16+

«Бер секунд та көтә белмибез»: ни өчен кешеләр сабырлыгын югалта?

Тизлек дөньясында яшибез. Вакыт та, шуңа ияреп тормыш агышы да тизләнгәннән-тизләнә бара.

«Бер секунд та көтә белмибез»: ни өчен кешеләр сабырлыгын югалта?

Тизлек дөньясында яшибез. Вакыт та, шуңа ияреп тормыш агышы да тизләнгәннән-тизләнә бара.

Смартфоннар, социаль челтәрләр, курьер хезмәтләре һәм «бер тапкыр бас, шунда ук ал» кебек ярдәмчел системалар – барысы да заман тизлегенә исәпләнгән. Бу җәмгыятьтә дә үзгәрешләргә китерә. Тизлек дигәнең кешелекнең мәңгелек хәзинәсе булган сабырлыкны да оныттыра.

Тизлек заманы кешенең холкын үзгәртеп, аны үз колы итә. Интернеттагы «бит»ләрнең берничә секундка соңарып ачылуы да кайчак ачуны чыгарырга мөмкин. Без теләсә кайсы эшне бик тизрәк башкарырга, шул секундта ук яхшы нәтиҗәгә ирешергә телибез. Кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләрдә дә нәтиҗәнең тиз булуын көтәбез. Барысын да тиз арада алырга, барысына да бик тиз ирешергә кирәклекне искәрткәндәй, безне замана тизлеге ашыктыра. Шундый шартларда кешелекнең иң кыйммәтле сыйфатларыннан берсе булган сабырлык онытыла, аның әһәмияте югала. 

Сабырлык – тетрәнү-стрессның, шик-борчуларның даруы. Психологлар әйтүенчә, заманның иң зур проблемаларыннан берсе – тизлеккә бәйле стресс. Социаль челтәрләрдә башкаларның «идеаль» тормышын күргән кешеләр арасында үз тормышының да тиз арада шул дәрәҗәдә булуын теләүчеләр, шуңа ирешү өчен көне-төне эшләүчеләр аз түгел. Нәтиҗәсе билгеле: даими арыганлык, ризасызлык һәм күңел төшенкелеге. 

Ә сабырлык дигәнең, киресенчә, безгә вакытны дөрес бәяләргә, кечкенә адымнарның зур нәтиҗәгә китерүен аңларга һәм хыялдан аерылып, хәзерге мизгелдә яшәргә өйрәтә. Сабыр кеше юлында очраган һәр уңышсызлыкны тормыш тәҗрибәсе дип тыныч кабул итеп, акрынлык белән үз максатына барырга өйрәнә. 

Сабырлар ызгыш-конфликтка азрак керә, уйламыйча җавап кайтармый, вазгыятьне анализлый белә, стресска чыдам була, көтелмәгән кыенлыклар туганда каушап төшмичә дөрес карарга килә, хис-эмоцияләр дулкынында калып хата ясаудан саклана. 

Бүген гаиләләрнең таркалуы яки дуслар арасындагы аңлашмаучанлык еш кына кешеләрнең бер-берсен тыңларга сабырлыклары җитмәүдән килә. Без каршыбыздагы кешенең сүзен бүлдермичә ахыргача тыңларга, аның фикерен аңларга омтылмыйбыз. Сабырлык ул – башкаларга үзгәрергә вакыт бирү һәм аларның хаталарын аңлый белү. 

Сабыр булу, түземлелек күрсәтү – динебездә дә иң олы сыйфатларның берсе. Аллаһы Тәгалә Коръәндә күп мәртәбәләр сабыр кешеләрне мактый: «Әй, мөэминнәр! Сабырлыкка һәм намазга таянып ярдәм сорагыз. Дөреслектә, Аллаһ – сабыр булучылар белән» («Бәкара» сүрәсе, 153 нче аять). «Сабыр итүчеләргә хисапсыз әҗерләр бирелер» («Зүмәра» сүрәсе, 10 нчы аять). «Аллаһ сабыр булучыларны ярата» («Гыймран» сүрәсе, 146 нчы аять). Бу аятьләр безгә шуны аңлата: сабыр кеше беркайчан да ялгыз түгел, Аллаһы – аның белән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Сабырлык ул – балкыш (нур)» (Мөслим риваяте).

Иң кызганычы, балаларыбызны сабырлыкка өйрәтми башладык. Киресенчә: бала еласа, шунда ук теләгәнен бирәбез, көтәргә өйрәтмибез. Нәтиҗәдә бала сабырсыз булып үсә. Ул үзе теләгәнне шул ук мизгелдә алырга күнегә, моны шулай тиеш дип уйлый. Киләчәктә андый кеше авырлыклар каршында сынарга мөмкин, чөнки сабырлыкка өйрәнмәгән. Ә сабырлык нәрсә бирә соң? Сабыр кеше авырлыкларны җиңелрәк кичерә, төпле карарларны ашыкмыйча кабул итә, башкалар белән яхшы мөнәсәбәттә кала белә. Иң мөһиме, Аллаһ каршында зур дәрәҗәгә ирешә.

Ничек сабыр булырга? Сабырлык – тумыштан гына бирелми, үзеңдә аны тәрбияләргә кирәк: намазны ашыкмыйча һәм озын сүрәләр кушып укырга тырышырга. Телефонны сәгать саен тикшермәү дә сабырлыкны арттыруның бер ысулы. Авыр сүз әйтсәләр дә түзеп калырга тырышырга кирәк. Бер хикмәт иясе: «Әйтми калган сүзләргә үкенгәнем булмады, ә әйткән сүзләргә бик күп тапкырлар үкенгәнем булды», – дигән. Балаларны да көтә белергә, түзәргә өйрәтү хуплана. Мисалга, балаң яңа телефон сораса, икенче көнне үк алып бирмә. «Телефоның эшли бит әле. Шуның белән йөреп тор.

Әгәр уку елын әйбәт билгеләргә тәмамласаң, алып бирермен» яки «Коръәннән 15 сүрә ятласаң алырмын», – дип әйт. Бу баланы сабырлыкка да өйрәтә, үз алдына билгеле бер максат куеп, шуңа ирешү өчен яхшы этәргеч тә була. 

Димәк, сабырлык – көчсезлек түгел, киресенчә, көчлелек билгесе. Бүгенге ашыгу заманы безне бу сыйфаттан ераклаштыра, ләкин мөселман кешесе өчен сабырлык һәрвакыт мөһим булып кала. Табигать бизәге булган нәфис чәчәкләр дә бер төн эчендә генә үсеп чыкмый. Үсү өчен аларга кояш, су, вакыт һәм тиешле шартлар кирәк. Онытмыйк, сабыр кеше дөньяның ачкычына ия. 

Раил Фәйзрахманов

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Әссәләмүгаләйкүм.Әлмәт Җәмигъ мәчете хәзер икенче кыяфәттә. Аны Татнефть яңача үзгәртте.

    Мөһим

    loading