Карагыз, нинди күркәм хәдис, изге гамәлләргә салкын карап, ялкауланып ятканда, шуны искә төшерик: кешенең проблемасын хәл итеп, без үз проблемабызны хәл итәбез икән, кемнеңдер әҗәтен капласак, Раббыбыз безнең финанс хәлебезне уңай якка үзгәртергә ярдәм итәчәк, һәм, иң мөһиме, кардәшенә ярдәм итүне туктатмаса, Аллаһ бу бәндәсенә ярдәм итүдән туктамас – менә шуны истән чыгармыйк!
Шундый хәлләр дә булгалый: күп кенә хәерле эшләр кыласың, ниндидер ярдәм күрсәтергә ашыгасың, әмма моны адәм балалары күрми, хәтта рәхмәт әйтергә дә оныталар. Ләкин андыйларның рәхмәтсезлеге өчен һич тә кайгырырга кирәкми, чөнки Раббыбыз, безне тынычландырып, Коръәндә болай ди: «Хәерле, изге гамәлләрнең ниндиен генә эшләсәгез дә, һичшиксез, Аллаһ – аны Белүче. Ул – кылган изгелекләр өчен әҗер-савапларын бирүче («Бәкара» сүрәсе, 215нче аять). Димәк, кеше күрмәсә дә, Аллаһ бар эшләгәнне күреп тора һәм безне, барыбер, әҗерсез калдырмый. Һәм, иң мөһиме, гел яхшылыкка омтылган, игелек кылуда ярышкан кешеләрне Ул «Дөреслектә, Аллаһ әмерләрне җиренә җиткерүчеләрне һәм изгелекләр кылучыларны ярата» («Бәкара» сүрәсе, 195нче аять).
Игелекле гамәлләр кылып, Раббыбызның яратуына ирешергә тырышыйк. Аллаһ безгә карата Рәхимле булсын һәм хата-кимчекләребезне гафу кылсын өчен, үзебезне генә кайгыртып түгел, ә башкаларга да файда китереп, ярдәм күрсәтеп яшәргә кирәк «Дөреслектә, изге гамәлләр кылучыларга, Аллаһның рәхмәте якын» («Әгъраф» сүрәсе, 56нчы аять).
Мөселманның төп хыялы һәм максаты булган җәннәт – ялкауланып, үзе өчен генә яшәгән, башкаларны бар дип тә белмәгәннәргә түгел, ә киресенчә, иганәчелек белән башкаларның мохтаҗлыгын каплаган, ярдәм кулы сузган мөэминнәргә насыйп булачак: «Бу дөньяда яхшылык (изгелек) кылучыларга яхшылык булыр. Ә инде ахыйрәт йорты – тагын да яхшы хәерлелек! Тәкъва бәндәләрнең ахыйрәт йорты (җәннәт) бигрәк күркәм! Алар (тәкъва бәндәләр) агачлары астыннан елгалар агып торган Гаден җәннәтләренә керәчәкләр. Алар өчен анда ни теләсәләр, шул булыр. Аллаһ тәкъва бәндәләрен шулай итеп бүләкләр – Фәрештәләр аларны (тәкъва бәндәләрне), яхшы хәлләрендә, җаннарын алып, вафат иттерерләр. Алар (фәрештәләр) тәкъва бәндәләргә: «Сәламүн галәйкүм! Тынычлык һәм иминлек булсын сезгә! Кылган изге гамәлләрегез өчен, сез җәннәткә керегез!» – дип әйтерләр» («Нәхел» сүрәсе, 30нчы-32нче аятьләр).
Раил Фәйзрахманов
Фото: freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар