Шәһри Казан
16+

7 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 7 сентябрь 2015 - 15:10
    «Зөя утрау – шәһәре” – сәнгать музей тыюлыгы статусын алды
    Татарстанда "Зөя утрау-шәһәре" дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музее сәнгать музей-тыюлыгы дәрәҗәсен алды.
    1054
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 14:42
    Казандагы давыл шактый зыян салды
    Кичә синоптиклар Татарстанда 30 градуска кадәр эссе вәгъдә иткән иде. Көннең беренче яртысында чынлап та көн кояшлы, бөркү булды. Төш вакытларында Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе кисәтеп кенә өлгерде, сәгать өчләр тирәсендә җил-давыл купты, күк күкрәргә, яңгыр яварга тотынды.
    809
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 14:10
    Тинчурин театры “Их, алмагачлары” спектакле белән яңа сезонын ачты
    К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең 82 нче сезонын 7 сентябрьдә Шамил Фәрхетдинов белән Рәшит Заһидуллинның уртак иҗат җимеше булган "Их, алмагачлары" спектакле белән ачып җибәрде. Быелгы сезонда тинчуринлылар тамашачыны тагын башка яңа спектакльләр белән дә сөендерәчәк.
    821
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 13:41
    Бассейннар күбәя
    Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Мирас бассейнына нигез салуда катнашкан иде.
    712
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 13:18
    Илсөя Бәдретдиновадан токмач турында бер "кыйсса"
    Бүген кибеткә бер әби керде. Әллә каян күренеп тора, татар әбисе... Эссе көн булуга карамастан: оегын, ике кат носкиен, яшел кофтасын кигән, яулыгын бәйләгән, чәчәкле сумкасын ике куллап тоткан. Керде дә, уңайсызланып кына, кибетче кызга: – Мне лапша большой, ату поймать не могу, – ди. Кибетче кыз башта аңламады:
    1023
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 12:40
    Казанда боз яуды (фото)
    Бүген синоптиклар 30 градуска кадәр эсселек вәгъдә иткәннәр иде.
    1106
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 12:36
    Павел Астахов: "Балалар бакчаларына чират булмасын өчен кулдан килгәннең барысын эшлибез"
    Казанга Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Павел Астахов килүе турында хәбәр иткән идек.
    834
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 12:26
    Йөз сум чәйлек, Гөлчәтәйле баклажан...
    Мин дә кулыма поднос тотып карадым әле, төгәлрәге, официант булып эшләп алдым.
    1193
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 11:45
    Куркынычсызлык каешлары бетә
    1 сентябрьдән ФЭСТ куркынычсызлык каешлары әйләнештән алынган.
    827
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 07:39
    Мин сайлыйм
    - Татарстаннан башка төбәкләргә яки чит илләргә күченеп китү теләгем булмады. Туган җиремне яратам, республикамның үсешенә сөенәм. Һәр кеше күпмедер дәрәҗәдә сәясәтче бит инде ул. Мин дә барган җирләремдә күрәм, чагыштырам һәм Татарстан җитәкчелеге халыкчан сәясәт алып бара, дигән нәтиҗә чыгарам. Сайлауларда һәрвакыт үз теләгемдә катнаштым. Без гаиләбез белән бүгенге...
    764
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 07:10
    Мәчетләрдә корбан чалып бирәләр
    24 сентябрь көнне мөселманнар Корбан бәйрәмен каршылый.
    791
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 06:31
    Яшел чәй эчү өчен җиде сәбәп
    Иммун системасын яхшырта. Яман шеш барлыкка килү куркынычын киметә. Кан басымын төшерә. Ашыйсы килү теләген баса. Кандагы глюкоза күләмен контрольдә тота. Матдәләр алмашын яхшырта. Тромблар барлыкка китерми.
    848
    0
    0
  • 7 сентябрь 2015 - 05:54
    Көзге "челлә" башланды
    Бүген республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән бераз яңгыр, көндез күпчелек районнарда - яшенле яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан, көчәйгәндә,секундына 15-20 метр тизлектә. Көндез һава температурасы 25-30 градуска кадәр җитә, дип фаразлый синоптиклар.
    659
    0
    0
Реклама