Шәһри Казан
16+

5 март 2013 яңалыклары

  • 5 март 2013 - 09:07
    Таллинга сәфәр яки Гаффар сувениры
    1989 елның декабрь ахырында Эстониядә татар әдәбияты көннәре булып узды. Ул вакытта Язучылар берлеге рәисе Ринат Мөхәммәдиев иде. Аның җитәкчелегендә, үзен дә исәпләп, сигез язучы бардык Эстониягә: Р.Мөхәммәдиев, А.Гыйләҗев, М.Мәһдиев, Р.Фәйзуллин, Ә.Гаффар, Мөдәррис Вәлиев, З.Мансуров, Л.Лерон. Таллинның үзендә, шулай ук университеты белән дә атаклы Тарту каласында булдык. Сүз уңаеннан: Тарту...
    804
    0
    0
  • 5 март 2013 - 09:06
    Быелдан диспансерлаштыру һәркемгә дә мәҗбүри
    Быелдан Россиядә мәҗбүри диспансерлаштыру (авыруларны ачыклау һәм алдан кисәтү максатыннан үткәрелгән медицина тикшерүләре) кертелде.
    986
    0
    0
  • 5 март 2013 - 09:04
    «ТЕЛСЕЗ АВЫРУ» кемгә яный?
    «Остеопорозны өлкәннәр авыруы гына дип уйлый идем. Әйтик, илле яшьләрдән соң сөякләр нәзберекләнә икән, моңа әллә ни гаҗәпләнәсе түгел кебек. Кеше картайган саен, сөякләр дә туза. Ә менә минем танышыма, аңа әле нибары 21 (!) яшь булса да, инде остеопороз дигән диагноз куйдылар. Медицина тикшерүе узганда билгеле булган, гәрчә үзенең...
    875
    0
    0
  • 5 март 2013 - 09:02
    Конкурс
    РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы чит илдә белем алу өчен Россия Президенты стипендиясенә ачык конкурс игълан итә. Быел мондый мөмкинлектән 40 студент һәм 60 аспирант файдалана алачак.
    638
    0
    0
  • 5 март 2013 - 08:59
    Дәрестә акча санаячаклар
    Түрәләрнең бер яраткан «уены» бар - тоталар да мәктәп программасына яңа фән өстиләр. Тимерне кызуында сугып калуның, ягъни балага кечкенәдән сеңдерүнең яхшы яклары күптер анысы, тик кысрыклап чыгарылган фәннәр дә кызганыч бит. Әдәбият һәм татар теле дәресләре кимеде, чираттагы «корбан» нинди булыр икән инде?
    756
    0
    0
  • 5 март 2013 - 08:56
    Мәктәптә укыйм, кафеда эшлим
    Нәни балалардан да ныграк эшләргә теләк белдерүчеләр юктыр. Сабыйлар «хезмәтләре» өчен берни сорамыйлар, бары тик аларга өлкәннәр белән беррәттән идән юарга, камыр басарга, койма буярга рөхсәт кенә бир. Ә зурлар ни эшли? Әлбәттә инде, каршы килә. Кемнең инде алар белән маташасы килсен, гел каядыр ашыгабыз ләбаса. Әти-әниләр, балалары үсә төшкәч,...
    813
    0
    0
  • 5 март 2013 - 08:52
    СӘЛӘТле әйдаман булыйм дисәң, туры монда кил!
    Дустым, әгәр дә син булачак 80 бәхетле әйдаман исемлегенә кермәгәнсең икән, күпне югалткансың! Әйе, нәкъ менә шуның кадәр кеше «Сәләт» яшьләр оешмасының «Әйдаманнар мәктәбе»ндә 22-26 февраль көннәрендә «Байтик» лагерен гөрләтте. Бирегә эләгер өчен, төрле биремнәр үтәп, иң-иңе булырга тиешсең. Әлеге бәйге 2001 елдан бирле оештырыла. Максаты - «Сәләт» аланнарында эшләү...
    1313
    0
    0
  • 5 март 2013 - 08:49
    Безнең кызлар иң-иңнәре
    Менә әле күптән түгел генә Динә Гарипова һәм Эльмира Кәримуллинабыз Беренче каналда барган «Голос» проектында җиңү яулап кайтканнар иде. Хәзер Динәбез «Евровидение»да катнашырга әзерләнеп йөри. Ә ул арада икенче бер кызыбыз - Междуреченск шәһәреннән 18 яшьлек Эльмира Абдерәзәкова «Мисс Россия-2013» бәйгесендә җиңеп чыкты.
    720
    0
    0
  • 5 март 2013 - 08:46
    УНИКС «Красные Крылья»ны җиңде
    ВТБ Бердәм лигасының төркем раунды кысаларында узган ярышта Казан УНИКСы үз паркетында Самараның «Красные Крылья» уенчыларыннан өстен чыкты. Матч Еремин уенчылары файдасына 74:66 исәбе белән тәмамланды. 20 очко җыя алган форвард Честер Симмонс самаралыларның иң шәп уенчысы буларак танылды. Шулай итеп, УНИКС даими чемпионатта 12нче җиңүен яулады һәм А төркемендә...
    720
    0
    0
  • 5 март 2013 - 08:44
    Мәскәүлеләр – табакта, арборлылар – капчыкта
    Әллә инде арборлылардан ишеткәннәр, бу ялларда Мәскәүнең Сокольники паркында да таудан шуу ярышлары уздырганнар. Арборлылар салам тутырган капчыклар белән шусалар, болар тауның түрен табакка утырып яулаганнар. Җиңүчегә ун мең сум акча да биргәннәр әле. Әй, акча биреп тау шудыра башлагач юк инде ул. Балтач районының Арбор авылы халкына бу нисбәттән...
    820
    0
    0
  • 5 март 2013 - 08:40
    Шамил МАННАПОВ (Шигърият)
    Җитте вакыт... Гаҗәп инде: ничек үскәнбездер Дәрдемәндсез, Исхакыйларсыз. Тукай яшьли үлгән, Юкса, бәлки, Калган булыр идек Тукайсыз. Ә Тукайсыз тору - Айсыз тору, Айдан башка җаннар карала. Ярымайлы булган өчен, әнә Киселгән бит күпме манара! Шул айларны Тукай алыштырган, Якты сирпеп сабый күңелгә. Нурларының ләкин догалысын Тоткан иблис яшереп үзендә....
    1649
    0
    0
  • 5 март 2013 - 08:34
    Фаил ШӘФИГУЛЛИН (Шигърият)
    Туып үскән нигез ташларына Меңәр яшьлек ташлар тып-тын ята, Кычытканнар шашып чәчәк ата... Ят бакчачы бага бакчаны. Бар тирә-як чумган тирән моңга, Ни өчендер тормыш сүнгән монда, Кычытканнар җиңгән ташларны. «Ничә еллар сезне иңебездә Йөртсәк тә, юк рәхмәт сүзе безгә, Апа, абый, сеңел, туташлар. Калдырдыгыз ласа безне ятим, Кычытканнар хәзер...
    2260
    0
    0
  • 5 март 2013 - 08:32
    Ачы болгар борычы
    Февраль азагында Болгария хөкүмәте отставкага китте. Премьер-министр Бойко Борисов: «Демонстрантлар белән хокук саклау органнары арасында эләгешүләр китереп чыгаруга юл куйган хөкүмәтнең әгъзасы була алмыйм», - дип белдергән иде. Отставкага китү карарын кабул итәргә илдә торак-коммуналь хезмәтләр бәяләренә каршы митинглар һәм аларны бастыруда полиция тарафыннан кулланылган чаралар этәргеч ясады. Болгария халкы...
    728
    0
    0
  • 5 март 2013 - 08:25
    «Дулкыннар» күңелне кузгатты
    Узган шимбәдә Казан «Дулкыннар» ташкыны астында калды. Юк, бернинди дә су басу булмады. Җыр-моң, нәфис сүз «дулкын»ы иде ул.
    791
    0
    0
  • 5 март 2013 - 08:23
    Аттиладан Президентка кадәр...
    РФ Дәүләт Думасы депутаты, элеккеге ТР авыл хуҗалыгы министры һәм Нурлат районының элеккеге хакимият башлыгы, гомумән, танылган шәхес Фатих Сибагатуллинның ТР Язучылар берлегендә «От Аттилы до Президента» (1, 2 том) һәм «Великие татары - строители и защитники Государства Российского» китапларын тәкъдир итү кичәсе булды, дип хәбәр итә Язучылар берлегенең матбугат...
    678
    0
    0
Реклама