Шәһри Казан
16+

3 апрель 2014 яңалыклары

  • 3 апрель 2014 - 15:11
    Кыш та буран, яз да буран...
    Һава торышыннан ниләр көтәргә дә белмәссең хәзер, сәгате-минуты белән үзгәреп тора. Апрель башында әйләнә-тирәне янә ап-ак кар күмеп китәр дип уйламаган идек шул. Күпләр моны табигатьнең 1 апрель шаяруы дип кабул итте, әмма бу шаяру әле сузылыр кебек.
    1216
    0
    0
  • 3 апрель 2014 - 15:10
    Эмиль Гарипов ил командасына чакыру алды
    Россия җыелма командасының Олег Знарок җитәкләгән тренерлар штабы Европа хоккей чакыруы матчларына уенчыларның киңәйтелгән исемлеген игълан итте. Ул Гагарин Кубогы өчен көрәшне дәвам итүче командалар вәкилләреннән башка гына төзелгән. 36 фамилиядән торган исемлектә «Ак Барс»ның 8 уенчысы да бар. Алар - капкачы Эмиль Гарипов, сакчылар - Евгений Медведев, Илья Никулин,...
    822
    0
    0
  • 3 апрель 2014 - 15:07
    Милли стиль яки тагын хоккей турында
    Континенталь хоккей лигасында ярымфинал баталияләре башланып китте. Бу юлы да моннан 3 ел элек булган вазгыятьне күрәбез. Гагарин Кубогы өчен көрәшнең шушы хәлиткеч этабына чыккан командаларның берсен генә Россия тренеры җитәкли, калганнарының баш остазлары - чит ил белгечләре.
    1202
    0
    0
  • 3 апрель 2014 - 15:04
    Фетнә
    Берзаман Карл Маркс исемендәге колхозда районкүләм семинар үткәрелгән иде. Балта осталары моның өчен шома гына такталардан йөз кеше сыярлык эскәмияләр рәте һәм агач трибуна әмәлләде. Ул чакта нәкъ шушы урында «тарихи» фетнә кубачагын берәү дә белми иде әле...
    909
    0
    0
  • 3 апрель 2014 - 15:03
    20 еллык мәзәге күңелемне болгатты
    Мартта яраткан җырчыбыз Флюра Сөләйманованың юбилей кичәсе булды. Зал шыгрым тулы, хәтта рәт араларына да урындыклар куелган. Сәхнә уртасында моң алиһәсе - Флюра Сөләйманова «Әниемә» җырын башкара. Зал аны аягүрә басып, гөрләтеп кул чабып каршылый. Ирексездән, күздән яшьләр ага, җанга рәхәт. Илдар Кыямов исә концертта һәр башкарган җырны шигъри юлларга...
    879
    0
    0
  • 3 апрель 2014 - 14:59
    Татар телен Казахстанда да аңлыйлар
    «Татар телен белсәң, кайда да югалып калмыйсың икән бит, Казахстанда да татарчаны белүем ярдәм итте, казахлар белән уртак тел таптым», - ди күптән түгел Казахстанның Астана шәһәрендә булып кайткан Эльвир Зәйнетдинов.
    828
    0
    0
  • 3 апрель 2014 - 14:58
    Башкала символы хәерчелектә яши
    «Шәһри Казан» газетасы редакциясенә күңел әрнүе белән сугарылган хат килеп төште. «Мин 6 мең 700 сум пенсия алам. Коммуналь йортның 21,7 квадрат метрлы бер бүлмәсендә яшәгәнем өчен ай саен 7-8 мең сум түләү кәгазе китерәләр. Электр хисаплагыч куйдырткан идем, аны ЖЭУда теркәмичә җанымны тинтерәттеләр...» - дип яза Нурия Кәримова.
    1069
    0
    0
  • 3 апрель 2014 - 14:53
    Флера Гыйззәтуллина: «Мин бары язу өчен яшим!» (Тукай премиясенә кандидат)
    Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителүче кандидатлар арасында, милләтебезнең фаҗигале язмышын, аның ирек өчен көрәшен, гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм соңгы 20 ел эчендәге үзгәреш-яңарышны тасвирлаучы поэма-трилогияне эченә алган «Яну дәверендә» дигән китабы өчен, мөхтәрәм шагыйрәбез Флера апа Гыйззәтуллина да бар. Күпьеллык саллы хезмәтен ул ТРның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә...
    1615
    0
    1
  • 3 апрель 2014 - 14:48
    Кем алдый, кем алдана?
    Шәхсән мин үзем көлке көне дип кенә алдый белмим. Алданам, дип тә авыз тутырып әйтә алмыйм үзе. Мәктәптә укыган вакытта бер тапкыр директорга кергән булды шулай, аннан чыгышка, классташ малай егыла-егыла көлгән иде. Ә-ә, үземнең күрше апаны сепараттан калган сөтне алырга чакырырга дип кергән идем. Янәсе, әни каймак аерта, тиз...
    1494
    0
    0
  • 3 апрель 2014 - 14:47
    Гадәти бүләк бүләкмени...
    Лилия Вафина белән мин социаль челтәрдә таныштым. Ул исә мине үзенең кул эшләре белән җәлеп итте. Байлар Сабасында яшәп ятучы Лилия сөлгеләр, шәмаилләр, алъяпкычлар һәм мендәр тышлары чигә.
    924
    0
    0
  • 3 апрель 2014 - 14:44
    Мәдәният учагын сүндермиләр
    Үзешчән сәнгатьтән башка профессиональ сәнгатьне күз алдына китереп булмый. Республикабызда моннан 75 ел әлек оешкан халык иҗаты йорты районнардагы һәвәскәр коллективларны барлый башлый. «Уйнагыз, гармуннар!», «Нәүрүз» һәм төрле халыкларның бәйрәмнәрен, чит төбәкләрдә фестивальләр оештыруда аның роле зур. Бүгенге көндә, Мәдәният министрлыгы каршындагы Традицион мәдәниятне үстерү үзәге буларак, аның эшчәнлеге күпкырлы....
    713
    0
    0
  • 3 апрель 2014 - 14:42
    Ана баласы өчен күзләрен бирә
    «Ана күзләре» диюгә, күз алдына ниндидер моңсу күренеш килеп баса. «Әкият Татар дәүләт курчак театрының чираттагы премьерасы әнә шулай дип аталды. Япон халык әкиятләренә нигезләнгән әлеге спектакльне режиссер Илдус Зиннуров моннан 40 ел элек тә куйган булган. Бүген дә әлеге спектакльне куюлары бик урынлы. Кайсы гына чорда булуга карамастан, гаилә...
    762
    0
    0
  • 3 апрель 2014 - 14:40
    «Нәүрүз»гә 400 чакрымнан да килделәр
    Табигатьнең яшәргән мәлендә Нократ Аланы шәһәре төрле төбәкләрдән җырчыларны, биючеләрне «Нәүрүз» Халыкара фольклор фестиваленә җыйды. Анда Түбән Новгород һәм Киров өлкәләреннән, Татарстан районнарыннан ун яшьтән башлап балалар һәм өлкән яшьтәгеләр катнашты. Фестиваль мәдәният министры гранты ярдәмендә үткәрелде.
    1069
    0
    0
  • 3 апрель 2014 - 14:37
    Итти, итти ит сата
    «Кабырга турыларын 190нан гына бирделәр. Ашка бик тәмле инде ул кабыргалар. Әйбер алганда сатулаша торган гадәтем дә юк, кешене рәнҗетүдән куркам. Күпме сорыйлар - шуның кадәр бирәм. Ит сатучы егетләр көлгән дә булалар әле, әби, син ит тә ашыйсыңмыни әле, диләр...»
    1648
    0
    0
  • 3 апрель 2014 - 14:31
    Мине борчый
    ...тулай торак өчен түләп була Олы улым башка шәһәрдә югары уку йортында белем ала, кечесенә 4 яшь тулды. Ана капиталы акчасын олы улымның тулай торак өчен чыгымнарын капларга тота аламмы? Рәшидә Миңнуллина, Чаллы Әлбәттә, тота аласыз. Ана капиталын (аның бер өлешен) баланың (балаларның) белем алуына һәм белем алуга кагылышлы башка...
    1
    0
    0
Реклама