Шәһри Казан
16+

31 июль 2014 яңалыклары

  • 31 июль 2014 - 08:40
    Каенсарда җир астында мунча керәләр
    Илдус Янышев эко-туризм бизнесына 20 миллион сум акча керткән. Арча районының Каенсар авылында бөтен ыгы-зыгыдан качып, чын авылча, рәхәтләнеп ял итә торган бер почмак бар. Монда бар да бик гади һәм табигый. Шуның белән күңелгә ятышлы да. «Каенсар» агро-туристик комплексының үзенчәлеге - борынгы әби-бабайларыбыз яшәгән көнкүрешне пропагандалавында. Ял итү комплексын...
    749
    0
    0
  • 31 июль 2014 - 08:34
    «Авылның үз шагыйрьләре юк»
    Азнакай районы Туйкә авылында яшәп иҗат итүче якташым Илдус Гыйләҗев шигырьләрен кулга алган саен, Акмулланың «Сүз чыгар шагыйрьдән хикмәт белән» дигән юллары күңелдә яңара. Хикмәт бар. Шигъриятендә генә түгел, яшәү рәвешендә дә хикмәт бар Илдус Гыйләҗевнең. Хезмәттәге уңышлары өчен орден-медальләргә, дәүләт премиясенә («Почет билгесе» ордены, ВДНХның көмеш медале, СССР Министрлар...
    1004
    0
    0
  • 31 июль 2014 - 08:17
    Бауман урамы: Салават, индеецлар һәм уфалла арбасы
    Бауман урамы - һич арттырмый Казанның кеше иң күп йөри торган урыннарының берсе. Туристлар да шунда килә, хуҗалар кунакларын да шунда алып чыга. Без дә беркөнне Бауман урамында кунак булып йөрдек. Күргәннәребезне, артык фәлсәфә чыгармый гына, түкми‑чәчми бәян итәргә булдык.
    1245
    0
    0
  • 31 июль 2014 - 08:07
    Персоналы – ачык, эш режимы – ябык
    Авырулар белән төп элемтә үзәге. Калкансыман биздә җитди авырулары булган татарстанлылар түләүсез югары технологияле дәва алу өчен, моңарчы Мәскәү өлкәсенең Обнинск каласына йөрергә мәҗбүр иде. Ә чираты җиткәнне көтеп торырга теләмәүче акчалыраклар исә Мәскәүгә барып дәваланды. Хәзер беркая да чыгып йөрисе юк. Республиканың Атом‑төш медицинасы үзәгендә эшли башлаган Радионуклид терапиясе...
    826
    0
    0
  • 31 июль 2014 - 07:58
    «Бәхетле булырга ярамыйдыр, күрәсең...»
    Ләйсән белән Ильясның бик бәхетле чаклары. (Фотолар vk.com сайтыннан) Яшел Үзән районының Норлат авылында кинәт чыккан янгында ике сабый үлә. Балаларның әтисе бик нык пешә, хәзер табиблар аның гомере өчен көрәшә. Фаҗига булган урынга без дә барып кайттык. Мәрхүм сабыйларның өчесен үткәрәләр иде ул көнне. Бөтен авыл шул вакыйга турында...
    865
    0
    0
  • 31 июль 2014 - 07:53
    Даһилар гади була
    Егетләрне җиңүләре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та тәбрик итте. (Михаил Козловский фотосы) Кешеләр ике төркемгә бүленә. Бер төркем математиканы дискриминаллар дәрәҗәсенә кадәр генә белсә, Никита Чернега белән Алексей Волостонов кебекләр өчен математика - тормыш мәгънәсе. Йолдызлы фамилияле бу ике егет үзләрен генә түгел, июль башында Африкада узган XXIX Халыкара...
    659
    0
    0
  • 31 июль 2014 - 07:48
    «Форум күңел ачу урыны түгел»
    Иртәгә Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы башланачак. Татарстанның барлык районнарыннан, башкаладан, 30га якын чит илдән, 50гә якын төбәктән барлыгы 600ләп делегат Универсиада авылында җыелачак. Быел форумда нинди яңалыклар, үзгәрешләр көтелә? Ул ничегрәк узачак? Бу хакта Форумның Координацияләү советы рәисе Тәбрис Яруллиннан сораштык.
    669
    0
    0
  • 31 июль 2014 - 07:46
    2020 елга республикада туристлар саны өч миллионнан артачак
    «Иске Казан» музей-тыюлыгына килгән туристларны балчыктан чүлмәк ясарга да өйрәтәләр. (Дмитрий Евсеев фотосы) Соңгы вакытта туристларны республикабызга җәлеп итү буенча күп эшләр башкарыла. Шушы көннәрдә генә кабул ителгән «2014-2020 елларга Татарстанда туристлык һәм кунакчыллык өлкәсен үстерү» дәүләт программасы бу эшне тагын да җанландырып җибәрер кебек. Туристлыкны үстерү программасы туристлар санын...
    871
    0
    0
Реклама