22 март 2012 яңалыклары
-
22 март 2012 - 11:29«Рубин» ярымфиналда!Казанның «Рубин» футбол клубы Грозныйда Мәскәүнең «Локомотив»ын 4:0 исәбе белән җиңүгә иреште. Бу җиңү аңа футбол буенча Россия Кубогының чирекфиналы кысаларында килде.
-
22 март 2012 - 08:00Укыганга, дәваланганга һәм фатирга түләгән акчаның унөч процентын кайтара аласыз«Узган елны социаль ипотека программасы буенча фатир алдык. Танышларым, беренче кертем буларак керткән акчагызның унөч процентын кайтара аласыз, дип әйттеләр. Олы улым институтта түләүле бүлектә укый, имештер, аның өчен түләнгән акчаның да шул ук күләмдәге өлешен кайтара алабыз икән. Аларның икесен дә берьюлы алып буламы? Әллә берәрсен генә сайларгамы? Укырга...
-
22 март 2012 - 07:56Медведев чишенергә рөхсәт итми, имешАвстралиядә якшәмбе көннәрендә алсу чалбарлар кияргә катгый рәвештә тыела, Аризонада ирләргә ыштаннарына тарттырылган бау (подтяжка) тагу ярамый. Ә Россиядә исә 1 майдан урамга 40 смдан да кыска итәк киеп чыксаң, 1 мең 500 сум штраф түлисе булачак, имеш...
-
22 март 2012 - 07:49Исем китми читтә үскән әфлисунга, бананга...Яз көне организмыбыз витаминнарга аеруча кытлык кичерә. Үзебезнең бакчада үстерелеп, көздән бирле сакланып килгән яшелчә һәм җиләк-җимешләребездәге витаминнар да югала бара. Чит илдән китерелгәннәрен алырга куркабыз, аларга, яхшы саклансыннар һәм матур күренсеннәр өчен, махсус эремә сиптерәләр. Әйтүләренчә, алар алма белән цитруслыларга күбрәк сиптерелә икән. Шулай булгач, витаминнарны каян алырга соң?...
-
22 март 2012 - 07:44Туплы хоккейда кем чемпион калыр?Алкалы хоккей буенча ил чемпионатында плей-оффның әле кызган гына мәле булса, туплы хоккейда чишелешкә күп калмады. Бу сезонда ил чемпионатының алтын медальләренә ике «Динамо» - Казан һәм Мәскәү командалары дәгъва итә. Хәлиткеч уенда Казан «Динамо»сы узган ел яулаган Россия чемпионы титулын саклап калу өчен көрәшәчәк. Финал 25 март көнне нейтраль...
-
22 март 2012 - 07:41Булмый инде булмагач!..20 март көнне Казанның УНИКС баскетбол командасы Испаниядә «Барселона» белән Евролиганың 1/4 финалында беренче уенын үткәрде. Белгечләр тарафыннан төркеменнән дә чыга алмас дип юралган Казан командасына Евролиганың иң яхшы сигез командасы арасына керү дә зур уңыш булды. Тик менә чирекфиналда «Барселона»га очрау өметләрне шактый киметте. Соңгы вакытта көндәшебез бик яхшы...
-
22 март 2012 - 07:38Упкын читендә20 мартта «Татнефть-Арена»да Гагарин Кубогы кысаларында үткән матчта Казанның «Ак Барс» хоккей командасы, Чиләбе «Трактор»ына оттырып, мөшкел хәлгә төште.
-
22 март 2012 - 07:32Сезнең хокуклар бозылмыймы?2012 елның 20 мартыннан 30ына кадәр Россия Федерациясенең Генераль прокуратурасы комиссиясе тарафыннан Татарстан Республикасы прокуратурасында эчке эшләр органнары эшчәнлегендә гражданнарның конституция буенча хокуклары сакланышы буенча күзәтчелек эшләренең оештырылышы тикшерелә. Моңа бәйле рәвештә, әлеге көннәрдә Татарстан Республикасы прокуратурасы бинасында РФ Генераль прокуроры урынбасары С.П.Зайцев, РФ Генераль прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасында...
-
22 март 2012 - 07:27«Ышану яхшы, әмма тикшереп торуың хәерле»Казанда быел күпфатирлы 202 торак йортка капиталь ремонт ясалачак. Шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сөйләгәнчә, февральдә 141 йортта эшләр башланган инде.
-
22 март 2012 - 07:22Каникуллар кыскармаячакРеспубликабызның кайбер мәктәпләрендә төзекләндерү эшләре алып барылу сәбәпле, мәктәп укучыларының каникуллары кыскарачак яки бөтенләй булмаячак, дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Мәктәпләрдә капиталь төзекләндерү вакытында уку процессы өзелмәячәк», - дип белдерде. Төзекләндерү эшләре 15 августка кадәр тәмамланырга тиеш.
-
22 март 2012 - 07:17Фатир булса, кияү табыла«Әй малай, кияүләргә баедым бит әле мин. Берсеннән-берсе яшь, җитмәсә, кайсын сайларга икән дип утырам әле менә». Танышым шулай дип шалтыраткач, җиңел сулап куйдым. Газетага танышу өчен игълан биргән иде Гөлүсә. Ниһаять, мин әйтәм, бер акыллы бәндәсе килеп чыккан икән. Сайлап алырлык та булгач, өметсез үк түгелдер. «Йә, сөйлә инде....
-
22 март 2012 - 07:12Ун елдан соңгы могҗиза«Ышанасыңмы, бала таптым бит мин. Инде дүрт ай була безгә. Кызым бар», - диде Финсия. Аның бу сүзләреннән өнсез калдым, табиблар аңа беркайчан да бала таба алмаячаксың дигән иде. Ходай насыйп итсә, могҗизалар да була икән шул. Финсия 10 елдан соң балага узган.
-
22 март 2012 - 07:01ЮРГАНЫҢА КАРАП АЯК СУЗ Яки 692 СУМ 17 ТИЕНГӘ ЯШӘП БУЛАМЫ?Кем ничек яши инде анысы: көненә ун тәңкә акча тотып җан асраучысы да, ун меңен туздыручылар да шактый. Шуңа күрә, юрганыңа карап аягыңны суз, диләр дә инде ул. Әнә Росстат елга әллә ничә тапкыр җан башына никадәр азык-төлек, кием-салым, ЖКХ түләүләрен исәпләп азаплана. Аның кием-салымын, аяк киемен дә ничек кирәк...
-
22 март 2012 - 06:56«Талант ул шытмаган бөре сыман»«Сәнгать юлыннан китәрмен дип һич уйламадым. Туган авылым Татар Ялтаны мәктәбендә (Чистай районы) укыганда укытучылар һәрвакыт сәхнәдә җырлатырга маташа иде үземне. Әтием Реваль - оста гармунчы, әнием Гөлсинә клуб мөдире булып эшләүгә карамастан, мин сәхнәдә җырларга ояла идем.» Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Алмаз САБИРҖАНОВ сүзен әнә шулай...
-
22 март 2012 - 06:51Күңел кошы сәнгать күгенә омтылаТатарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Халыкара конкурслар лауреаты Мулланур ГАБИТОВ исемен телгә алу белән «Садә» вокал ансамбле күз алдына килеп баса. Педагог озак еллар яшь буында җыр-моңга мәхәббәт тәрбияли. Бала чагыннан ук аның күңел кошы сәнгать күгендә очарга омтыла.