16+

“Аллаһы Тәгалә җан турында артык төпченмәскә куша”

Ислам динендә реинкарнация дигән нәрсә юк

“Аллаһы Тәгалә җан турында артык төпченмәскә куша”

Ислам динендә реинкарнация дигән нәрсә юк

Кешегә җан каян килгән, кая китәчәк? Ул башка кешенең гәүдәсенә күчә аламы? Бүгенге сәхифәбезңә Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең шәригать бүлеге җитәкчесе Ленар Хамматов белән шул сорауларга җавап эзләдек. 

– Хәзрәт, кешенең җаны турында Коръәндә һәм хәдисләрдә әйтеләме?

– Аллаһы Тәгалә Коръәндә бу хакта бик аз искә ала: “Әй, Пәйгамбәр, алар синнән җан турында сорыйлар. Әйт, бу Аллаһның эше һәм сезгә бу эштән аз гына мәгълүмат бирелгән”, – ди Ул. Моннан аңлашылганча, Аллаһ безгә җан турында артык төпченмәскә куша. Безнең бар җаныбыз һәм тәнебез. Җаннан башка мәет булыр идек. Белгәнегезчә, ана карынында яралгыга, 120 көн үткәч, фәрештә килеп җан өрә һәм ул терелеп китә. Әмма ул җанның нинди формада булуын без белмибез һәм аны белү кирәкми дә. Хәдисләрдә “кешеләрнең җаннары гаскәриләргә охшаган, әгәр алар үзара уртак сыйфатлар тапсалар, берләшәләр. Юк икән – аерылышалар” диелә, ягъни кешеләр бу дөньяда яшәгән вакытта кемнәрдәдер үзенә ошаган сыйфат табып, алар гаилә коралар, дуслашалар, якынаялар.  

– Туасы кешеләрнең җаннары инде әллә ничә мең ел элек үк барлыкка килгән сүз дөресме? Алай булгач, бу дөньяда кыямәт көненә кадәр ничә кеше яшиячәге алдан ук билгеле булып чыга түгелме?

– Әйе, андый фикерләр бар. Коръәннең “Әл-Әгъраф” сүрәсенең 172 аятендә: Раббың Адәм (нәселеннән, турыдан-туры аңардан яралтачак балаларын, аның) балаларыннан аларның аркаларыннан нәселләрен чыгарды һәм аларны үз-үзләренә шаһит тотты: «Мин сезнең Раббыгыз түгелме?» Алар исә: «Әлбәттә! Раббыбыз Син генәсең! Без Синнән башка Раббыбыз булмаганына һәм Синең берлегеңә шаһитлык итәбез», – диделәр», – диелә. Галимнәр аңлатуынча, монда сүз Адәм галәйһиссәламнән алып кыямәт көне җиткәнчегә кадәр иң соңгы булып дөньяда яшәячәк кешеләрнең җаннары турында бара. Җаннары үзләреме яки яки аларның бер өлешеме, анысы билгесез. Бер төркем галимнәр җаннар дөнья яратылганчы ук барлыкка килгән дисә, ә икенчеләре Адәм галәйһиссәламнән башлап, диләр.    

– Кыямәт көнендә шуның кадәр кеше җир өстенә ничек сыеп бетәр соң?

– Кыямәт көнендә вакыт, урын кебек төшенчәләр башка төрле булачак. Хәзерге без белгән вакыт аралыгы, җирлек бу дөнья өчен генә. Кыямәт көнендә кайда җыелачагыбыз турында белмибез. 

– Җан Адәм галәйһиссәламгә ничек кергән? 

– Адәм галәйһиссәламне Аллаһы Тәгалә балчыктан барлыкка китерә. Һәм “Сад” сүрәсенең 72 нче аятендә “Аны халык кылып тәмам иткәч, аңа җан өреп тергездем”, – диелә. Шуннан соң аңа фәрештәләр сәҗдә кыла. Безгә белергә мөмкин булган төп мәгълүмат шушы. Шулай ук җанның ничек чыкканын без күзләребез белән күрә һәм моны акылыбыз белән аңлый алмыйбыз. Фәкать кешенең җанын фәрештәләрнең алуы турында гына хәбәрдарбыз.   

– Кеше үлгәч, җан үзен күреп курыкмасын өчен, йорттагы көзгеләрне капларга кирәк диләр. Диндә моңа аңлатма бармы?

– Ислам динендә мондый нәрсә юк. Вафат булган кешегә бу көнне бернинди дә көзге кирәкми. Аның инде моңа мохтаҗлыгы юк һәм җан да үз иреге белән йөрмәячәк, аны фәрештәләр кәфенлеккә төреп, күккә алып менеп китәләр.

– Җаннар кар бөртекләре кебек төшәләр һәм бер-беренә тиеп киткәннәре, имеш, гаилә коралар дигән сүз дөреслеккә туры киләме?  

– Без җаннарның гомумән күктән төшәләрме икәнен дә белә алмыйбыз. Аның формасы турында да билгеле түгел дидек. Аларны фәрештә алып килүе генә билгеле. Ә гаилә кору дигәнгә килгәндә, “кешеләрнең җаннары гаскәриләргә охшаган һәм бу дөньяда кешеләр үзара уртак сыйфатлар тапсалар, берләшәләр” дигән хәдисне инде әйтеп үттек. Үзара туры килгәннәре дуслашалар, гаилә дә коралар. Моны җаннар дип түгел, кешеләр дип аңларга кирәк. 

– Кеше үлгәч тә аның җаны икенче туачак гәүдәгә күчә аламы?

– Ислам динендә реинкарнация дигән нәрсә юк. Фәрештәләр кешенең җанын алгач, ул бәрзахта яши башлый. Бәрзах ул киртә дип тәрҗемә ителә, ягъни бу дөнья белән ахирәт арасындагы урын. Кыямәт көненә кадәр җан шунда яшәячәк. Бу дөньяга туачак һәр кешенең һәм шулай ук хайваннарның да үз җаны бар. Кыямәт көнендә алар да торгызылачак. Кешеләрдән яки хайваннардан үз хакларын алгач, аларны Аллаһы Тәгалә туфракка әйләндерәчәк.  

– Вафат булган кешенең җаны күбәләк булып кайтты дигән нәрсә димәк дөрес түгел?

– Кеше җаны күбәләккә берничек тә күчә алмый, аларның үз җаннары. Шулай ук күбәләк кыяфәтенә дә керә алмый. 

– Галимнәр җан 21 грамм дип исәпләп чыгарган. Аның турында мәгълүмат бармы?

– Бу дөреслеккә туры килеп бетмәскә дә мөмкин. Кабатлап әйтәм, моның турында мәгълүмат юк. Безнең өчен аның авырлыгы түгел, чиста булуы мөһим. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

29

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading