлисе тагын да күбрәк әле. Авыл да елдан-ел зурая бара, – ди җирлек башлыгы. 
Әле тагын ике елда унбиш төрле грант отканнар. Аңа хоккей тартмасы куйганнар, балалар мәйданчыгы төзелгән. 

Өчәр мең сум җыючы авыллар да бар
Терлек асраучыларның саны кими дибез, ә менә Арча районы Апаз авыл җирлегенә кергән авылларда малларның баш саны елдан-ел арта бара икән. Җирлек башлыгы Раушан Котдусов моны аеруча горурланып әйтте.
– Безнең җирлеккә Апаз, Хәсәншәех, Пөшәнгәр, Мирҗәм, Каратай һәм Кызыл Игенче авыллары керә. Барысы 561 хуҗалыкта 1737 кеше яши. 2021 елда шәхси хуҗалыктагы сыерларның саны 21гә, былтыр 7гә артты. Алты авылдан 2925 тонна 6 центнер сөт җыелган. Авыл халкы 88 миллион сумлык табыш алган дигән сүз бу. Агрофирма елына карап печәнен, саламын, фуражын да бирә. Терлек асрыйм дигән кешегә мөмкинлекләр бар дип әйтәсем килә. Ел авыр булса да, субсидияләр дә бирелде. Шәхси хуҗалыклар грантларда да катнашалар. Ике хуҗалык 100әр мең сум грант алды. Быел өч хуҗалык мини-ферма төзеп чыкты. Сыер асрап, үзеннән арткан итен, сөтен сатып, авыл халкы шулай акча эшләргә дә тырыша, – ди ул.

Үзара салым һәм федераль программалар ярдәмендә дә авылда күп эшләр эшләнә. Әйтик, федераль программа буенча Мирҗәм авылы эчендә күпер салып чыкканнар. Апаз мәдәният йортына су кертелгән. 

Үзара салым акчасының күп өлеше юллар төзүгә һәм ремонтлауга тотыла икән. 
– Авыллардагы проблемаларга карап, аларны хәл итү өчен җыела торган суммада аерма бар анысы. Кызыл Игенчедә унөч кенә хуҗалык исәпләнә. Шуңа да анда узган ел һәр кешедән 2шәр мең сум җыйдылар. Быел 3әр мең сум дип сөйләштеләр. Апазда – 400 сум, Хәсәншәехтә 300әр сум җыйдылар. Узган ел үзара салым акчасына газ торбалары, электр чыбыкларына төшеп тора торган агачларның ботакларын чистарттык. Хәсәншәехтә бер чишмәне төзекләндереп бетерәсе бар. Су торбаларының искергән өлешләрен ремонтларга уйлап торабыз. Ә зиратларны, елга буйларын өмә белән җыештырабыз. Күмәк хуҗалык техника белән ярдәм итеп тора. Юлларны да колхоз техникасы белән чистарттырабыз, – ди Раушан Котдусов. 
Авыл халкы мобилизацияләнүчеләргә гуманитар ярдәм җыюда да читтә калмаган. Мәдәният йортларына җыелышып, йон эрләп, оекбаш, бияләйләр бәйлиләр, маскировка челтәрләре үрәләр икән. 

Авылны юл һәм су проблемасы борчый
Яшел Үзән районы Рус Әҗәле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина, быелгы халык җыенында төп сүз Рус Әҗәле авылын су белән тәэмин итү проблемасы тирәсендә булды, дип белдерде. 

Авылдагы су башнясы бик искергән. 1971 елда ук куелган булган ул.
– Су начар килә башлады, аның трассалары каян үткәнен дә белеп булмый. Җыенда халык исеменнән шуны “Чиста су” программасы белән эшләп чыгып булмасмы икән дигән мөрәҗәгать белән чыктым. Ун еллык программа инде төзелгән, бу мәсьәләне 2025 елдан соң гына хәл итеп булачак, диделәр. Әмма гел әйтеп торсак, су проблемасы тагын да кискенләшә башласа, бәлки боз кузгалыр дигән өмет бар. Карашәмдә дә булды бу проблема. Без аны грант отып хәл иттек, 1,5 миллион сумга скважина казыттык һәм яңа башня куйдырттык, – ди Гөлнара Семахина. 

Икенче проблема – юлларга таш җәю. Татар Наратлысында бер урамның яртысы гына таш җәелмичә калган булган. Карашәмдә ике урам. Аның берсен үзара салым программасы акчасына гына салып бетереп булмый ди. Моның өчен авылларда таш җәю программасына керергә ниятлиләр. Ә менә Рус Наратлысында унбер кеше генә яшәү урыны буенча теркәлеп, аның бишесе генә авылда яши икән. Юл авыл эчендә генә түгел, аңа керү өчен дә юк, республика программа аша гына эшләп чыгарга була, ди җирлек башлыгы. 

Фото: Илсөя Садыйкова http://yashel-uzan.ru/

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    “Үзара салым акчасына түгел” инде. Просто “үзара салымга”. Салым акча дигән сүз бит инде. Акча акчасына дигән кебек була

    Мөһим

    loading