- Согуд Гарәбстанына барып җитәрбез дип үзебез дә 100 процент ышанмадык. Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл генә кылдык дип әйтергә була. Бердән, хаҗга визаны өч ай алдан алып булмый, бер ай кала гына бирәләр. Без визасыз гына чыгып киттек. Аллаһ ярдәменнән ташламады. Юлда барганда бер генә тапкыр да чирләмәдек. Тауларда суыкта да, салкын җил астында да барырга туры килде. Арып йокыга талганда, иртәгә тора да алмам дип уйласак та, тәндә көч тоеп сикереп тора идек.
- Мондый зур сәфәрдә проблемалар чыкмый тормагандыр инде?
- Алар без көткәннән дә күбрәк. Иң беренчесе Кипрда булды. Паромнар булмаганга, Кипрдан Мисырга самолетта очарга туры килде. Карточкада акча бетте, кесәдә калган акчаларны, интернет аша билет алабыз дип, отельдә эшләүче бер кешенең карточкасына салдык, чөнки офис аша алганда кыйммәткә чыга. Әмма ул карточка белән проблемалар туды. Бер атнадан гына Каһирәгә барып җиттек, анда хәрби режим икән. Юлны велосипедта дәвам итәргә рөхсәт бирмәделәр. Яңадан билетлар алып, Шарм-әл-Шәехкә очтык. Аннан Иорданиягә паромда барырга уйладык. Иорданиянең Акаба шәһәрендә виза бирделәр, әмма биш минут утырып торырга куштылар. Менә шуннан маҗаралар башланды да инде. Өч сәгать утыргач, сәбәбен әйтми генә, сезне депортациялибез, диделәр. Төнлә кире Каһирәгә җибәрделәр. Анда хаҗ операторларына шалтырата башладык. Хаҗга бару өчен документларны иртәнгә кадәр генә кабул итәләр икәнлеге билгеле булды. Бер шалтыратуыбызда Дагыстан кешесенә чыктык.
Иртәгә безнең кеше Мәскәүгә документлар тапшырырга бара, паспортларыгызны шунда җибәрегез, ди. Хәрби режим булганлыктан, паспортны биреп җибәреп булмый, паспортсыз калсаң да төрмәгә тотып ябулары бар. Ничарадан бичара дигәндәй, Маратны полиция тотмасын өчен, чүлдәге бер караңгы авылга озатып, Мәскәүгә очтым. Туры рейс булмагач, Греция аркылы очарга туры килде. Мәскәүдә паспортларны тапшырдым, аванс итеп 45 мең сум бирдем. Тагын 120 мең бирәсе калды. Калган өлешен бирергә акча юк. Дагыстан кешесе, бүген түләмәсәгез, паспортларыгызны визага тапшырмыйм, ди. Мәскәүгә әйләнеп кайтуымны кешегә белдерәсе дә килми бит әле, хурландыра. Алай да дустыма хәлне сөйләдем дә, ул Казаннан акча җибәрде. Иртән исә арадашчы телефонын алмый. 45 мең дә, паспортлар да аңарда калды. Нишләргә, өч көн, өч төн йокламаган, елыйсы да, кемгәдер үпкәлисе дә килә. Әллә мошенниклар кулына эләктекме дип уйлыйм. Аптырагач, киңәш сорап, шәехкә яздым, ул бары өч сүз язган: Аллаһка зекер кыл. Төне буе зекер кылып чыктым. Кабат танышларыма шалтырата башладым. Дагыстандагы диаспораларга, әллә кемнәргә шалтыратып бетердем. Нәтиҗәдә паспортларны алып калган дагыстанлыга ниндидер бер абруйлы кеше чыгып, барысын да җайлады.
Комментарийлар