Шәһри Казан
16+

12 апрель 2012 яңалыклары

  • 12 апрель 2012 - 09:27
    Урамда апрель, бакчага ашык
    Апрель аенда кояш көннән-көн югарыга күтәрелә, көннәр дә ныклап җылыта башлый. Акрынлап бакча эшләре дә арта бара.
    968
    0
    0
  • 12 апрель 2012 - 09:23
    Алоэ ярдәмендә кишер үстерәбез
    Үземне бик оста бакчачы дип санамасам да, бер тәҗрибәм белән бүлешәсем килә. Миңа аны бакча күршесе өйрәткән иде. Шуны сынап карадым һәм нәтиҗәсен дә күрдем - кишер һәм кәбестәләрем бик уңды. Кызыксынсагыз, ул серне сезгә дә чишәм. Алоэ гөле һәр йортта диярлек үсә. Аны, гадәттә, салкын тиеп авырган вакытта да,...
    861
    0
    0
  • 12 апрель 2012 - 09:09
    БЕР ЕЛГАГА ИКЕ ТАПКЫР КЕРМИЛӘР
    Бер елгага ике тапкыр кереп булмый диюләре хак. Баш тренер Владимир Крикуновка «Ак Барс»та икенче кабат нибары бер сезон гына тренерлык итәргә насыйп булды. Гәрчә аның Казан клубы белән килешүе өч елга исәпләнгән булса да.
    934
    0
    0
  • 12 апрель 2012 - 09:04
    Тәкъдирдә нәрсә язылса
    Картлык һәм ялгызлык... Икесе дә матур төшенчә түгел. Болар хакында уйлауга, күңелне моңсу хис биләп ала. Олы Мишә авылында яшәүче Фатыйма апа Заһидуллинага Ходай әнә шундый тәкъдир язган. Тәкъдиреңә ни язылса, шуны күрәсең, диләр. Шулай булмаса, Фатыйма апа да: «Гомер көзенә җиткәч, әллә ни яшәү теләге калмый икән. Бүген үлсәм...
    946
    0
    0
  • 12 апрель 2012 - 09:01
    «Хыянәт итегез, балакайларым!»
    «Ирләрегез булырлык түгел икән, хыянәт итегез...Үзем юләр булдым, хәзер менә үкенеп утырам. Артымнан кемнәр генә йөреп карамады бит, бөтенесе дәрәҗәле, акыллы кешеләр иде.
    5563
    2
    11
  • 12 апрель 2012 - 08:57
    Ә мин менә сине сагынмыйм...
    - Беткә үч итеп, туныңны мичкә якканга, беркем дә гаепле түгел шул, - диде Лимара, сөтле коктейленең күбеген болгата-болгата. - Әй, яшь чакта керсә икән ул акыл дигәннәре. Әби мәрхүмә гел әйтә торган иде - җан тынычлыгы булсын, бәбкәм, җан тынычлыгы булмаса, берни дә күзгә күренми, дип. Менә шул әбкәм...
    7335
    0
    9
  • 12 апрель 2012 - 08:51
    «Ә КЕМ ЭШЛӘП БАЕГАН?»
    Талантлы яшь егет Рамил ӘСХӘДУЛЛИНны тамашачы күбрәк җырчы буларак түгел, ә җыр авторы буларак беләдер. Гүзәл Уразова репертуарындагы «Язмыш йомгак сүтә», «Сары сандугач», Айдар Галимовның «Димче», Салават Миңнехановның «Эзлим сине» кебек җырлары - нәкъ менә Рамилнең иҗат җимеше. Шулай ук үзе дә тамашачы хозурына «Нишләргә?», «Адым саен елмаю» җырлары белән...
    957
    0
    0
  • 12 апрель 2012 - 08:49
    50 елдан соң... су басты
    Урамда яз хакимлек итә. Кинәт нык күтәрелгән һава температурасы шәһәр эчендәге кар көртләрен күз алдында эретеп юкка чыгара тора. Ә кар эрү, әлбәттә, су басуларсыз гына бармый...
    859
    0
    0
  • 12 апрель 2012 - 08:43
    Хезмәтебез хөрмәткә лаек
    «Казан» милли мәдәният үзәгендә үткән ТР Журналистлар берлегенең XVIII съездында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга: «Сезнең хезмәт кирәкле, хөрмәтле һәм рәхмәтле. Хезмәтегезгә хөрмәт буларак, Сезнең Татарстан Республикасының басма һәм массакүләм мәгълүмат чараларының атказанган хезмәткәре дигән мактаулы исемегез булачак», - дип белдерде. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге...
    1011
    0
    0
  • 12 апрель 2012 - 08:35
    Йөк машинасы хуҗалары юл фондына акча түләячәк
    15 апрельдән башлап бер айга зур йөк машиналарының хәрәкәтенә чикләү кертелә. Яз көне юлларның җимерелү куркынычы артуын күздә тотып, әлеге чара ел саен башкарыла. Шулай да ул безнең илдә матур гадәт булып китә алмый, йөк ташучылар арасында ризасызлык тудыра. Йөк ташучылар хәтта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да мөрәҗәгать иткәннәр әнә....
    888
    0
    0
  • 12 апрель 2012 - 08:33
    Мәңгелек моң капиталисты
    Бер юлы заманында 70 тиен булган шигырьләренең еллар узу белән бәһасезгә әверелгәнен уйладымы икән шагыйрь? Татарның яраткан шагыйре Разил Вәлиев ул яктан бәхетленең бәхетлесе - җырлары өлкән буын җырчылары өчен генә түгел, иҗатларын башлап кына килүче яшь талантлар репертуарында да киң чагылыш таба.
    818
    0
    0
  • 12 апрель 2012 - 08:29
    Өйрәтәләр мәктәпләрдә...
    Укучы - укучы Бүгенге көндә мәктәп бусагасын атлап керүне күпмедер дәрәҗәдә армия сафларына килеп эләгү белән чагыштырырлык. Җәмгыятьнең торган саен усаллана баруы балаларыбызның да әшәкеләнүенә китерде, шуңа күрә мәктәп стеналары эчендә дә укучылар арасында хәрби хезмәтнең язылмаган кануннарына охшаш мөнәсәбәт булуын беләбез. Кая ул элегрәк заманнарда гадәти нәрсә булган сыйныф...
    1678
    0
    0
  • 12 апрель 2012 - 08:20
    Яз галәмәте
    Урамнар, кырлар кардан ачыла. Асфальт кергән авыл урамнары коп-коры, андый бәхет тәтемәгәннәре пычракка чумган. Сыерларның моңлы итеп язгы мөгрәүләре, ниндидер тынгысызлык, шау-шу... Шул шау-шуны ертып яңгыраган әтәч тавышы, бала-чаганың урамда көймә йөздереп уйнаулары... Барысы да яз галәмәте. Хәер, балаларның урамда уйнаулары хәзер авыл малайлары өчен дә сәер кебек. Шәһәрме ул,...
    816
    0
    0
  • 12 апрель 2012 - 08:18
    Агач эшкәртүнең ние бар?
    Тау кебек әрдәнәләп өелгән агачлардан килгән нәзакәтле ис, язгы кояш, чыпчыклар чырылдавы... Их, югарыга үрмәләп менеп кояш нурларын тотасы иде дә соң... Ләкин ни кызганыч, миңа унбиш яшь түгел.
    852
    0
    0
  • 12 апрель 2012 - 08:05
    Каршыңа шәрә ир чыкса...
    Казан дәүләт университеты. 2003 еллар. Лекциягә соңга калгач, кереп тормаска булдым, стена буенда чүгәләп, узган лекцияләрне кабатлап утырам. Коридорда арлы-бирле берәү йөри. 30-35 яшьләрдәге ир-ат, спорт киеменнән. Кемнедер көтә, ахры. Күз чите белән генә таныш булмаган ир-атның кроссовкаларын күзәтәм. Әле бер, әле икенче якка атлыйлар, лаштыр-лоштыр, тык-тык. Кинәт тынлык. Дәфтәрдән...
    830
    0
    0
Реклама