Балалар янга килеп нидер сөйләгәндә эшебез тыгыз булса, еш әйтелә торган сүзләребез бу.
Күпләребез нәкъ менә шул мизгелдә кичектереп була торган эшләрне читкә этеп торып, балаларыбызның әйтергә теләгән сүзен, сөйләргә кирәкле булган ниндидер вакыйгасын тыңларга ашыкмый. Янәсе, баланың сөйлисе килгән сүзе генә. Әмма бу сүзләр безгә генә бернинди әһәмияткә ия түгел кебек, чынлыкта, ул йә күптән борчыган проблемалары, йә күңелләренә сыеша алмаган шатлыклары яшеренгән һәм балага моның белән иртәгә дә, бер сәгатьтән дә түгел, ә нәкъ менә хәзер, шушы мизгелдә бүлешү кирәк.
Күркәм динебез бала психологиясен өйрәнүдә маяк булып тора. Аның хикмәте таң калдырырлык. Ислам дине баланы шәхес итеп күрергә өйрәтә һәм шул рәвешле әти-әниләргә шәхес тәрбияләүдә ярдәм итә. Бер очракка гына күз салыйк. Берьюлы пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм баласын үзе янына дәшүче хатынны күргән. Ул хатын баласына: “Габдулла, яныма кил әле. Мин сиңа бер әйбер бирәм”, – дип дәшкән. Расүлуллаһ аннан: “Син аңа нәрсә бирергә теләгән идең?” – дип сораган. Ул: “Хөрмә җимеше”, – дип җавап биргән. Моңа Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Әгәр син аңа бернәрсә дә бирмәгән булсаң, Аллаһ каршында ялганчы булыр идең”, – дип әйткән.
Расүлебез тикмәгә генә мондый сүзләр әйтмәгән, билгеле. Ул әти-әниләрнең балаларны еш кына “әйбер бирәм” дип чакырып, соңыннан берни бирмәүләрен исәптә тотып шулай дигән. Һәм менә бу күренеш, кызганычка, бик еш таралган. Шуңа да күркәм динебез буенча “Бу бала гына әле” дип карамаска, “бирәм”, “эшлим” дип вәгъдә бирдек икән, баланы алдамаска кирәк.
Балалар гөнаһсыз җан ияләре, риясыз, эчкерсез затлар. Аларның күңеленә начарлык үтеп кермәгән әле. Бу дөньяны да, анда булган өлкәннәрне дә матур итеп, үзләренә үрнәк итеп күрәләр, аларга сокланалар. Менә шушы сабыйлардан безгә – олыларга әле күп нәрсәләрне өйрәнергә була. Бары тик аз гына игътибарлы булу кирәк. Балаларыбыз үсә-үсә олыларны – олы, кечеләрне кече итә белә торган шәхесләр булып формалашсын, аларның шушы табигый ихласлыклары саклансын өчен, кечкенәдән яратылып үсәргә тиеш. Һәм бу безнең бурычыбыз.
Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм балаларны бик тә ярата, аларны олылый торган иде. Гайшә радыяллаһу ганһәдән болай дип риваять ителә: “Бәдәви гарәпләреннән булган кешеләр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм янына килеп: “Сез балаларыгызны үбәсезме?” – дип сорады. Расүлуллаһ, әйе, дип җавап бирде. Алар исә: “Аллаһ белән ант итәбез, без аларны үпмибез”, – дип әйттеләр. Шуннан соң Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Аллаһы Тәгалә сезнең йөрәкләрегездән мәрхәмәтлелекне алгач, мин нәрсә эшли алам?” – диде” (имамнар Әл-Бохари, Мөслим).
Бала күңелен күрә алу, аны шатландыру, хакын хаклау бик тә мөһим. Тик моны баланы иркәләп бозу, бар теләгәнен үтәп, булганның кадерен белми торган итеп үстерү белән бутарга ярамый. Һәрнәрсә үз урынында һәм тиешле дәрәҗәдә башкарылса гына татлы җимешләрен бирер.
Айсылу Юлдашева
Фото:/freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар