Барча мөселманнар белә, бу дөньяда яшәвебезнең төп максаты — гыйбадәт кылу, гыйбадәт аша Аллаһ ризалыгын алып, җәннәткә керү.
Мөслим җыентыгындагы Ибн Габбастан риваять ителгән хәдисне карыйк. «Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: «Кыямәт көнендә өммәтләр күрсәтелер. Ягъни кыямәт көнендә бик күп халык килер, алар белән пәйгамбәрләр булыр. Кайбер пәйгамбәрләр янәшәсендә җиде-сигез кеше торыр, кайберләре янында бер яки ике кеше булыр».
Беләбез, Аллаһның пәйгамбәрләре адәмнәрне бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга өндәсәләр дә, күпләр, тәкәбберлекләре, дөнья малына алданулары аркасында, гадәтләнгән тормыш рәвешен дәвам иткәннәр. Алай гына да түгел, хәтта Бер һәм Бөек Аллаһка табынучыларга кансызлык күрсәткәннәр, аларны җәзалаганнар.
Хәзерге тормышта күрәбез: бер кеше, үзе дингә килгәннән соң, әти-әнисен, туганын, ирен, хатынын Аллаһы Тәгаләгә буйсынып, Аның кушканнарын үтәп, намаз укып, ураза тотып яшәргә чакыра. Үзе күркәм үрнәк тә күрсәтә, ләкин якыннарын үз артыннан ияртә алмый. Без имамнар да шул кеше хәлендә түгелме соң?! Никадәр сөйләп-аңлатып, үрнәк күрсәтеп тә, артыбыздан санаулы кешеләр генә иярә. Ни өчен шулай?

Әйе, еш кына гаепне үзебездән эзлибез, кайгырабыз. Гаетләрдәге кебек, һәр көнне мәчеткә керергә чират торучылар нишләп юк? Әле генә искә алган хәдис безгә шуны күрсәтә: хәтта пәйгамбәрләр дә үзләренә теләктәшлек итүчеләрне авырлык белән тапканнар. Димәк, төшенкелеккә бирелергә ярамый. Пәйгамбәр булып пәйгамбәрләр дә дингә авырлыклар аша әйдәгән. Ә без үзебез артыннан өере белән кеше ияреп баруын телибез. Димәк, тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә тиешбез.
Күпчелеккә карап алданма
Кешенең гадәте шундый — ул күпчелеккә иярүчән. Күпчелек белән бергә гөнаһ кыла, күпчелеккә ияреп хәрәмга керә. «Әнә бит, фәләннәр дин тотмаса да, шәп яши. Байлыгы да бар. Нигә мин алардан аерылып торырга тиеш?» — дип үзенең гамәлен аклый. Әмма Раббыбыз күпчелеккә карап алданмаска, күпчелек артыннан барып, җәһәннәм газабына эләкмәскә чакыра: «Әгәр дә син җир йөзендәге күпчелеккә буйсынсаң, алар сине Аллаһның хак юлыннан адаштырырлар.
Чөнки алар бары тик якынча чамалауга (фаразлауга) гына иярәләр һәм алдашалар» («Әнгам» сүрәсе, 116нчы аять). Аллаһның әмеренә, Пәйгамбәребезнеңﷺ дәгъватына буйсынып эш итсә генә, күпчелеккә иярергә була. Ә кемнәрнеңдер уйдырмаларына ышану — ул шайтан коткысына бирелү. Шундый кешеләр бар, алар хәдисләрне, аерым бер аятьләрне мисалга китереп, үзләренә кулай булган фикерне сайлап, шуның нигезендә гамәл кылалар. Ә җәннәт юлында ярдәмче булырдай гамәлләр кылырга чакыручы мөселман кардәшенең фикерен кабул итмиләр.

Андыйлар Аллаһ сүзенә, Пәйгамбәребез ﷺсөннәтенә бәя бирә башлый, хәтта шик тә белдерә. Мәсәлән, ни өчен биш вакыт намаз билгеләнгән, ә өч кенә түгел? Шуның кебегрәк сораулар биреп, бүгенге тормышка яраклы мантыйк эзләргә маташалар.
Шөкер, динебез — камил дин. Фанилыктагы тормышыбыз белән бәйле һәр мәсьәләдә дә без җавапны динебездә таба алабыз. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәт булсынмы, сәламәт яшәү рәвешеме — барысы да җентекләп канунлаштырылган. Дөрес, адәм акылы җитмәгән нәрсәләр дә бар: кабер газабы, кыямәт көне михнәтләре... Боларга карусыз ышанырга һәм ул көннең килүенә әзерләнергә тиешбез. Чөнки кеше организмының мөмкинлеге чикле. Күзләребез өч чакрымнан да ерактагыракны күрә алмый. Ишетү сәләтебез дә чикле.
Спортчылар да бит бер тонна штанга күтәрми. Һәрнәрсә чикләнгән, шул исәптән акылыбыз да. Әмма шул чикләнгән акылыбыз белән без барысын да аңларга һәм аңлатырга тырышабыз. Шунысын да аңлыйк: гыйлемнең безгә тиеш һәм кирәк кадәрен Аллаһы Тәгалә изге китабыбызда күптән аңлаткан инде. Бары тик шуны кабул итәргә генә кирәк.

Хисап тотачакбыз
Югарыда китерелгән хәдистә Расүлебез: «Кыямәт көнендә кешеләр һәм пәйгамбәрләр җыелган җирдә бик зур кара тап булыр, — дип дәвам итә.— Кешеләр төркеме кара тап булып күренер икән. Бу минем өммәтем, дип уйладым мин. Әмма ул — Муса г. с. өммәтедер. Бу — аңа иярүчеләрнең күплегенә дәлилдер. Шулай ук тагын да зуррак бер төркем булыр. Монысы исә минем өммәтем. Шул Кыямәт көнендә җыелган халыкның 70 меңе җәннәткә хисапсыз керер» (Мөслим).
Дөньяви тормышта без хезмәт урынында квартал, ярты ел саен хисап бирәбез.
Салым органнарыннан да, тикшерүләрдән дә куркып торабыз. Ниндидер хилафлык табылса, эштән куарга мөмкиннәр, штраф салулары да бар дип, эшебезне җиренә җиткереп башкарырга тырышабыз. Кыямәт көнендә исә квартал өчен дә, ел өчен дә түгел, ә тулы бер гомеребез өчен хисап тотачакбыз. Фанилыкта әле хатаңны төзәтә аласың. Ә монда исә андый мөмкинлегең юк, ул көндә синең җәннәткә яки тәмугка керүең хәл ителә. Сорау алуны көткәндә, сиңа һичкем җитешмәгән документларны да китереп җиткерә алмый, кемгәдер шалтыратып «отсрочка»-кичектерү дә ала алмыйсың.
Пәйгамбәребез ﷺшушы хәдисен сөйләгәннән соң, мәчетеннән өенә кереп китә. Гыйлемгә омтылучан сәхабәләре уйга кала. Кемнәр икән соң ул 70 мең арасына керүче бәхетлеләр? Ә безнең үз-үзебезгә бу сорауны биргәнебез бармы? Тәкъвалыгыбыз шулкадәр зәгыйфь ки, хәтта ул хакта уйлап та карамыйбыз. Безгә күңел ачу, тән ләззәте, матди әйберләр кирәгрәк. Ә ахирәт, мәңгелек турында, ни кызганыч, уйларга вакытыбыз юк.
Сәхәбәләр исә Пәйгамбәребезнең ﷺһәр сүзенә илтифат итеп, гыйлем сандыгын баетырга тырышкан. Җәннәткә хисапсыз керүчеләрне алар менә ничек аңлаткан: 70 мең хисапсыз керүчеләр — хакыйки фитра белән туып, Аллаһы Тәгаләгә беркемне тиңдәш кылмыйча, бары тик Аңа гына табынып, буйсынып яшәүче балалар. Бу балаларыбызны кечкенәдән үк ислам юлына юнәлдерергә тиешлегебезне ассызыклый. Җәннәткә хисапсыз керүчеләрнең бер төркемен сәхабәләр шул рәвешле шәрехләгән.
Сәхабәләрнең икенче төркеме җәннәткә хисапсыз керүчеләр дип сәхабәләрне атаган. Чөнки алар — Пәйгамбәр ﷺ белән берлектә, дин таратуда ихластан эшләүчеләр. Берникадәр вакыттан соң, Пәйгамбәр ﷺ кире мәчеткә керә һәм, сәхабәләрнең җавапларын тыңлаганнан соң, аңлатма бирә: «Җәннәткә хисапсыз керүчеләрнең беренче төркеме — үзен өшкерүне сорамаучылар». Ягъни бозым яки чирдән арындыруны сорап, кемгәдер бармаучылар. Ләкин игътибар итегез, бу һич кенә дә өшкертергә бару тыелган дигәнне аңлатмый.

Бу — аерым бер кешеләрнең, шифа сорап, турыдан-туры Аллаһка мөрәҗәгать итә алулары хуплана, дигән сүз. Кемнеңдер ярдәме белән түгел, ә үз-үзеңне өшкереп дәвалый алырлык дәрәҗәдә гыйлемле һәм тәкъва булуың әнә шундый зур өстенлек бирә икән. Гомумән, мөселман кешесе ниндидер ихтыяҗы булса, аны Аллаһы Тәгаләдән генә сорарга тиеш. Үзе булдыра алган эшне башкаруы — мөселманны бизи торган күркәм сыйфат. Сәхабәләр дә, Пәйгамбәребез ﷺдә, йогынтылы кешеләр булуга карамастан, үзләре булдыра алган эшне үзләре башкарган.
Әмма киңәш сорау — кешегә хәҗәтең төшү түгел. Гыйлемең җитмичә ниндидер начар гамәл кылганчы, белүчеләр белән киңәшләшүең, шулай ук, күркәм гамәлләрдән. Чөнки моны безгә Раббыбыз әмер итте: «Әгәр сез белмәсәгез, белүчеләрдән (гыйлем ияләреннән) сорагыз» («Нәхел» сүрәсе, 43нче аять).
Эшең уңышлы булу Аллаһка гына бәйле
Җәннәткә хисапсыз керүчеләрнең икенче төркеме — ут белән кыздырып дәваламаучылар. Пәйгамбәребезﷺ үзенең кайбер хәдисләрендә телгә ала: «Өч төрле дәвада шифа бар: бал эчеп дәвалану, кан алдыру, ягъни „хиҗама“ һәм ут белән кыздырып (прижигание) дәвалау» (Бохари риваяте).
Әмма Пәйгамбәребез ﷺут белән кыздырып дәвалауны мәкруһ кылды. Башка төрле дәвалау ысуллары куллану мөмкин булмаганда гына бу юл белән шифаландыру рөхсәт ителә. Әмма ул хәрәм саналмый. Ни өчен мәкруһ? Чөнки ут белән эш итү, җәзалау, куркыту, сабак бирү — Аллаһка гына хас гамәл.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺәйткән: «Аллаhы Тәгалә чир җибәрсә, шуның белән бергә аның шифасын да җибәрә» (Бохари). Сырхауны дәвалау юлларын тулысынча өйрәнгәннән соң гына, иң ахыр чиктәге өмет буларак, ут белән кыздырып дәвалауны кулланырга мөмкин.
Ырым-шырымга, багуларга ышанмаучылар да — хисапсыз җәннәткә керүчеләрдән. Карагыз, бүген үзен мөселман дип санаган ничә мең кеше иртән «Бисмилләһ» дип әйтәсе урында, йолдызлар фаразын укый. Күпме кеше юлын кара мәче кискәнгә уфтана. Ә бит ислам динендә эш-гамәлләреңнең уңышлы булуы бары тик Аллаһка гына бәйле. Ырымнарга ышанып, без Раббыбыз турында начар уйлап, гөнаһка батабыз.
Дүртенче төркем — Аллаһка тәвәккәл итүчеләр, ди Пәйгамбәребез ﷺ. Ни генә булмасын, чирме ул, әллә бәхетсезлекме — барысы да тәкъдиребезгә алдан ук язылган булуына икеләнүләрсез ышанырга тиешбез. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Әйт: «Безгә Аллаһ фарыз иткән нәрсәдән башка һичнәрсә ирешмәс». Безнең белән бары тик Раббыбыз теләгән вакыйгалар гына була. Әгәр Ул безгә нәрсәнең дә булса ирешүен теләсә, аннан берничек котылып булмый һәм ул, һичшиксез, тормышка аша. Әгәр теләми икән, бу нәрсә булмый. Бар нәрсәнең Аллаһтан икәненә һичбер шиксез ышанырга кирәк. Үзеңнең сәламәтлегең, киләчәгең турында кайгыртып, бер Аллаһка тәвәккәлләргә кирәк.
Алда әйтелгәннәргә нәтиҗә ясыйк. Димәк, җәннәткә хисапсыз, сорау-газапсыз керүчеләр дүрт төркемгә бүленер:
— өшкерү, бозым, чирдән арындыруны сорап, шул кәсеп ияләренә бармаучылар;
— ут белән кыздырып дәваламаучылар;
— ырым-шырым, юрау-багуларга ышанмаучылар;
— Аллаһка тәвәккәл итүчеләр.
Әгәр дә кеше шушы хәдисне ишеткәнче әлеге хәрәм гамәлләрне кылган булса, ул тәүбә итәргә тиеш, ә Аллаһ — Кичерүче.
Раил Фәйзрахманов
Комментарийлар