14 август 2012 яңалыклары
-
14 август 2012 - 08:19Тәртип юк инде бездәСоңгы арада: «Бездә кайчан тәртип булыр икән ул?» - диючеләр бик күбәеп китте әле. Барысының да телендә шул сүз. Ә бит тәртипкә керүне үзеңнән башларга кирәктер.
-
14 август 2012 - 08:17Татар егете мушкетер булганКүп кенә сериаллар буенча безгә таныш булган режиссер һәм продюсер Сергей Жигунов Александр Дюманың «Өч мушкетер» исемле романы буенча сигез серияле телефильм төшерергә булган.
-
14 август 2012 - 08:15Торак-коммуналь хезмәтләргә ташламалар бетәргә мөмкинЯкын киләчәктә безне торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә яңа реформа көтә. Россия территориясендә ут, су, газ һәм җылылык куллануның социаль нормаларын кертмәкчеләр.
-
14 август 2012 - 08:14Планлы медаль булмый яки Лондондагы Олимпия уеннарының нәтиҗәләре12 август көнне Лондонда үткән ХХХ Олимпия уеннары тәмамланды. Илебез гомуми команда ярышында, Бөекбританиядән биш алтын медальгә генә калышып, дүртенче урынны яулады. Уеннарның беренче көннәрендә 24 алтын медаль яулый алырбыз дип башыбызга китерүе дә авыр иде. Бездә менә шундый фикер йөртү инде: алтыннар күбрәк булсын да, гомуми ярышта беренче өчлеккә...
-
14 август 2012 - 08:12КУБРАТ ХАНБолгар-татар халкы дәүләтенә нигез ташын салучы Кубрат хан. Л.Н. Гумилев. «Безнең эраның беренче гасырларында төрки каханлыгы эчке сугышлар аркасында ике зур өлешкә бүленә. Төркиләрнең бер өлеше Кытай империясе канаты астына сыена, икенче өлеше, олау-кибетләрен, хатын-кызларын югалта-югалта, яу-орышлар аша көнбатышка таба юл яра һәм 155-158 елларда Җаек-Идел елгалары арасындагы далага чыгып,...
-
14 август 2012 - 08:09Чегән хатыны карурманга кертте(Нурислам абый сөйләгәннәрдән) «Бервакыт 5 ел җигеп йөргән атым югалды, - дип сөйләп китте Нурислам абый. - Аны ике айдан артык эзләдем, әмма һичкайдан таба алмадым. Беркөнне 11 чакрымдагы күрше авылдан танышымны очратып, хәлне сөйләп бирдем. Ул мине игътибар белән тыңлады да югалган яисә табылган ат хакында берни ишеткәне булмавын...
-
14 август 2012 - 08:07Чүти Робин Гуды«Их, егетләр, сез ат урлауның тәмен белмисез!» Мәгълүм классик пьесадагы әлеге сүзтезмәне сәхнәдән ишетү белән, никтер күз алдына гел Шәкүр карак килеп баса. Заманында бөтен Урта Идел буе төбәкләрен шаулаткан бу шәхес турында нинди генә риваятьләр йөрмәгән. Аның туган авылы Чүтидә (Кайбыч районы) Шәкүрне хәтта атаклы Робин Гудка тиңлиләр. Авылдашлары...
-
14 август 2012 - 08:04Тәнкыйтем түгел, киңәшләремБыел, җәйнең иң кызу көннәрендә, күп кенә өлкәннәр бакчаларында саф һава сулап, иҗади активлык белән шөгыльләнеп яшәгәндә, Исаев урамындагы сугыш ветераннары госпиталендә дәваланырга туры килде. Биредә туклану ягы бик әйбәт, пөхтәлек мәсьәләсе үрнәк булырлык итеп куелган, тәртип төгәл үтәлә. Хастаханәләрдә күп мәртәбәләр яткан булсам да, бу юлы күңелгә ятышлы, элек...
-
14 август 2012 - 08:02Биргәннең битенә бакма дисәләр дә...Республикада, шул исәптән районда да берничә ел рәттән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе үткәрелеп килә. Сүз дә юк: игелекле һәм кирәкле гамәл.
-
14 август 2012 - 08:01Лаеклы пенсия кирәкме?!Телевизор караганда бу арада еш кына пенсия фонды тарафыннан төшерелгән рекламага күзем төшә. Бик ышандырырлык итеп, киләчәктә сезнең пенсиягездән бөтенесе дә көнләшерләр, дип өметләндерәләр безнең халыкны. Шул уңайдан күңелемдә кызыксыну уянып китте бит. Тукта әле, дим, ни өчен минем пенсиямнән кемдер көнләшергә тиеш? Нәрсәләр вәгъдә итә пенсия фонды? Нинди яңалыклары...
-
14 август 2012 - 07:58Ерактан тибеп ике гол!12 август көнне, Россия премьер-лигасы кысаларында, Казанның «Рубин» футбол командасы Мәскәү «Динамо»сы белән очрашты. Казан командасының бу уенны откан очракта икенче урынга чыгу мөмкинлеге булса, өч уенда бер очко да туплый алмау сәбәпле, баш тренеры Сергей Силкин отставкага киткәч, «Динамо» да бу уенда бар көченә очко алырга тырышты. Әмма баш...
-
14 август 2012 - 07:56Хыял буш җирдә тумыйМашина җене кагылганнар арасына, берсүзсез, Лениногорск егете Никита Степанов та керә торгандыр. Кайберәүләр кебек, ашау-эчүен онытып, гаражда техника арасында казына, машинада җилдерә икән, дип уйламагыз тагын. Машина йөртү хокукына укырга җыенып йөрүе генә әле аның. Шулай булуына карамастан, кулына каләм алып, кәгазьдә шул тимер атларны ясый башласа, телиләрме алар аны,...
-
14 август 2012 - 07:53БЕЗ КЕШЕМЕ ИКӘН?Нинди көчләр, кем өйрәтер безне Сугышларсыз гына яшәргә?.. Без һәммәбез - Җир кешеләре, Табигать баласы. Табигатьнең биниһая киңлекләрендә әле тагын меңәрләгән үсемлекләр, урман-болыннар, елга-океаннар, кош-кортлар, киекләр талгын гына яшәп ята. Безгә меңәр гасырлар элек менә шушындый дөнья белән туганнарча янәшә, тату яшәү гармониясе бүләк ителгән булган. Ләкин без - кешеләр...
-
14 август 2012 - 07:51Һәр мизгел – биюАларны чит илләрдә дә беләләр. Катлаулы һәм үзенчәлекле биюләре белән Россия һәм Татарстан халкының мәхәббәтен күптән яуладылар инде. Бу 8 талантлы егет - төрле бәйгеләрдә җиңүче булган кешеләр. Аларның исеме дә инглиз теленнән «алга бару», «бер урында утырмау» дигәнне аңлата. Таныш булыгыз - «Action Mans Crew» төркеме.
-
14 август 2012 - 07:48ИРЕКЛЕ БИЮЧЕЛӘРҖәй көне Бауман урамында биеп торучы яшьләрне күргәнегез бардыр инде. Араларында хәтта башларында әйләнүчеләр да юк түгел. Бу үзенчәлекле хәрәкәтләрне ясаучылар кемнәр икән соң? Бүген сүзебез шулар хакында.