16+

Быел гриппның нинди төрләреннән сакланырга кирәк?

Татарстанда гриппка каршы вакцинация башланды. Беренче чиратта прививка медицина хезмәткәрләренә, йөкле хатын-кызларга һәм балаларга ясала.

Быел гриппның нинди төрләреннән сакланырга кирәк?

Татарстанда гриппка каршы вакцинация башланды. Беренче чиратта прививка медицина хезмәткәрләренә, йөкле хатын-кызларга һәм балаларга ясала.

Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов хәбәр итте.

Медицина учреждениеләренә өч төр вакцина - «Ультрикс Квадри», «Совигрипп» и «Флю-М» кайтарылган. Алар нәтиҗәлелеге ягыннан әллә ни аерылмый. «Ультрикс Квадри» - дүрткомпонентлы вакцина, ул ике А һәм ике В грипп төреннән саклый. Әмма гриппның бер В төре инде күптән очрамый. Шуңа күрә “Совигрипп” һәм “Флю-М” актуаль булган өч грипп штаммы антигенын үз эченә ала. Дүрткомпонентлы вакцинаны исә аеруча куркыныч төркемендә булган балаларга һәм йөкле хатын кызларга ясала.

Дмитрий Лопушов сүзләренчә, бүгенге көндә 150 мең балага гриппка каршы прививка ясалган. Белгеч уку елы башланганчы саклану чарасын күреп калырга киңәш итә. Соңрак махсус бригадалар балалар бакчаларында, мәктәпләрдә дә эшләячәк.

Барлыгы быел 2,4 миллион татарстанлыга гриппка каршы прививка ясарга ниятлиләр, бу республика халыкының 60 проценты. Якындагы вакытта өлкәннәр өчен вакцинаның төп өлеше поликлиникаларга кайтачак. Һәр кеше паспорт һәм полисы белән мөрәҗәгать итә ала, алдан язылу таләп ителми.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading