16+

Гөнаһларны гафу итүне сорауның фазыйләте

Ислам динендә кешенең иминлектә яшәве турыдан-туры «истигъфәр» белән, ягъни Аллаһтан гөнаһларны гафу итүне сорау белән бәйле.

Гөнаһларны гафу итүне сорауның фазыйләте

Ислам динендә кешенең иминлектә яшәве турыдан-туры «истигъфәр» белән, ягъни Аллаһтан гөнаһларны гафу итүне сорау белән бәйле.

«Истигъфәр» белән гөнаһлар һәм хаталар кичерелә, ризыкка бәрәкәт иңә. 
Аллаһ Тәгалә Коръәндә: «Аллаһтан гөнаһларны гафу итүне сорагыз. Дөреслектә, Аллаһ Гафу итүче, Рәхимле Зат», – ди (Бәкара – 199).
«Истигъфәр»ның асыл мәгънәсенә тукталсак, ул – тел белән Аллаһтан гафу итүне сорау һәм йөрәк белән гөнаһ кылмыйм дип сүз бирү. Әгәр дә кеше теле белән «Әстәгъфируллаһ» (Аллаһтан гафу итүне сорыйм) дип әйтеп, йөрәге белән шул гөнаһны киләчәктә кылырга теләсә, аның истигъфәры файдасыз булачак.
Кеше һәрвакытта да Аллаһтан гафу сорарга тиеш, хәтта гөнаһ кылмыйча яшәсә дә. Чөнки истигъфәр кылу ул Аллаһка якынайтучы, җәннәткә алып баручы бер гамәл булып санала.

Аллаһ Тәгалә Коръәндә истигъфәр кылуның хәтта өстен вакытын да күрсәтә. «Сәхәр вакытында истигъфәр кылучылар  - Аллаһтан гафу сораучылар» (Әли Гыймран – 17). «Сәхәр вакытында алар Аллаһтан гафу сорыйлар» (Зәрият – 18).

Гарәп телендә «сәхәр вакыты» төннең ахыргы алтынчы өлешен аңлата. Аятьтә телгә алынган әлеге кешеләр төнлә белән тәһәҗҗүд намазын укыйлар һәм соңыннан Аллаһтан гафу итүне сорыйлар. Менә шушы гамәлләре сәбәпле алар Аллаһ каршында олуг дәрәҗәгә иреште. Шуңа  Аллаһ Тәгалә аларны хәтта мактап Коръәндә искә алды. Әнәс ибн Мәлик шулай ди: «Сәхәр вакытында безгә җитмеш тапкыр истигъфәр кылу әмер ителде». 

Әгәр дә кеше нәфес теләгенә бирелеп, берәр гөнаһ эшләсә, шул ук вакытта истигъфәр кылырга тиеш. Бәлки, Аллаһ Тәгалә аның гөнаһысын гафу итәр. Аллаһ Тәгалә шулай ди: «Кем дә кем башка кешегә начарлык эшләсә яки үзенә гөнаһлар эшләп, золымлык кылса һәм соңыннан Аллаһтан гафу итүне сораса, Аллаһ Гафу итүче, Рәхимле Зат» (Нисә – 110).

Әгәр дә кеше даими истигъфәр кылса, Аллаһ Тәгалә аңа хәерле нәрсәләр бирә, мал-мөлкәтенә бәрәкәт иңдерә һәм аны бәла-казалардан саклый. 
Истигъфәр кылу Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтен җәлеп итүче сәбәп тә булып тора. Аның рәхмәте үз эченә бик күп мәгънәләрне ала. Шулардан, мәсәлән, бәла-казалардан, сынаулардан саклавы, тормыш алып бару өчен байлык бирүе, тәнне сау-сәламәт кылуы, дошманнарның зарарыннан имин кылуы, күңелгә тынычлык иңдерүе, хәерле хатын һәм балалар бүләк итүе, кыямәт көнендә гөнаһларны гафу итеп җәннәткә кертүе. Болар бөтенесе дә Аллаһның рәхмәтенә керә. Даими истигъфәр кылучы кешегә Аллаһ Тәгалә шушы нигъмәтләрне бирә.

Бу санап кителгән нәрсәләргә дәлил буларак әлеге аятьне дә китерергә мөмкин: «Раббыгыздан гөнаһларны гафу итүне сорагыз һәм Аңа гөнаһлардан туктап тәүбә итегез. Шул чакта Ул сезгә билгеле бер вакытка хәтле хәерле нәрсәләр белән файдаланырга мөмкинлек бирәчәк һәм һәр хәерле гамәл кылучыга ахирәттә тиешле әҗер-савабын кайтарачак» (Һуд – 4).

Аятьтәге «Шул  чакта Ул сезгә билгеле бер вакытка хәтле хәерле нәрсәләр белән файдаланырга мөмкинлек бирәчәк» дигән җөмлә кешегә бу дөньяда рәхәтлек тудыручы, аны бәхетле итүче бөтен нәрсәне дә үз эченә ала.

Әгәр дә кеше Аллаһка даими истигъфәр кылса, Ул аңа авырлыктан чыгу юлын да күрсәтә. Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди:  «Кем дә кем күп истигъфәр кылса, Аллаһ аңа һәр авырлыктан җиңеллек бирә, һәр кысынлыктан чыгу юлын күрсәтә һәм көтмәгән җирдән аңа ризык бирә» (Ибн Мәҗәһ).

Әгәр дә мөселман кешесе Аллаһ Тәгаләдән кылган гөнаһлары өчен гафу итүне сорарга теләсә, аңа Мөхәммәд (с.г.с) өйрәтеп калдырган сүзләр белән истигъфәр кылу хәерлерәк. Бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.с) шулай ди: “Әллаһүммә әнтә Раббии ләә иләәһә илләә әнт. Халәкътәнии вә әнәә гәбдүк вә әнәә гәләә гәһдикә вә вәгъдикә мәстәтагътү. Әгүүзү бикә мин шәрри мәә сәнәгътү. Әбүү’ү ләкә бинигъмәтикә гәләййә вә әбүү’ү бизәнбии. Игъфир лии, фәиннәһү ләә йәгъфируз-зүнүүбә иллә әнт.

«Истигъфәрның иң зурысы шулай дип әйтү: «Йә Аллаһ! Син минем Раббым, Синнән башка гыйбадәт кылырга лаеклы зат юк. Син мине барлыкка китердең, мин Синең колың һәм мин булдыра алганча Синең әмерләреңне үтим вә әйткән вәгъдәңә ышанам. Мин сиңа кылган начарлыктан сыенам һәм Синең миңа биргән нигъмәтеңне таныйм. Шулай ук мин кылган гөнаһымны да таныйм. Мине гафу ит. Синнән башка беркем дә гөнаһларны гафу итми». 

Соңыннан Мөхәммәд (с.г.с) шулай диде: «Кем дә кем бу сүзләрне инанган хәлендә көндез әйтсә һәм кич җиткәнче үлсә, ул җәннәт әһеленнән булачак. Ә кем дә кем аны инанган хәлендә төнлә әйтсә һәм иртә җиткәнче үлсә, ул җәннәт әһеленнән булачак» (Бохари).

Аллаһ Тәгаләгә истигъфәр кылганда бер бик тә мөһим нәрсәгә игътибар итәргә кирәк. Кайбер кешеләр гөнаһ эшләгәннән соң «Әстәгъфируллаһ» дип әйтәләр, ләкин йөрәкләре белән шул гөнаһны тагын бер тапкыр эшләргә телиләр. Аларның йөрәкләрендә үкенү хисе, гөнаһтан туктау теләге юк. Бу ихластан әйтелгән истигъфәр булып саналмый. Мөселман кешесе нәфес теләгенә бирелеп берәр гөнаһ кылса, «Әстәгъфируллаһ»ны үкенеп, башка бу гөнаһны кылмыйм дигән ният белән әйтергә тиеш. Шулвакытта гына бу истигъфәрның файдасы булачак.

     Истигъфәр кылуның файдалары:
1. Аллаһтан гөнаһларны гафу итүне даими сорау яңгыр явуның бер сәбәбе булып  тора;
2. Аллаһтан гөнаһларны гафу итүне даими сорау  ризыкның,
байлыкның килүенә һәм артуына сәбәпче булып тора;
3. Даими истигъфәр кылу Аллаһ Тәгалә белән кеше арасында элемтә урнаштыра;
4. Даими истигъфәр кылу  гөнаһлардан туктарга ярдәм итә;
5. Даими истигъфәр кылу  кешедән шайтаннарны ераклаштыра;
6. Даими истигъфәр кылучы кешене Аллаһ Тәгалә ярата;
7. Даими истигъфәр кылу иманны куәтли;
8. Даими истигъфәр кылу кешегә шәһвәт теләге белән көрәшергә ярдәм итә;
9. Даими истигъфәр кылу кешенең җәннәткә керүенә сәбәпче булып тора.

Кайбер кешеләр «Әстәгъфируллаһ» дип әйтәләр, ләкин гөнаһтан туктый алмыйлар. Бозык гамәлләре аларның йөрәген каплаган. Шуңа күрә алар гөнаһлар колына әверелгәннәр. Тыелган гамәл белән очрашкан саен нәфес теләге аларны җиңә. Шул сәбәпле алар гөнаһ кылмыйча бер көнне дә уздырмыйлар. Менә шундый кешеләргә Ибраһим ибн Әдһәмнең әйтеп калдырган хикмәтле сүзләре бар.   

Бервакытны Ибраһим ибн Әдһәмгә бер кеше килеп шулай ди: «Әй Ибраһим ибн Әдһәм! Нәфесем мине гел гөнаһ кылырга котырта. Миңа күңелгә үтеп керерлек бер сүз әйт әле?»

Ибраһим ибн Әдһәм әйтә: «Әгәр дә нәфесең Аллаһка каршы килеп, гөнаһ кылырга котыртса, биш шартны үти алсаң,  кыл». 
Бу кеше әйтә: «Алайса миңа аның беренчесен әйт». 

Ибраһим ибн Әдһәм әйтә: «Әгәр дә гөнаһ кылырга теләсәң, Аллаһның ризыгын ашама».
Бу кеше әйтә: «Сүбхәнәллаһ! Бу ничек була соң? Бөтен ризыкта бит Аныкы».

Ибраһим ибн Әдһәм әйтә: «Син бик гаҗәп кеше икәнсең! Аллаһның ризыгын ашыйсың һәм Аңа каршы килеп, гөнаһ кыласыңмы?»
Бу кеше әйтә: «Алайса миңа икенче шартны әйт».

Ибраһим ибн Әдһәм аңа шулай ди: «Аллаһ барлыкка китергән җир шарында яшәмичә гөнаһ кыл».
Бу кеше әйтә: «Сүбхәнәллаһ! Мин кая гөнаһ кылыйм соң? Бөтен җир, күк Аллаһныкы бит!»

Ибраһим ибн Әдһәм әйтә: «Син бик гаҗәп кеше икәнсең! Аллаһның ризыгын ашыйсың, Аның җирендә яшисең һәм Аңа каршы килеп, гөнаһ кыласыңмы?»
Бу кеше әйтә: «Алайса миңа өченче шартны әйт».

Ибраһим ибн Әдһәм әйтә: «Әгәр дә гөнаһ кылырга теләсәң, Аллаһ күрми торган җиргә барып гөнаһ кыл». 
Бу кеше әйтә: «Сүбхәнәллаһ! Ничек мин Аннан яшеренеп гөнаһ кыла алыйм. Ул бит йокламый да һәм Аңа йокымсорау да тәэсир итми!»

Ибраһим ибн Әдһәм әйтә: «Син бик гаҗәп кеше икәнсең! Аллаһның ризыгын ашыйсың, Аның җирендә яшисең, кайда булсаң да Ул сине күрә, Аңа каршы килеп, гөнаһ кыласыңмы?»

Бу кеше әйтә: «Алайса миңа дүртенче шартны әйт».

Ибраһим ибн Әдһәм әйтә: «Әгәр дә яныңа җаныңны алу өчен үлем фәрештәсе килсә, аңа «минем әле үләсем килми» дип әйт». 
Бу кеше: «Бу мөмкин түгел, мин аны булдыра алмыйм, чөнки Аллаһ Тәгалә: «Әгәр дә аларның үлем вакыты килеп җитсә, алар аны бер сәгатькә кичектерә дә һәм ашыктыра да алмаячаклар», - ди» (Юныс – 49).

Ибраһим ибн Әдһәм әйтә: «Син бик гаҗәп кеше икәнсең! Аллаһның ризыгын ашыйсың, Аның җирендә яшисең, кайда булсаң да Ул сине күрә, үзеңә килгән үлемне дә туктата алмыйсың һәм син Аллаһка каршы килеп, гөнаһ кылырга телисеңме?»
Бу кеше әйтә: «Алайса миңа бишенче шартны әйт».

Ибраһим ибн Әдһәм әйтә: «Әгәр дә синең яныңа җәһәннәмгә алып китү өчен газап фәрештәләре килсә, син аларга «мин җәннәткә барам» дип әйт».
Бу кеше әйтә: «Мин моны эшли алмый. Минем аларга каршы торырга көчем җитми». 

Ибраһим ибн Әдһәм әйтә: «Син бик гаҗәп кеше икәнсең! Аллаһның ризыгын ашыйсың, Аның җирендә яшисең, кайда булсаң да Ул сине күрә, үлемне дә туктата алмыйсың, җәннәткә керү өчен газап фәрештәләренә дә каршы торырга көчең җитми һәм син Аңа каршы килеп, гөнаһ кылырга телисеңме?»
Соңыннан бу кеше үксеп елап: «Әй Ибраһим ибн Әдһәм! Мин Аллаһтан гөнаһларымны гафу итүне сорыйм, Аңа тәүбә итәм!» – дип әйтте һәм китеп барды.

Алмаз хәзрәт Сафин

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading