Шәһри Казан
16+

8 октябрь 2013 яңалыклары

  • 8 октябрь 2013 - 13:04
    Гайнебанат фаҗигасе (Булган хәл)
    Ахыры. Башы 1 октябрь - сишәмбе санында Мәликәдән сорыйлар. Ә ул: «Гайнебанат өенә, ә мин, үз эшләрем белән, икебез ике якка таралдык», - дип җавап кайтара. Эзләүләр дәвам итә, ләкин нәтиҗәсез. Авдиева билгесез югала. Көз җитә. Сентябрь ае. Бер төркем Дөбъяз балалары, укытучылары белән бергә табигать фәнен өйрәнергә, дип, Дөбъяздан...
    3
    0
    0
  • 8 октябрь 2013 - 13:03
    Мондый галимнәр бик кирәк
    Күренекле галим Әнвәр Хәйри, Ибн Фадланның Болгарга сәяхәте китабын татар һәм рус телләрендә чыгарып, игелекле эш башкарган. Ибн Фадланның бу язмаларын уку тыелган заманнарда рәссам Бакый Урманче Башкортстан өлкә комитетында сакланучы бу язманы көн-төн утырып күчереп алып кайта, гарәпчәдән тәрҗемә итеп, бастыру өчен, Татарстан Язучылар берлегенә бирә.
    854
    0
    0
  • 8 октябрь 2013 - 13:01
    Ятим калган балалар йорты
    Таныш булмаган районга яисә авылга барып керсәк, алдан аңа бәяне юлына карап бирәбез. Моның сәбәбе гади үзе. Һәркем дә машинада йөри, ә ул уңайлы техника тигез итеп түшәлгән юлны ярата шул. Зәй районындагы Бигеш авылын, бу күзлектән караганда, үрнәккә куярлык. Авылга килгәндә дә, урамнарында да шома асфальт юл селкенми көйле...
    1003
    0
    0
  • 8 октябрь 2013 - 12:57
    Җиңүче НУР
    Татар халкының каһарман улы Газинур Гафиятуллин Лениногорск районының Сугышлы авылында 1913 елда туган. 1941 елның июленнән - фронтта. Сержант Г.Гафиятуллин Икенче Балтыйк буе фронтының 22 нче армиясе 37 нче укчылар дивизиясенең 20 нче укчылар полкында отделение командиры урынбасары булып хезмәт итә.
    738
    0
    0
  • 8 октябрь 2013 - 12:56
    «Куркынычсыз киштә» табыйм, дисәң...
    Әгәр, китап начар кулларга эләгер, дип борчыласыз икән, аны «куркынычсыз киштә»ләргә куя аласыз. «Куркынычсыз киштә» - китапларны бушка калдырырга һәм алырга мөмкин булган махсус урын. Бауман урамында урнашкан элеккеге «Белка в свитере» кибетендә (хәзер ул Зөя шәһәренә күчкән. - Авт.) шундый урын булган. Аның хезмәткәре Екатерина белдергәнчә, Зөядә андый киштә...
    655
    0
    0
  • 8 октябрь 2013 - 12:54
    20 китаптан башланган хәрәкәт
    Буккроссингны 2001 елда интернет-технологияләр буенча белгеч, америкалы Рон Хорнбекер башлап җибәрә. Ул бер кунакханәнең холлында, эченә аңлатма язуы кыстырып, 20 китап калдырып китә. Бер елдан соң аның сайтында 300дән артык даими кулланучы була. Хәрәкәт Европада киң җәелеш таба. Италиядә бу хәрәкәткә хәтта бик җитди оешмалар да кушыла икән. Мәсәлән, Флоренциядә...
    871
    0
    0
  • 8 октябрь 2013 - 12:52
    «Сәяхәт»кә чыгарга әзерләнәбез
    Син дә китабыңны «сәяхәт»кә җибәрергә телисеңме? Алайса, буккроссерлар рәтенә кушыл. Моны эшләү бик җиңел.
    770
    0
    0
  • 8 октябрь 2013 - 12:49
    Нәрсә ул буккроссинг?
    Яңа уку елы җитү белән, яңалыклар пәйда булмый калмый. 2013 ел да искәрмә түгел. Сентябрь башында Казан (Идел буе) федераль университеты каршындагы «сковородка»да «китап өе» пәйда булды. Хәер, бу гади генә өй түгел, ә Казан шәһәрендә барлыкка килә башлаган буккроссинг хәрәкәтенең ачык бер мисалы.
    1541
    0
    0
  • 8 октябрь 2013 - 12:46
    Законсыз төзелгән йорттан фатир сатып алмагыз
    Казан шәһәренең Салмачы бистәсендәге Газовая урамының 2 нче йортындагы фатирлар хуҗалары Татарстан Президентына хат язганнар. Әлеге хатта шушы йортны сүттерү турында суд тарафыннан чыгарылган карарга ризасызлык белдерелә.
    753
    0
    0
  • 8 октябрь 2013 - 12:45
    Россия – Литва. Сәүдә сугышына бер адым
    Ноябрь башында Вильнюста «Көнчыгыш хезмәттәшлеге» саммиты узачак. Элеккеге СССР составында булган республикаларны Европа союзы белән якынайтуны күздә тоткан әлеге чарага һәркем үзенчә әзерләнә, әмма Литва барысын да уздыра бугай. Ул әлеге программаның иганәчесе һәм Украина белән Евросоюз арасында килешү төзү, шулай ук бердәм сәүдә зонасы булдыру тарафдары. Бу килешүне төзү...
    782
    0
    0
  • 8 октябрь 2013 - 12:41
    Начар автомәктәпләр ябылачак
    Татарстанда ел башыннан 3 мең 983 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 510 кешенең гомере өзелгән, 4500 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләр алган.
    672
    0
    0
  • 8 октябрь 2013 - 12:37
    Зөядән гыйбрәт алып кайттык
    Милләтне хәтер яшәтә, шуңа күрә дә тарихыбызда булган горурланырлык вакыйгаларны гына түгел, гыйбрәтле елларны да белеп тору һәм онытмау изге бурычыбыз. Әйтергә кирәк, бу эштә беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең керткән өлеше бик зур. Соңгы берничә ел эчендә ул Болгардагы һәм Зөя утравындагы тарихи-архитектура музей-тыюлыкларын саклау һәм төзекләндерү эшенә ныклап кереште.
    722
    0
    0
  • 8 октябрь 2013 - 12:35
    Путинны хөрмәт итәләр
    Кичә Россия Президенты Владимир Путин үзенең 61 яшьлек туган көнен Индонезиянең Бали утравында каршы алды.
    887
    0
    0
  • 8 октябрь 2013 - 12:33
    Сез мәхәббәт дулкынындамы?
    Һәр премьера мичтәге кайнар ризык кебек, пешеп җиткәнче, ул ымсындыра, тизрәк авыз итеп карыйсы килә. Кайнар ризыкны - мичтән чыгар-чыкмас, авызны пешерә-пешерә тәмләгән кебек, премьераны беренче көнендә үк карау үзенә бер ләззәткә ия. Ризыкның тәмен тоеп, отып кала алмагандай, премьерадан соң да сәхнә күренешләрен кабат-кабат күздән кичерәсең, уйланасың, борчыласың икән,...
    769
    0
    0
  • 8 октябрь 2013 - 12:32
    Остаз юк дип тормадылар
    Казанның «Рубин» футбол клубы үз кырында Махачкаланың «Анжи» командасын җиңүгә иреште. Казанлылар кунаклар капкасына беренче таймда ук ике туп кертергә өлгерделәр.
    646
    0
    0
Реклама