16+

Аллаһ сабыр кешеләр белән

Һәр буынга аерым бер сынау биргән. Без дә искәрмә түгел.

Аллаһ сабыр кешеләр белән

Һәр буынга аерым бер сынау биргән. Без дә искәрмә түгел.

Адәм баласы туганнан алып үлгәнчегә хәтле сынаулар аша уза. Яшәеш барышында үлем-китем, авыру-сырхау, кайгы-хәсрәтләрне шактый күрергә туры килә аңа.

Раббыбыз адәм баласын нигә сыный? Ул сынауларны ничек күтәрергә? Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән без шул хакта сөйләштек.

– Хәзрәт, берәр авырлык килгәндә, аны Аллаһы Тәгаләнең сынавы дибез. Ә ни өчен сыный соң Ул?

– Аллаһы Тәгалә адәм балаларын бу дөньяга сынау өчен җибәрә. Коръәндә моның турында аятьләр күп һәм шуларның берсендә Аллаһы Тәгалә: “Ий сез мөэминнәр! Аз гына гамәл белән җиңел генә җәннәткә керергә исәплисезме? Сездән әүвәлге кавемнәргә килгән авырлыклар әле сезгә килгәне юк. Аларны ачлык, сырхау, бәла-казалар һәм сугыш авырлыклары тотты, хәтта көчләре бетте, пәйгамбәр һәм аңа ияргән мөэминнәр әйттеләр: "Аллаһының ярдәме безгә кайчан булыр икән", – дип. Аң булыгыз! Төрле авырлыкка чыдап һидәяттә нык торган мөэминнәргә Аллаһының ярдәме, әлбәттә, бик якын”, – диелә (“Бәкара” сүрәсе, 214 нче аять). Аллаһ һәр буынга аерым бер сынау бирә. Без дә искәрмә түгел. Сынаулар булмаса, адәм баласының табигате-холкы үзгәрә. Рәхәткә чыдый алмыйча, хәмер эчәләр, наркотик кулланалар, бозыклыкка төшәләр. Кайберәүләр тәмледән-тәмле ризыклар ашый, әмма тәмен сизмиләр, башкаларның төшенә дә кермәгән йомшак, купшы түшәктә йоклап, йоклый алмый башлыйлар. Гарәп халкында шундый матур мәкаль бар: “Борчылмаган кешенең шатлыгы юк. Сабырлыгы булмаганның ләззәте юк. Кайгысы булмаганның тынычлыгы яки бәхете юк. Армаганның рәхәте юк”. Һәр нәрсәгә чагыштыру белән генә төшенеп була. Авырлык күрмәсәң, җиңеллекнең нәрсә икәнен белеп булмый. Кайберәүләр, кешегә байлык бирелде икән, ул хәерле, авырлык-хәсрәт килсә, хәерсез, дип уйлап ялгыша. Без белмибез

Аллаһның ул байлыкны ни өчен биргәнен, бәлки, ул хәерлегәдер, бәлки киресенчә зыянлыдыр. Шуңа да теләк теләгәндә, Аллаһтан хәерле байлык, кәсеп, сәламәтлек бирсә иде дип сорарга кирәк.

– Пәйгамбәребез (с.г.с.) бер хәдисендә, Аллаһ кемгәдер яхшылык теләсә, аны сынауга дучар итә, дигән. Бу хәдисне ничек аңларга?

Аллаһы Тәгалә адәм баласына ул күтәрә алырлык авырлык кына бирә. Күп кеше, сабырлык кылмыйча, шуны күтәрә алмый. Аллаһка, нигә җибәрдең миңа бу сынауны, дип үпкә белдерә. Һәр авырлык төбендә сынау гына түгел, мәгъфирәт, ягъни гөнаһларны гафу итү дә ята. Димәк, авырлык, сынаулар гөнаһларыбыз ярлыкануга сәбәп булып тора. Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Көн дәвамында берәүнең тәне кызышса, температурасы күтәрелсә генә дә, аның гөнаһлары кичерелер”, – ди. Сабырлык ачы булса да, аның җимеше – татлы, ләззәтле. Сабыр иткәнгә дөньялыкта да, ахирәттә дә савабы булмый калмас.

– Иманы нык булган кешеләргә сынау күбрәк тә килә, имеш.

– Пәйгамбәребез (с.г.с.) бер хәдисендә әйтелгәнчә, Аллаһы Тәгалә иң зур сынауны үзенең якыннарына, ягъни пәйгамбәрләргә, тәкъва кешеләргә ирештерә. Җиңеллек бирелсә, аңа шөкер итәләр, авырлык килсә, сабыр итәләр һәм бу алар өчен хәерле, ди. Аллаһ һәр пәйгамбәрне төрлечә сынаган. Нух галәйһиссәлам кавемен су басу белән сыный. Ибраһим галәйһиссәламне исә утка ташлыйлар, әмма Җәбраил фәрештә аны янудан саклап кала. Юныс галәйһиссәламне балык йота. Башка пәйгамбәрләр дә сыналуга дучар булалар.

– Пәйгамбәребез үзе дә иң күп сыналган кешеләрнең берсе булган.

Кешеләрдән иң зур сынауларны исәпләп күрсәтегез әле дип сорасаң, алар бала хәсрәте, ачлык галәмәте, сугыш, якыннарыңны югалту, дип әйтер иде. Пәйгамбәребез аларның барысын да үтте. Аның өч улы сабый вакытларында ук вафат булды. Дүрт кызының өчесе үзе исән вакытта дөнья куйды. Кече кызы Фатыйма да әтисе вафатыннан соң озак яшәми. Сугышларны да, ачлык чорларын да кичерде ул һәм сынмады, Аллаһка гел дога кылды. Халыкны иманга өндәде, вәгазьләндерде.

– Сынауларга түзем булганыбыз өчен безне нинди әҗер-савап көтә?

– Аллаһы Тәгалә Коръәндә җитмештән артык урында сабырлык турында әйтә. “Зүмәра” сүрәсенең 10нчы аятендә: “Сабыр итүчеләргә хисапсыз әҗерләр бирелер”, – диелә. Пәйгамбәребез дә, иң зур нигъмәтләр сабырлык аша бирелер, ди. Монда сүз дөньялык һәм ахирәт нигъмәтләре турында бара. Ә дөньялыктагы Аллаһ биргән нигъмәтләрне санап бетерерлек түгел. Алар өчен Аллаһка шөкер итеп, Ул биргән сынауларга түземле булыйк. Аллаһ сабыр кешеләр белән бергә.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading