24 сентябрь 2013 яңалыклары
-
24 сентябрь 2013 - 10:34«Балам өчен биш мең дә жәл түгел!»«Уку елы башланып күп тә үтмәде, сыйныф җитәкчесе балаларга ихтыяри-мәҗбүри теләген әйтте - принтер кирәк икән аңа. 8 Мартка да, туган көнемә дә бүләгегез шул булыр, дигән ул. Акча җыя башладык инде», - дип, хезмәттәшем мәктәп яңалыклары белән уртаклашты. Мондый хәбәрләргә аптырамыйбыз инде хәзер. Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, үзләре...
-
24 сентябрь 2013 - 10:31Вузларда ясле ачмакчыларЮгары уку йортларында буйга узган кызларның да укып йөрүе белән барыбызның да очрашканы бардыр. Берничә елдан соң вузларда яслеләр барлыкка килсә, лекция укучы профессор тавышын ике-өч айлык сабыйның елавы басып китә торган булса яки төркемдәш кыз, баламны имезәсем бар, дип, пардан иртәрәк чыгып шылса да аптырамабыз, мөгаен.
-
24 сентябрь 2013 - 10:29Өч айдан соң күз күрерХәтерләсәгез, әле Россия Фәннәр академиясе тирәсендә үзгәртеп кору җилләре исә башлагач ук, «академикларны көзен саныйлар» дип язып чыккан идек. Бу сүзләр буш урында барлыкка килмәде, әлбәттә. Көтмәгәндә-уйламаганда, халык фикерен дә сорап тормыйча, закон проектын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иткәч, күпләр: «Бу канун Фәннәр академиясен юкка чыгаруга юнәлтелгән», - дип белдергән иде....
-
24 сентябрь 2013 - 10:26СОҢГЫЛАРНЫҢ СОҢГЫСЫ (Авылдашым Шәмсүн Фәттах улы Хафизов белән әңгәмә)Башы 17 сентябрь - сишәмбе санында Игенне куярга колхозларның сарайлары җитмәде. Колхозчыларның ишегалларына кертеп бушаттылар. «Менә колхоз системасы нишләтә!» - дип, коммунистлар өстәлгә менеп биеде. Котырдылар. Әмма мондый «халыкка тарату» сиксән еллык колхоз тарихында бер генә тапкыр булды. Калган елларда коммунистлар игенне гел халыктан җыйды. 1937 елда беренче сыйныфка укырга...
-
24 сентябрь 2013 - 10:21«Лилин» бабай васыятьләреВасил янәдән авыл Советы каршына килеп егылды. Елга бер мәртәбә егылмыйча калмый ул, тиле чөнки. Тик торганнан гына өянәге башлана. Фельдшер хатын шундук йөгереп килде: бер елый тиле, бер көлә. Диагнозы анык. Фельдшер: «Моны сручны калага озатырга кирәк, кая безнең авыл Советы?!» - дип шар ярды. Бераздан Җәүди дә күренде....
-
24 сентябрь 2013 - 10:20Чечен һәйкәле тарихыЧечен хатын-кызлары истәлегенә һәйкәл ачылырга да өлгермәде, Генпрокуратурага аны тикшерүне сорап гариза да бирелде. Депутат А.Журавлевның исәпләвенчә, Хангиш-Юрт авылындагы әлеге һәйкәл рус солдатларын үтергән чечен хатын-кызлары истәлегенә ачылган һәм ул Россиягә каршы акция булып тора. «Үз-үзләрен үтергән әлеге хатын-кызларны данлау - экстремистлык рухын торгызучы адым», - дип саный депутат. Аны...
-
24 сентябрь 2013 - 10:17Кения – дөнья җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендәКениянең Найроби шәһәрендәге бер зур сәүдә үзәге инде өч көн буе террорчылар кулында. Соңгы мәгълүматларга караганда, үлүчеләрнең саны 70кә якын, яраланган кешеләрнеке 200дән артып китә.
-
24 сентябрь 2013 - 10:15Телләр генә төрле, максат берЮНЕСКОның «Белем - бөтен кеше өчен дә» дип аталган программасы кысаларында соңгы елларда тикшеренү эшләре киң җәелдерелә.
-
24 сентябрь 2013 - 10:12Корбан Бердыев: «Футболчылар киенү бүлмәсенә кереп еладылар»Казанның «Рубин» футбол клубы Томскиның «Томь» клубына 1:2 исәбе белән оттырды. Бу хаксызга җиңелү судьялар намусында.
-
24 сентябрь 2013 - 10:11Казанда йөгермәгән кеше калмадыБашкалада 22 сентябрьдә «Милләтләр кроссы-2013» Бөтенроссия йөгерү көнендә 24 мең 300 кеше катнашты.
-
24 сентябрь 2013 - 10:08«Китапханәм кебек кадерле»Халыклар дуслыгы йортында шагыйрь, дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллин тупланмасыннан торган күргәзмә эшли. Үз тупланмасын шул рәвешле халык хозурына беренче генә тәкъдим итүе түгел Роберт Мөгаллим улының. Бусы - өченчесе. Моннан элек шагыйрьнең 50 яшьлек юбилеена мәрхүм Эрот Зарипов башлангычы белән туган ягы Илештә, аннан Казанның Тукай әдәби музеенда булып узган...
-
24 сентябрь 2013 - 10:06Милли хәрәкәтне бинасыз итү – хата!Исәнмесез, хөрмәтле «шәһриказан»лылар! Мин - Гафиулла бабагыз, язуга бик оста булмасам да, газеталарны яратып укыйм. Сезгә хат язуымның сәбәбе менә нәрсәдә: соңгы сишәмбе һәм пәнҗешәмбе саннарында «Милләтчеләр: «китмибез!» - дип, ачлыкка утырды» һәм «Моннан китү сазлыкка куылуга тиң» атлы язмалар укыдым. Милли хәрәкәт вәкилләрен озак еллар биләп утырган биналарыннан урамга...
-
24 сентябрь 2013 - 10:04Тарих гадел бәясен бирәФәнил Гыйләҗевнең «Шәһри Казан»ның 17 һәм 19 сентябрь саннарында басылган язмаларын укыгач, кулга каләм алмый булдыра алмадым.
-
24 сентябрь 2013 - 10:02Чигүле сөлгеләр белән сокландырдыУниверсиада алдыннан эшләнгән эшләр татарстанлыларга мирас булып калачак. Дистәләрчә төзелеш объектлары хакында әйткән дә юк. Алар барысы да республикабыз халкына, бигрәк тә яшь казанлыларга хезмәт итәчәк.
-
24 сентябрь 2013 - 10:01Күз яшьләре түгелмәсен идеКүптәнге танышым һәм фикердәшем Расих Җәләл шалтыратты. «Сәгъдулла абзый, бер китап бастырып чыгарган идем, рөхсәт итсәгез, сезгә бер нөсхәсен бүләк итәргә телим», - диде. Шатлыгыннан дулкынлануы сизелеп тора иде.