16+

Әнинең үлеме апай белән араларны ныгытты

Бу атна ахырында минем апама 55 яшь тула. Әйтергә генә ансат, бу гомер аз түгел бит инде, күп тә түгел. Гомер тавының уртасыннан, әкрен генә, төшә башлау бит бу... Йөзләгән шигырь язсам да, апай турында, узганнар турында язар өчен тезмә юллар гына җитмәс. 

Әнинең үлеме апай белән араларны ныгытты

Бу атна ахырында минем апама 55 яшь тула. Әйтергә генә ансат, бу гомер аз түгел бит инде, күп тә түгел. Гомер тавының уртасыннан, әкрен генә, төшә башлау бит бу... Йөзләгән шигырь язсам да, апай турында, узганнар турында язар өчен тезмә юллар гына җитмәс. 

Питрәч районының иң матур урынына, бормаланып аккан Мишәнең куенына сеңеп, иксез-чиксез яшеллек белән капланган болынга терәлеп, текә тауга энҗедәй тезелеп үскән агачлы Ачак пейзажына сокланып торырлык Чыты авылында тудык без. Гайфулла улы Сәмигулланың биш улы, бер кызы булып, бер улы Вагыйз атлы булганлыктан, фамилиябез Вагыйзовлар.

Хәдичә әбием - Вагыйз бабамның дистәдән артык баласы дөньяга килсә дә, бары 4се генә үсеп буйга җитә. 2 малай, 2 кыз. Улының олысы Кадыйры, 1924 нче елгы була, сугыш кырларында 1943 елда һәлак була. Бер кызы, бер улы авылда төпләнеп калып, ике туган 10 балага гомер бирә. Әтиебез Барый, Әниебез Нәзиһә гомерләре буе шушы авылда яшәп бакыйлыкка күчтеләр... Менә мин, абыйларым, апам шушы нәсел оныклары булабыз инде.

Аллаһ безгә туганлык хисен кызганмый биргән. Әтидән бу, әтиләр ягы бик туганчыл иде. Ә әни яхшы, дөрес тәрбия бирде. Үзе үлгәндә, барыбызга васыять итеп дус-тату яшәргә кушты. Тормыш булгач, үпкәләрсез генә булмагандыр инде. Әти 54 яшендә китте, бу вакытта олыбызга - 29 яшь, мин төпчеккә 13 яшь иде. Әни киткәнче, олы абыйны югалту фаҗигасен кичерергә туры килде. Әниебез дә озын гомерле булмады, 65 яшендә бакыйлыкка күчте. Бу -1997 ел иде...
Шул елдан бүгенге көнгә кадәр, нигезебезне таркатмыйча, йорт-җиребезне төзеп-төзекләндереп торучы кеше ул - апай. Тәүлекнең кайсы вакытында кайтып керсәк тә, капка ачык, өстәл өстендә самавар җырлый, өстәлдә ризык, ачык йөз белән каршы алучы апай.

Апай - минем өчен генә, өч абый өчен сеңелкәш! Әле ниндие, көтеп алынганы, әни: "Кеше күлмәк юып элгәнгә, кызыгып карап тора идем, минем кызым булмас микәнни?!" - дип әйтә торган булган. Әнинең теләкләре "Әмин" дигән сәгатькә туры килгән. Апай белән авырлы булуын аңышмый да калган, декрет ялына чыгып атна-ун көн үткәнче бәбиләп тә куйган.

Булнистә! Өч абыйны өйдә, җәй-яз айларында тапса, зрә салкын, буранлы көндә ... больницасында. Әни авырта башлагач, әле срогым да җитмәде дисә дә, өйдәгеләр кугач, әти чанасына утырып чыгып китәләр. Юлда адашып та алалар, медсестра озата бара. Әни: "Өшеде генә тезем, толыпны ябыгыз дип әйтә дә алмыйм", - дип сөйләгәч, мин әнидән: "Нишләп ябарга кушмадың соң, әни?" - дип сорадым. Әни көлемсерәп: "Үскәч, аңларсың", - диде.

Аңладым, тулгак ачысы булганда, әйтер хәл булмый икән шул! Хәйран гына адашып йөргәч, утлар күреп, туры больницага килеп җитәләр. Әнине алып кереп киткән медсестра, ун-унбиш минуттан әтидән сөенче дә ала! Шулай итеп, бик тә сөекле кыз туа. Олы абыебыз Илдар абый аңа Гөлчәчәк дип исем куштыра.
Апайның исемен мин бик матур дип саныйм, саф татарча исем лә ул! Тагы шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, аның исеме җисеменә туры килә. Апай - искиткеч матур күңелле, ачык, ярдәмчел, шул ук вакытта "чәнечкеле" дә. Ул үзеннән көләргә, мыскыл итәргә, түбәнсетергә һичкемгә, һичкайчан ирек бирми.

Апай белән безнең яшь аермасы өч яшь тулыр-тулмас. Үскәндә бергә дус-тату булып үстек дип мактана алмыйм, бер дә дус булмадык. Без апай белән икебез ике галактика кешесе: ул - реалист, мин - романтик. Апай балачактан акыллы булды. Ул бер эшне дә уйламыйча, тиз генә эшләп ташламый иде, ә мин хыялый Хәйрүш, авылның бөтен әби-апасы белән сөйләшеп, әниләр (олылар) янында йөрергә яратучы бер шалапай идем. Апайның дус кызлары арасына керү, серләрен тыңлау тыела иде. Алай да мунчага алып керәләр иде, тик анысы да озак бармады, Рәмзия белән икесе акыртып башымны юдылар да, эссе салып чабына башладылар, шуннан качтым мин алардан...

Апай мине күп нәрсәгә өйрәтте: клубка ничек керергә, анда ничек йөрергә, ничек биергә... тик мин бөтенесен үземчә эшләп тик йөрдем. Үзе укырга кергәч, мине Казанның Бауман урамына алып барып, зрә дә тәмле туңдырма белән дә сыйлады әле! Университет тукталышын, бинасын да апай күрсәтте. Тарих бүлегенә документлар бирәбез дип бардык та, журналистика бүлегенә керер өчен нинди документлар кирәклеген белештек тә, кайтып киттек. Калганын үзем ерып чыктым шунда.

Университетның икенче курсында укып йөргәндә, тагы бер зур мөгез чыгардым: кияүгә чыктым. Шулай итеп, мин берничә елга апайдан ераклаштым. Дөрес, күрешәбез үзебез, кунакка да йөрешәбез. Алай да бу читләшү булды, апай сәүдә юлыннан китте, бик авыр, катлаулы вазифалар башкарды. Гомумән, мин апайга карап шаккатам, нинди генә юлларга кертмәде аны язмыш, ничә төрле һөнәр үзләштерергә туры килде аңарга! Тик кайда гына эшләмәсен, эшен җиренә җиткереп, намус, тырышлык белән башкара торган кеше ул!

Ни гаҗәп тоелмасын, безне авырлык, кайгы берләштерде. Әнинең авыртуы, соңрак үлеме безне аерылмас итте. Бу авырлыклар апайны йомшартты, мине граниттай катырды. Кайчандыр алсу төстәге, һәр кешедә бары яхшылык кына эзләгән кеше - мин, тормышта һәркемгә ышанырга ярамаганлыгын, кайчакта читләр түгел, бик якыннар да тез астында китереп бәрергә мөмкин икәнлеген аңладым. Һәм, нәтиҗәдә без бер уровеньга килдек, бер яссылыкта тукталдык. Һәм шул көннән алып, без бер-беребезне аңлап, җил- яңгырдан саклап яшибез.

Дәвамы бар...

Венера Хөсәенова

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading