16+

Диннән битлек ясаучылар арткан икән

Авылыбыз өстендә яңа туган айны күрдем. Ул шундый матур, шундый якты иде, төне буе йокы аралаш өй тәрәзәсеннән дә күзәттем әле мин аны.

Диннән битлек ясаучылар арткан икән

Авылыбыз өстендә яңа туган айны күрдем. Ул шундый матур, шундый якты иде, төне буе йокы аралаш өй тәрәзәсеннән дә күзәттем әле мин аны.

Ай янында иң якты таң йолдызы жемелдәп янды. Таң йолдызын иртәнге кояш яктылыгына кадәр сүнми балкыганга шулай атаганнардыр инде. Ә мин аны айның тугры дусты итеп күрдем. Чөнки таңга кадәр күктә бер йолдыз да калмаган иде инде. Ә таң йолдызы һаман әле айга карап яна бирде. 

Әй, бу жиһан, әй бу тормыш. Галәм киңлекләрендә дә без үрнәк алырлык күренешләр житәрлек бит, дусларым. Ә без нишлибез сезнең белән, адәмнәр ни кылана хәзер бу дөньяда. Мәңгелеккә бергә булырга биргәннәр вәгъдәләренә тугры калмыйча, сөйгән ярларны башкага алмаштыралар, кайчандыр бер гаилә булып берләшкән парлар бер-берсенә хыянәт итеп, үз балаларын ташлап, башка чит гаиләгә дә чыгып китүчеләр аз түгел. Нишлибез без? Кешеләргә бирелгәң иң төп сыйфат уйлау сәләтен кайчан югалттык икән соң?

Намус, вөждан төшенчәсенең бер дә кыйммәте калмадымы икән соң хәзерге заманада?! 
 Калгандыр, кешелек сыйфатларын югалтмыйча, хисләр ташкынына каршы торырлык үз акылы бар кешеләр дә яши безнең белән бергә. Тик аларның саны елдан-ел кими бара шул. Иң аянычы менә нәрсә икән бит! 

 Ярдәмләшү, туганлыкны өстен кую иң беренче урыннарда тормыйм шул хәзер. Комсызлык, көнчелек мәйдан яулап бара. Шул ук вакытта күзгә күренеп дин юлына басучылар да бик күбәеп китте. Бәлки аларда чын кеше сыйфатлары яшидер дип уйлаган идем, булмады. Алар арасында да битлек артында чын йөзләрен яшереп, диннән битлек ясаучылар арткан икән. Аллаһы Тәгалә ничек бу кыланмышларыбызны кичереп бетерә торгандыр дисәм, чыдый алмаганга шундый медицина жиңә алмаган авырулары белән куркытып карыйдыр.

 Ә без һаман тукталып уйланмыйбыз. Заман да әле иртәгесен уйламыйча, бүген кем ничек булдыра ала шулай яшәп калырга тырышабыз. Ә бит уйланырга вакыт табарга кирәктер. Тормышның, яшәешнең төп асылын анлап, бераз булса да мәрхәмәтлерәк булырга кирәкмиме икән соң безгә. Ялгансыз, гайбәтсез, бер-беребезне хөрмәт итеп яшик әле. Үзгәрешлэр үзебез өчен дә яхшы якка гына булырына ышанам. Адәм булып туганбыз икән дөньялыкта кеше булып яшик инде!

Гөлнар Әхмәтҗанова. 
Чүпрәле районы, Иске Ишле авылы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading