Шәһри Казан
16+

10 октябрь 2013 яңалыклары

  • 10 октябрь 2013 - 11:14
    Кытайда тайфуннар холыксызлана
    Кытайга быел бер-бер артлы берсеннән-берсе хәтәррәк тайфуннар һөҗүм итеп тора. Ел башыннан «күк асты империясе» өстенә инде егермеләп тропик давыл ишелеп төште. Соңгылары - сентябрь ахырында ярсыган «Усаги» белән 7 октябрь көнге «Фитоу» тайфуннары аеруча да хәвефле булдылар.
    1047
    0
    0
  • 10 октябрь 2013 - 11:11
    Чисталык юк җирдә чир чыга
    Дәрвишләр бистәсендә урнашкан аң үсеше ягыннан артта калган балалар интернат-йортында килеп чыккан хәлгә битараф калган кеше булмагандыр, мөгаен. Бу хәбәр Татарстанда гына түгел, ә бөтен ил буенча зур таралыш алды. Башта хастаханәгә 24 бала китерелгән иде. Алга таба аларның саны һаман артып кына торды. Соңгы мәгълүматларга караганда, республиканың инфекция авырулары...
    694
    0
    0
  • 10 октябрь 2013 - 10:57
    Журналистика музее бүләк көтә
    Ә тарихи әһәмияткә ия булган андый байлык ветеран журналистлардадыр инде ул. Тиздән Казанда ачылачак Татарстан журналистикасы музеена, һай, кирәк булачак та инде алар...
    738
    0
    0
  • 10 октябрь 2013 - 10:55
    Барысына бер билет
    Самолет вакытында килеп төшмәү аркасында поездга соңга калучылар тиздән азаер, мөгаен. Россия Федерациясе транспорт министрлыгы бөтен төр транспортларга да яраклы бердәй билет кертергә тәкъдим итә.
    1030
    0
    0
  • 10 октябрь 2013 - 10:53
    Чүплектәге балалар
    Борынгы заманнарда яңа туган балаларга мөнәсәбәтнең нинди булганын тарих аша яхшы беләбез. Берәр эшкә ярый башлаганчы, әти кеше нарасыена борылып та карамаган. Гарип булып туган сабыйларны әти-әниләре бернинди икеләнүсез үтергәннәр. Гаилә өчен «артык кашыкка» әйләнүчеләр коллыкка сатып җибәрелгән яки берәр җирдә ташлап калдырылган. Бүген балаларга карата андый мөнәсәбәт кыргыйлык булып...
    672
    0
    0
  • 10 октябрь 2013 - 10:50
    Шәһәр хәзер авылда яши
    Баласын авылда калдырырга теләгән ата-ананы хәзер табам димә. Һәрберебез әйбәт эшле, физик авырлыгы булмаган, техникасы йөреп торган шәһәр ягын каера. Күңел белән авылны юксынып яшибез, әмма аның алсыз-ялсыз көндәлек тормышыннан, язын-көзен булган пычрагыннан куркып яшибез шул. Аеруча инде шәһәр һавасын иснәп караган яшьләрне авылга этеп тә кайтарам димә - тамыр...
    717
    0
    0
  • 10 октябрь 2013 - 10:48
    Һәр сыерга – 2 мең сум
    Тиздән һәр шәхси сыерга 2 мең сум күләмендә өстәмә акча бирергә җыеналар.
    748
    0
    0
  • 10 октябрь 2013 - 10:45
    Кибеттәге сөтнең каймагы кайда һәм анда пальма мае бармы?
    Сөт-май комбинатында эшләүчеләр сөтне бөтенләй диярлек күрмиләр, дисәм, ни әйтерсез икән? Сөт ташу машиналарыннан бушатып, анализ алганнан соң, ул, торбалар аша китеп, төрле юллар, эшкәртүләр үтеп, аерым цехлардан әзер ризык булып кына чыга. Моны без Чаллы шәһәрендә «Гади сөт» («Просто молоко») агрохолдинг компаниясенә караган сөт-май комбинатына барып күреп кайттык.
    828
    0
    0
  • 10 октябрь 2013 - 10:42
    Гөлгә су түгел, тимерчыбык кирәк
    Гариповлар гаиләсенә кунакка җыенганда, туганнары һәм дус-ишләре күчтәнәчкә дигән кәнфит-перәннек янына тимерчыбык та салып куя - Алиягә. Бу кыз шундый гадәти булмаган әйберләр туплый икән дип уйларсыз... һәм ялгышырсыз. Җыеп кына калмый, ул алардан гөлләр «үстерә»! Бернинди тылсым-сихере дә юк, теләк, фантазия һәм сабырлык кына кирәк бу эштә.
    1075
    0
    0
  • 10 октябрь 2013 - 10:41
    Россия командасының инде 20 ел Олимпиадаларның гомуми зачетында лидер була алганы юк
    Россия җәйге Олимпия уеннарын беренче һәм соңгы тапкыр моннан 33 ел элек - 1980 елда кабул иткән иде. Ә менә кышкы Олимпия уеннарын уздыру бәхете безгә әле генә тиде. Бик көтеп алган уеннарда Россия командасы алдында җаваплылык та гаять югары. Советлар Союзы таркалганнан соң, яңа Россия тарихында безнең командаларның Олимпиадаларның...
    595
    0
    0
  • 10 октябрь 2013 - 07:44
    Олимпия факеллары сатуга чыкты
    Олимпия уты эстафетасында катнашучы һәркем үзе, йөгерәсе этап башланганчы, факелны сатып алырга хокуклы. Аларга ул үзкыйммәте буенча тәкъдим ителә. Сочи Олимпиадасы факелының үз бәясе 12 800 сум тора дип язып чыктылар. Бераз алдарак Американың бер онлайн-аукционында 2014 елгы уеннар факелының 106 мең сумга (3283,33 долларга) сатылуы хәбәр ителде. Эстафетаның күптән...
    708
    0
    0
  • 10 октябрь 2013 - 07:41
    Старт бирелде – хәерле сәгатьтә!
    Сочи Олимпиадасы стартына 4 айлап кына вакыт калып бара. Узган атнада кышкы уеннарга әзерлек ахыргы этабына керде - Олимпия уты Грециядән Россия башкаласына китерелеп, аның ил буйлап эстафетасы башланды.
    844
    0
    0
  • 10 октябрь 2013 - 07:39
    Казан Олимпиада өчен лаеклыларны сайлады
    Башкалабызда җәй көне шаулап-гөрләп узган Универсиада уеннарыннан соң, Татарстан спорты өчен чираттагы сынау Сочида узачак Кышкы Олимпия уеннары булачак. Анда катнашачак спортчыларның исемнәре инде билгеле. Әмма ТРның Спорт министры Рафис Борһановның сүзләренә караганда, бу исемлек нәкъ менә катнашучыларныкы дип өздереп әйтергә иртәрәк.
    991
    0
    0
  • 10 октябрь 2013 - 07:37
    Аз сөйләп, күбрәк языгыз
    «Татарстан-яңа гасыр» каналында баручы «Мәдәният дөньясында» тапшыруының 22 сентябрь чыгарылышында яшь иҗатчылар турында сөйләштеләр. Монда яшь шагыйрьләр, язучылар, композиторлар, режиссерлар җыелган иде. Тапшыру дәвамында мин бик тә акыллы һәм үтемле фикерләр ишетергә тилмереп утырдым.
    830
    0
    0
  • 10 октябрь 2013 - 07:35
    Пародия Академия театры югарылыгына менде
    Яңа ел төнен яңа Президент белән каршы алган елны «Яңа гасыр» каналының тамашачысы яхшы хәтерлидер. Ул чакта бәйрәм корпоративында Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең укучысы Эмиль Талипов, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә пародия ясап, халыкны тәгәрәтә-тәгәрәтә көлдергән иде.
    785
    0
    0
Реклама