16+

Балык Бистәсе районы өчен шатлыклы вакыйга: ике тулы автобус изге гомрә хаҗына юл тоткан

Балык Бистәсе районы өчен зур һәм шатлыклы вакыйга булган: ике тулы автобус изге гомрә хаҗына юл тоткан.

Балык Бистәсе районы өчен шатлыклы вакыйга: ике тулы автобус изге гомрә хаҗына юл тоткан

Балык Бистәсе районы өчен зур һәм шатлыклы вакыйга булган: ике тулы автобус изге гомрә хаҗына юл тоткан.

Барлыгы 98 кешедән торган бу зур төркем Казаннан Согуд Гарәбстанына, ислам дөньясының кадерле җирләренә  барып җитте. Башта Казан аэропортына автобуслар белән килделәр, аннан Гарәбстанга очтылар. 

Әлеге зур төркемне җитәкләүчеләр — Балык Бистәсе мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов һәм Балык Бистәсе районы Балтач авылының имам-хатыйбы Фердинант хәзрәт Хәкимов бу сәфәрдә хаҗиларга юл күрсәтүчеләр.

Сәфәрнең ничек оешуы турында Фердинант хәзрәт сөйләде. Ул гомрә хаҗына беренче тапкыр 2014 елда барган булган. Шуннан соңгы тугыз ел эчендә аңа карап күп кенә дин кардәшләребез изге җирләргә аяк баскан. Өч ел элек тормыш иптәше белән изге сәфәрдә булып кайткач, Фердинант хәзрәт авылдашларыннан да төркем җыя башлаган. Ел башында 40тан артык дин кардәшләребез инде уңышлы хаҗ кылып кайткан булганнар.
Фердинант хәзрәт үз тәҗрибәсен сөйләп, гомрәгә барырга теләүчеләрдә кызыксыну уяткан: «Үземнең социаль челтәрләрдә төркем бар иде, шунда гомрәне карарга теләүчеләргә кызыксындыру ниятеннән сәяхәтемне күрсәтеп бардым. Кешеләргә изге җирләрне күрсәткәч, аларның да барып күрү теләге уянды. Авылдан кешеләр: «Син барсаң, барабыз!» – диделәр. Шулай төркем җыелды һәм без Рамазан хәзрәткә мөрәҗәгать иттек. Аның белән бергә уңышлы сәфәр кылган бар иде инде», — ди ул.
Быел исә тагын да күбрәк — 98 кешене җыеп, гомрә хаҗына очтылар. Хаҗ өчен юлламалар Диния нәзарәте аша алынган.
Әлеге сәфәрнең хаҗилары арасында иң олы яшьтәге абыстайның 80 яшьтә булуы да сокландыра.
Авыл халкының бердәмлеге һәм оешканлыгы белән ялланган ике зур автобуска утырып, сәфәргә чыгар алдыннан алар Аллаһы йортында җыелып, намазлар укыганнар, чәйләр эчеп изге сәфәргә кузгалганнар.

Быел Аллаһы Тәгалә Фердинант хәзрәткә җитәкче булу насыйп иткән. Ул көн тәртибе һәм сәфәрнең төп максатлары турында болай дип сөйли: «Иң беренче чиратта, әлбәттә, гомрә кылырга килдек, бу — төп эш. Мәчеткә юлларны өйрәнәбез. Аннары экскурсияләр була, изге җирләргә, тауларга, диңгезләрне күрергә насыйп була, ИншаАллаһ. Догалар кылу – килүебезнең төп эше. Без аларны туганнарыбыз, райондашларыбыз, гомумән, бөтен кеше өчен кылабыз. Барысын да оештыручы, насыйп итүче, кабул кылучы – Аллаһы Тәгалә үзе». Хаҗилар башта Мәккә шәһәренә юл тоттылар, аннары Мәдинәгә юнәләчәкләр. 

«Авылдашлар арасында дингә кызыксыну көчле, — ди хәзрәт, — узган елны бер автобус барса, быел ике автобус белән юлга чыктык». 
Озатып калучыларның күңелләре тулып, күз яшьләре белән калулары да бу изге юлның авыл халкы өчен никадәр мөһим булуын күрсәтә. Гомрәгә юл тотканнардан изге җирдә теләкләр теләп дога кылуны сорап калучылар да күп булган.

«Аллаһы Тәгалә киләчәктә изге җирләргә өчәр автобус белән барырга насыйп итсә иде», — ди Фердинант хәзрәт. Ике төркем 23 һәм 24 декабрь көннәрендә Казанга әйләнеп кайтачак.

Залинә Гыйлаҗиева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading