Ана сөтеннән аермасын...

«Без кешегә ата-анасына шәфкатьле булырга васыять иттек. Анасы баланы карынында авырлык өстенә авырлык белән күтәрә, ике ел буена күкрәк сөтен имезеп үстерә. Миңа, аннан соң ата-анаңа шөкер ит. Ахырда барыбер Миңа кайтасыз», - диелә Коръәндә («Локман» сүрәсе, 14 нче аять). Баласын ике ел буе имезүче аналар күпме бүген? Гомумән, сабыйларны...
Күршебезгә яшь гаилә күченеп килде. Күкрәк баласы булган әни кешегә 18 яшь кенә икән әле. Баласы өчен үлеп тора. Тик тупырдап торган 5 айлык нәниенең башы чирдән чыкмый. Әни кеше көне-төне нарасыен «дарулап» мәш килә. Бичаракай, шешә белән генә ясалма тукландыралар үзен. Кибеткә чыкканда миңа да калдыргалап тора Оленьканы. Мес-мес күкрәк сөтен имәсе урынга резина суырып яткан балакайны кызганам. «Зато әниеңнең фигурасы матур булыр, бәбкәчем», - дим. Чөнки күршемнең баласын шешәдән аеруның сәбәбе - матур күкрәк.
Мине әнием 2 яшьтән артык имезгән, аңа карап кителеп киткән җирен күрмим. Ана сөтенең файдалы булуын әйтеп нотык укырга кирәк түгел бүген. Һәр табиб моны дәлилли ала. Алар хәтта балаларны 3 яшькә (!) кадәр имезүне тәкъдим итәләр, чөнки бала организмы «ят» ясалма ризыкларны авыр үзләштерә. Кибет тулы «заменитель» белән бала үстерү - чирне акчага сатып алу белән бер бит инде. Әй, эчертәләр витамин, тегесен бетерүгә, икенчесе - кыйммәтлерәге кирәк. Ә ул витаминның борын астында булуын белсә иде икән бу әниләр. Ана сөте имеп үскән бала, төрле чирләрдән сакланып, сау-сәламәт булып үсә бит.
Ана сөте - Аллаһы Тәгаләнең бер могҗизасы, аны башка бернәрсә дә алыштыра алмый. Без - әниләр, мода чире белән авырыйбыз, ахрысы. Үзебез турында гына уйлап, балаларыбызның киләчәген буабыз. Хәзер әнә бәбине дә табигый юл белән тапмаска тырышалар. Тулгак белән тапсаң, бала тагын да кадерлерәк булыр иде дә бит. Бала белән ананы бәйләгән җепләрне шулай ансат кына югалта барабыз. Балага, туйганчы ана куенында йоклыйсы урынга, резин шешә кабып, күрше бүлмәдә, аерым җәймәдә йоклавы файдалырак икән лә! Тик бу үткән заман фәлсәфәсе генә, хәзерге фән исә киресен дәлилли. Бала имезгән хатыннарның күкрәгендә яман шеш сирәк очравын ишеткәнегез бардыр инде (гәрчә ул замана чиренә әйләнсә дә). Мастопатия булган хатын-кызларга бала табып, имезеп үстерергә тәкъдим ителүе дә мәгълүм. Динебез дә бала имезүне хуплый гына. «Бәкара» сүрәсенең 233 нче аятендә: «Бала тапкан аналар балаларын тулы ике ел имезерләр, монысы имезүне тулы итәргә теләүчеләр өчен. Бала тудырган кеше, хәленнән килгәнчә, балаларын яхшылык белән ашатырга һәм киендерергә тиешле. Беркемгә дә хәленнән килмәгән эш йөкләнмәс», - диелә. Ислам баланы ике ел имезүне мәҗбүри итеп куймый. Ләкин «бала тудырган кеше хәленнән килгәнчә балаларын яхшылык белән ашатырга тиеш». Яңа туган сабый өчен иң яхшы азык нәрсә соң? Ана сөте.
Кешеләр генә түгел, хайваннар арасында да бар имезмәүчеләр. Бер танабыз бозавын имезергә теләмәде. Әтием тегеләй дә итте, болай да китереп карады. Ахырда, сөтне чиләктән эчертте. Бозауга ике айдан ясалма сөт бирә башладылар. Кырыенда имеп үскән бозауларга караганда, монысы зәгыйфьрәк тә, моңсурак та булып үсте. Ий кызгана идек үзен!
Ә ана күкрәгеннән мәхрүм калган сабыйны шушы бозау кебек зәгыйфь үсмәс дип кем әйтә ала?! Безнең төз буй-сыныбыз да, калкып торган гүзәл күкрәгебез дә вакытлы гына. Тәнебез картаер, матурлыгыбыз әкрен генә үз кыяфәтен югалтыр, ә нәселебез дәвам итә - яшәрә-яшәрә дәвам итә. Ә нәселнең сәламәт булу-булмавы күп очракта ана кешенең җаваплылыгыннан тора. «Үзләре артыннан зәгыйфь буын калдырганнар алар өчен курыксыннар», - дип кисәтә безне Аллаһы Тәгалә («Ниса» сүрәсе, 9 нчы аять).
Ана сөте белән кермәгәнне, тана сөте белән керми, дигән гыйбарә бар безнең халыкта. Ана сөте аша балага мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек һәм тагын әллә никадәр күркәм сыйфатлар күчә. Баланы нигә бушка килгән шушы чын мәгънәсендәге кыйммәтле «бүләк»тән аерырга?!.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 июнь 2023 - 11:26Сабан туе-2023: кайсы артист кайда җырлаячак? Хәзерге Сабан туйларын татар эстрадасы артистларыннан башка күз алдына китерү кыен. Районнар һәм авыллар бер-берсен уздырып, текә җырчыларны чакыра. Дөресен генә әйткәндә, кайберәүләр Сабан туена бәйрәм карарга яки авылдашлар белән күрешергә түгел, ә әнә шул йолдызларны күрергә бара.4100
-
7 июнь 2023 - 10:36Бу ирем дә хыянәт итте. Нишләргә инде миңа? Миңа – 37 яшь. Карап торышка чибәр генә хатын-кыз үзем. Күптән түгел дүртенче тапкыр кияүгә чыктым. Әмма һаман шул ук тырмага басам, һаман ялгышам. Бу ирем дә миңа хыянәт итте.8500
-
7 июнь 2023 - 09:36Ата-аналар теләсә кайсы вакытта бердәм пособиегә күчәргә мөмкин Бердәм пособие турындагы закон үз көченә кергәннән бирле әлеге ярдәм чарасы 81 908 баланың әти-әниләренә һәм 3412 йөкле хатын-кызга билгеләнде. Пособие түләү өчен бүлек гаиләләргә 3,806 млн сумнан артык акча күчерде.5100
-
7 июнь 2023 - 09:16"Көндез бала белән ятып йоклаганга каенанамның ачуы килә..." Матур җырлый инде бу Рифат Зарипов. Менә радио аша “Бие әйдә, каенана” җырын уйнаталар. Мин дә кушылып җырлыйм аңа. Кулымны үткен пычак кисеп алганга гына туктап калдым. “Тукта әле, биетмә син каенанаңны”, – диюе булды, ахры. Югыйсә, мин каенанасын биетә торган килен түгел үзе. Җыр барышында бераз хыялланып кына алдым...25700
-
6 июнь 2023 - 17:13Фирүзә: "Томан эчендә яшәдем..." Автор-башкаручы Фирүзәнең әтисе вафатына бер ел булган. Туган авылында әтисе рухына Коръән ашы укытканнар. Фирүзә әтисен бик сагынуы, әле яңа гына елмаерга өйрәнүе турында язган.64701
-
6 июнь 2023 - 17:03Татарстанда елга судноларында йөрү — “замана модасы”на әвереләчәк “Татарстан Республикасы флоты” (“Флот Республики Татарстан”) акционерлык җәмгыяте оештырылды. Аның устав капиталы 100 проценты белән Татарстанныкы.19401
-
6 июнь 2023 - 16:43“Аш-суга бер тиен дә акча биргәне юк, хәтта бер кап чәй дә алмый" Хатын-кызның сөйләшә торган сүзе ирләр һәм акча турында дисәм, берегез дә каршы килмәс, шәт. Бу юлы бигрәк шәп теманы куерттык әле. Ирегез акча бирәме?79801
-
6 июнь 2023 - 16:00Элек яулыкны егетләр җыя иде, хәзер балалар баш булды Балык Бистәсе районының Балтач авылында узган якшәмбедә урам гармун һәм җыр авазларына күмелде. Үткән-сүткән халык бер-берсенә телдән һәм дә телефон аша хәбәр җиткерде: “Яулык җыялар!” Кемдә ничектер, миңа яулык җыю һәм Сабантуй бала чакларны хәтергә төшерә.25901
-
6 июнь 2023 - 14:25“Наркокурьер ике айдан артык “яшәми” Татарстан Эчке эшләр министрлыгының наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге мәгълүматларына ышансаң, бай хәлле гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар әлеге тозакка күбрәк эләгә икән.26902
-
6 июнь 2023 - 14:04Быел Корбан нисабы күләме – 36 мең сум Корбан чалу өчен республикада илле биш, шул исәптән Казанда унҗиде рәсми мәйданчык эшләячәк. Аныңча мәчетләрдә җәмәгать белән бәйрәм намазлары укылачак.29600
-
6 июнь 2023 - 14:01Корбанлыкны үзебезнең сарык үрчетүчеләрдән алыгыз 28 июньдә Корбан гаетен билгеләп үтәчәкбез. Гаеткә әзерлек хәзердән үк башланды. Белгечләр, республикага инфекцияле терлек авырулары кермәсен өчен, корбанлык сатып алганда игътибарлы булырга киңәш итә. Читтән керткән очракта, терлекне авырулардан имин булган төбәкләрдән һәм фәкать Баш ветеринария идарәсе белән килештерелгән, шулай ук аларның ветеринария белешмәсе булырга тиеш.26500
-
6 июнь 2023 - 12:33Кабан күлендә “Кытай Сабантуе”?! Казанда 25 июньдә Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә “Аждаһа көймәләре” бәйрәме була. Аны кайберәүләр уйлап-нитеп тормастан, “Кытай Сабантуе” дип тә игълан итә башлаган.22901
-
6 июнь 2023 - 11:09Рифат Зарипов хәрби операциядәге Нияз белән дуэт җырлады: "Ул бу көнне бик көтте!" Татарстанның атказанган артисты Рифат Зариповка 35 яшь тулды. Юбилее уңаеннан җырчы Казанның “Уникс” концертлар залында матур концерт куйды. Чыгыш ясаучылар арасында Рифатның иҗатташ дуслары гына түгел, махсус хәрби операциядә катнашучы Нияз Вафин да бар иде. Алар Рифат белән “Ике минут” җырын дуэт итеп башкарды.132210
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
6 июнь 2023 - 21:42Без имениИ балакаем исэн сау котеп алыйк инде сине. Калыр момкинлеген булып та этиенэ авырлык китерэсен килмэде. Ботен санын тоз салэмэт булып шатлык белэн эти эниенэ куаныч булып кайт яме. Сойгэненне соендереп яшэ.Рифат Зарипов хәрби операциядәге Нияз белән дуэт җырлады: "Ул бу көнне бик көтте!"
-
6 июнь 2023 - 17:37Без имениЖебегэн кыз кутлэренэ тибеп чыгарырга булган"Фатирымнан куалар, полиция чакыртыгыз"
-
6 июнь 2023 - 17:11Без имениИии балакем...курмэгэнен бер дэ калмаган... ЙааРаббем,бэхете ташып торсын,саулык-сэламэтлек бир шул балагаАйгөл Нәбиуллина: “Ирем йөкле чагымда да кыйнады”
-
6 июнь 2023 - 14:03Без имениБик күпне күргән икән җанашым,алдаг көнеңдә бәхетләреңне ачык кылсын Аллаһе Тәгалә.Айгөл Нәбиуллина: “Ирем йөкле чагымда да кыйнады”
-
6 июнь 2023 - 11:47Без имениИсэн сау ,бэхетле булыгыз.Оятсызлар электэ булган, хэзердэ бар.Бер аллам узе белеп ярдэм итсен.Унышлар сезгэ."Артымнан йөрүче егетләр юкка чыктылар. Кияүгә чыга алмыйча калдым..."
-
6 июнь 2023 - 11:15Без имениКызу канлы,тэвэккэл ханым.Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата?
-
6 июнь 2023 - 07:20Без имениНык хормэт итэм Зэмирэне,бэхет телим мин ана!Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата?
-
5 июнь 2023 - 22:23Без имениБабббаларарыгызсэламэт булсынТуганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык
-
5 июнь 2023 - 19:59Без имениЮкка гына җиде буыннан соң гына кушылышырга ярый дигәннәрмени инде борынгылар?; Ул бит нәселнең бозылуына китерә. Шуның аркасында авыру балалар туа. Нәселне ныгытыйм дисәң, читтән алырга кирәк. Патшалар да бит төрле ил кызларын караган.Туганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык
-
5 июнь 2023 - 17:27Без имениУл кешегэ кубрэк ышансан тормышын тынычсыз утэр,узенэ кубрэк ышан."Марсель ике бала анасы Гөлүсәнең шәрә фотоларын күрсәтте. Күз алларым караңгыланды..."
-
5 июнь 2023 - 13:56Без имениНазсыз узган гомер дияр идем... Узен турында да уйларга кирэк шул,балалар дип яшэп,ахыры аяныч,парлы ялгыз инде.Бер түбә астында яшәсәләр дә, дошман булды алар
-
4 июнь 2023 - 23:36Без имениАфэрин. Аллах телэгэн бэндэсен туры юлга кертэ. Синен намаз укыган ул урыс каенанан белэн хатынын, татар ата ананнан купкэ эйбэт.Хатыным белән аның әнисе исламны кабул итеп, намазга басты
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.205700
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.692105
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.747701
-
6 июнь 2023 - 14:01Корбанлыкны үзебезнең сарык үрчетүчеләрдән алыгыз28 июньдә Корбан гаетен билгеләп үтәчәкбез. Гаеткә әзерлек хәзердән үк башланды. Белгечләр, республикага инфекцияле терлек авырулары кермәсен өчен, корбанлык сатып алганда игътибарлы булырга киңәш итә. Читтән керткән очракта, терлекне авырулардан имин булган төбәкләрдән һәм фәкать Баш ветеринария идарәсе белән килештерелгән, шулай ук аларның ветеринария белешмәсе булырга тиеш.26500
-
7 июнь 2023 - 11:35Квадроцикл белән идарә иткән 4 яшьлек баланы машина таптый язган Татарстанның Спас районында квадроцикл белән идарә иткән 4 яшьлек бала коймага килеп бәрелгән һәм аны аздан гына йөк машинасы таптап китмәгән.2200
-
31 май 2023 - 08:24Кызларымны сагынам... 19 яшемдә ялгышлык белән өйләндем. Үземнән өч яшькә өлкәнрәк бер кыз башымны әйләндерде дә куйды. Бер ай йөрдек тә туй иттек. Кияүгә болай ашкынуын тизрәк гаиләле, балалы булырга теләве белән аңлатты.360704
-
31 май 2023 - 08:41Ялгызлык эчтән җимерә Психология ягыннан карасак, лидер хатын-кыз темасы ике яклы. Бер яктан, лидер тормышны үзе тарта, бар да яхшы кебек. Ә икенче яктан караганда, бу ханым яки туташның күңелендә ниләр бар икән, дигән сорау туа.61500
-
31 май 2023 - 09:24"Җиңүчегә бер миллион сум акча бирәселәрен белеп, елап чыктым" “Пятница” телеканалында узган “Умнее всех” тапшыруында катнашуы белән бер көн эчендә танылды ул. Казан кызы Карина Матыгуллина турында әйтүебез!100103
-
31 май 2023 - 11:18Үпкә саклап йөрмәгез: йолдызнамә (31 май – 7 июнь) Муеннан эшкә чумган булсагыз да атна кызыклы һәм нәтиҗәле үтәр. Планнарыгызны үзгәртергә әзер булыгыз – сезне күптән күрешмәгән кешеләр белән очрашулар көтә!178701
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика