16+

Республика көненә багышланган бокс турниры

Безнең спортчылар Татарстан данын “йодрык” белән дә яклый.

Республика көненә багышланган бокс турниры

Безнең спортчылар Татарстан данын “йодрык” белән дә яклый.

Казанда Татарстан Республикасы көненә багышлап халыкара бокс турниры үткәрелә. Спорт чарасы  29 августта 17.00 сәгатьтә “Баскет-холл”да була.

– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов турнир оештыруны хуплады. “Республика көненә багышлагыз”, – диде. Бездә бокс популяр, республика буенча 120 бокс залы бар, 150 тренер эшли, 6 меңнән артык кеше бокс белән шөгыльләнә. Спортның бокс төрен үстерүгә ярдәмнәре өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт! – диде Татарстанның бокс федерациясе президенты Сергей Игнатьев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Казанга турнирга Үзбәкстан, Сербия, Танзания, Камерун дәүләтләреннән киләләр.

– Россия командасы составында Татарстаннан 9 спортчы чыгыш ясый. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт бокс клублары, ә Арчада хатын-кызлар бокс клубы көчле. Турнирда ир-атлар гына түгел, хатын-кыз боксчылар да көч сынаша. Безнең боксчы Гөлүсә Галиева Үзбәкстан спортчысына каршы чыгачак. Республикада 27 балалар-үсмерләр спорт мәктәпләрендә 3 мең бала бокс белән шөгыльләнә, – диде Татарстанның Спорт министрлыгы каршындагы спорт әзерлеге үзәге директоры Альберт Баһаветдинов.

 Турнирның промоутеры Сергей Завилейский сүзләренә караганда, Казанга турнирга килергә тиешле боксер Валерий Мясников бармагын сындырган, шунлыктан катнашмый. Гөлүсә Галиевага каршы торырга тиешле боксчы Сабрина Ван Дамм да килә алмый. Төркиядә гаиләләре белән ял иткәндә кызлары вирус йоктырып, авырый башлаган.

– Турнирны “Матч ТВ” эфирга чыгара. Казанның матур күренешләре күрсәтелә. Турнир да Казанны танытуга ярдәм итә, – диде Сергей Завилейский.

 – Татарстан өчен чыгыш ясавыма горурланам. Татарстан данын йодрык белән дә яклыйбыз, – диде бокс буенча Россия чемпионы Сергей Сергеев. 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading