16+

Арчада кабат янгын: Коръән генә исән

Арча районының Пешәңгәр авылында яшәүче Чумаковлар гаиләсе 27 июнь таңын хәсрәт кочагында каршылый.

Арчада кабат янгын: Коръән генә исән

Арча районының Пешәңгәр авылында яшәүче Чумаковлар гаиләсе 27 июнь таңын хәсрәт кочагында каршылый.

Йортларына веранда ягыннан ут кабу сәбәпле ишектән чыгу юлын төтен чорнап ала. Хәлләренең мөшкел икәнлеген аңлап, гаилә башлыгы тәрәзәгә ташлана – берәм-берәм урам якка сикерәләр, ләкин анда яңа бәла каршы ала...

- Мин болай да көн саен бик иртә торырга гадәтләнгән, өченче яртыдан аякта, кем әйтмешли. Терлекләрем күп, шуңа иртә ятам, иртә торам, алты сыерыбыз гына бар. Ул көнне дә, гадәттәгечә, өченче яртыда ук уянган идем, тик йокыдан гына айный алмыйча яттым. Өч тулып, унбиш минутлар тирәсе иде, ишетәм, колакка шарт-шырт иткән тавыш керә, нидер улый – самолет тавышы сыман, әллә давыл кубарга җыенамы соң дип тәрәзәгә килсәм – пыяласы парланган. Аш-су бүлмәсенә чыгып, тәрәзәдән карадым, арт яктан инде кап-кара төтен күтәрелә иде. Верандага чыга торган ишеккә генә сугылуым булды алдыма счетчик килеп төште, үзе яна. Ишекне тиз генә яптым да, өйдәгеләрне уяттым. Олы улым Альберт, аңа 32 яшь, гаиләсе белән безнең янда тора, киленебез оныклар белән кодагыйларга кунакка, кем әйтмешли, утырмага киткән иде. Гөлия кызым белән Альмир улым киченнән генә Казаннан кайткан иделәр. Тиз генә хатыным Миләүшә белән балаларны йокыдан уяттым, – ди Роберт абый. 

Ишектән чыгарлык түгеллеген аңлаган гаилә башлыгы тәрәзәгә ымлый. Берәм-берәм сикерергә кала. Роберт әфәнде үзе алдан чыгып, хатынын тәрәзәдән күтәреп ала да, арт якка йөгерә. Гөлия исә тәрәзәдән сикергәндә бер аягын сындыра, икенчесен нык кына имгәтә. 

- Гөлия балакаем аягына да баса алмады, аны ике буын туганыбыз хастаханәгә алып китте. Әле төпчеге Альмир да төзелештә аягын сындырып кайткан иде, чүп өстенә чүмәлә булып, шушы кайгы да өелде, – ди Роберт әфәнде. 

Чумаковлар йортына ут капканын үзләреннән алда авылдашлары күреп ала.

- Тау башындарак торган йортта яшәүче авылдашыбыз Илнарга шалтыратып, сиңа хәбәр бирделәрме соң, бар әле, Роберт абыйлар өеннән бик каты төтен күтәрелә дигән. Ә без әле йоклап ятабыз! Ярый әле авыл халкы үзара акча җыелышып, янгын сүндерә торган ике җайланманы сатып алып, аны ике тракторга көйләп куйган идек.

Миләүшә шул ике тракторны йөртүче Илнар белән Айратка шалтыратканда алар инде бездәге хәлләрне беләләр иде, яшен тизлеге белән килеп тә җиттеләр. Шунсыз ике күршене саклап калып булмас, безнең белән бергә күршеләр дә янар иде, – ди Роберт әфәнде. – Быел гына зал ягына ремонт ясадык. Залдагы стенканы улларым верандага чыгарып тезделәр. Мин бит инде үзем ай ярымнан бирле верандада йоклыйм, Аллаһы рәхмәте белән, ул көнне ялгышып кына өйдә йокладым.

Менә гомерең бетмәгәч... Ул кичне кызым сәгать тугызынчы яртыда ук йокларга яткан. Альберт та өйләнгән ир, вакытында ятып йоклый бит. Альмирга 22 яшь, ул клубтан төнге сәгать икеләрдә кайткан. Арт якка чыгып кердем, ят ис сизмәдем, ләкин өйдә ут юк иде, сезне уятмас өчен, аяк очларына басып кына кухняга кердем дә, телефон яктысында гына чәй эчтем ди. Ярты сәгатьтән шушы хәл менә... Гомере буе җыйган мал-мөлкәт бер төн эчендә янып юкка чыкты, өйдән бер нәрсә дә алып чыга алмадык. Сарай белән гараж кына уттан имин калды.

Бердәнбер исән әйбер – Коръән! Көл астыннан килеп чыкты, читләре генә көйгән. Хатыным биш вакыт намазда, дога китаплары күп иде аның, берсе дә калмаган, ә менә Көръәнгә утның кодрәте җитмәгән! Верандада лар суыткычы тора иде, беренче булып шул лар суыткычы торган җирдән яна башлаган диделәр. Соңгы арада гына да бу шундый дүртенче очрак икән. Лар суыткычына кызыгабыз кызыгуын да, аның арты бик кыза диләр... Сак булыйк, Аллаһы хәсрәтләр имин итсен, – ди Роберт абый. 

Алар әлегә аптырашта. Нигез ташларыннан кала, янгын калдыклары барысы да чүплеккә түгелгән. Яңа йортны шушы урынга күтәрерләрме, урынын алыштырырлармы, әлегә уйлыйлар. Ә без хәлебездән килгән кадәр Чумаковлар гаиләсенә ярдәм итсәк иде. Ил төкерсә, күл булыр, дигән борынгылар. Альмирның телефоны – 8 (927) 442-92-56(сбербанк, комментарий язарга да онытмыйк). 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading