26 гыйнвар 2023 яңалыклары
-
26 гыйнвар 2023 - 15:41“Мин бит йортсыз, җәлләгез инде”Барыбыз да яратып йөри торган фаст-фуд кафесында гаҗәп хәл булды. Иртәнге аш капкалап утырганда, кафега теләнеп йөрүче мохтаҗлар килеп керде. Алама пычрак киемнәрдән үзләре, “тәмле су” исләре дә борынны кытыклый. Баксаң, алар кычкырыша башлады. Нәрсә эшлиләр инде дисәм, сугышалар!
-
26 гыйнвар 2023 - 15:35Әнинең үлеме апай белән араларны ныгыттыБу атна ахырында минем апама 55 яшь тула. Әйтергә генә ансат, бу гомер аз түгел бит инде, күп тә түгел. Гомер тавының уртасыннан, әкрен генә, төшә башлау бит бу... Йөзләгән шигырь язсам да, апай турында, узганнар турында язар өчен тезмә юллар гына җитмәс.
-
26 гыйнвар 2023 - 15:20Татарстанда махсус хәрби операциядә һәлак булган 37 яшьлек хәрби белән хушлаштыларМинзәлә районы Дәвек авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган 37 яшьлек хәрбине соңгы юлга озаттылар.
-
26 гыйнвар 2023 - 15:14Школьница из Татарстана в числе победителей всероссийского конкурсаВ Общественной палате Российской Федерации объявлены итоги конкурса. Среди лучших исследователей судеб участников Великой Отечественной войны, чей боевой путь был связан Донским краем, отмечающим в этом году 80-летие со дня освобождения - Диана Галаветдинова из Альметьевска.
-
26 гыйнвар 2023 - 14:59Фәрит Мөхәммәтшин халык исәбен алу нәтиҗәләренә карата үзенең фикерен җиткердеТатарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин халык исәбен алу нәтиҗәләренә карата үзенең фикерен җиткерде.
-
26 гыйнвар 2023 - 14:48Халидә Бигичева: «Кассадагы бер миллион акчамны иремә калдырып киттем»Бигичевлар гаиләсендә 12 бала туса да сигезе генә тормышка берегеп үсә. Исәп ягыннан Халидә ханым дүртенчесе... Бүген бертуганнарның алтысы исән-имин. Туган нигезләренә җыйналышып кайткан чакларында, Халидә ханым, егермедән артык булабыз, дип сөенә. Шулайдыр, нәселнең тармакланган саен буыннары ишәя, көчәя!
-
26 гыйнвар 2023 - 14:22Махсус хәрби операциянең статусы үзгәрә?Кремльдә махсус хәрби операциянең статусын үзгәртү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
-
26 гыйнвар 2023 - 14:01Рөстәм Миңнеханов РФ Оборона министрлыгының Казандагы хәрби госпитальдә дәваланучы хәрбиләр белән очраштыТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы РФ Оборона министрлыгының хәрби госпиталендә дәваланучы хәрби хезмәткәрләр белән очрашты. Эшелон 22 гыйнварда килгән. Махсус хәрби операция уздыру зонасыннан килгән 85 хәрби хезмәткәр бар.
-
26 гыйнвар 2023 - 13:56Татарстанның югары вазифаи заты Рәис дип атала башлаячакАлтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырыгынчы утырышында депутатлар Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын өч укылышта кабул итте. Әлеге закон проекты Татарстанның югары вазифаи затының атамасын яңа сайланачак югары вазифаи затка карата гына кулланылачак күчеш чорыннан баш тартуны күз уңында тота.
-
26 гыйнвар 2023 - 13:34Балалары мәктәптә белем алучы гаиләләр өчен яңалыкҮзгәрешләргә караганда, уллыкка алынган балалар туган абыйлары һәм апалары белем алган уку йортына керү өчен өстенлекле хокукка ия булачак.
-
26 гыйнвар 2023 - 13:23Кече һәм урта бизнеска дәүләттән ярдәм чараларыТатарстанда 165 мең кече һәм урта предприятие бар, шулар арасында: 90 мең юридик зат, 73 мең шәхси предприятие һәм 236 мең үзмәшгуль. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында 26 гыйнварда узган матбугат конференциясендә кече һәм урта предприятиеләргә дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары белән таныштырылды.
-
26 гыйнвар 2023 - 13:09Башлангыч сыйныф укытучылары өчен күңелле яңалык!Россия Президенты Владимир Путин Россия Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмә үткәрде.
-
26 гыйнвар 2023 - 12:48“Әйдә, кайтасың! Мин кызымны исерек ирдән кыйналып яшәр өчен үстермәдем! Җыен!”Җир йөзенең барлык каралыкларын, ямьсезлекләрен күмеп ап-ак кар явып узган. Итекләр белән йомшак мамык өстенә баскан кебек, җиңел, рәхәт. Шул рәхәтлектән ямь табып, елмаеп эшенә таба атлый иде Алимә. Урам тулы кеше – кайсы кая ашыга. Кеше басмаган ап-ак саф кар өстеннән атлыйсы килеп, кибет артыннан юлны кистереп чыгарга уйлады хатын.
-
26 гыйнвар 2023 - 12:36ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе «Созвездие-Йолдызлык» һәм «Наше время-Безнең заман» фестивальләренә янә үз эгидасын бирде«Созвездие-Йолдызлык» һәм «Наше время-Безнең заман» фестивальләренә 2023 елга ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы бирелде.
-
26 гыйнвар 2023 - 12:08Язмышларыннан читенсенеп клубка йөрмиләрБалтач районы Кариле авылында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен матур бәйрәм узды. Безнең арада бар шундый кешеләр, алар клубка концертларга йөри алмый. Язмышларыннан читенсенәләр... Ә мондый бәйрәмдә якыннан тере артист, алып баручыны күрәләр, алар белән бергә җырлыйлар, бииләр.