«Ярдәм». Исеменнән үк ниндидер җылылык, яктылык сирпелә, өмет сизелә. Аның ярдәмен тоючылар да аңа дога кылып, рәхмәт әйтүчеләр дә айлап кына түгел, көнләп арта.
Һәм алар үзебезнең Татарстан халкы гына түгел, бөтен ил буйлап таралган. Сүзем Казаныбыздагы шундый исемле мәчет һәм бик тә игелекле фонд турында.
Төбенә төшеп, ныклап уйлап карасаң, ислам – бик ярдәмчел дин. Бигрәк тә, авырлыклар алдында калган, тормышта абынган, адашканнарга ярдәм кулын сузу эчкерсез булышу хуплана. Бу хакта Коръәни Кәримдә дә, хәдисләрдә дә кат-кат әйтелә. Үзенең һәр адымын, эшен Аллаһ ризалыгы өчен кылып, кешеләргә ярдәм итүне төп максат итеп куйган “Ярдәм – Помощь” гомуммилли хәйрия фонды – журналистларның да якын дусты. Һәр идеяләрен, һәр яңалыкларын каләм ияләре белән уртаклашу матур гадәткә әйләнде. Бу хезмәттәшлек ике як өчен дә файдалы. ”Ярдәм” мәчетенә тернәкләнү узарга килгән кешеләр арасында нинди генә язмышлылары юк, теләсәң, китап язарлык. Нәрсә язарга аптыраган журналистлар өчен кызыклы гыйбрәтле тема да табып бирү әле бу.
Әле күптән түгел генә шундый очрашу тагын булды. “Ярдәм” фонды узган 2025 елга йомгак ясау, уңышлары һәм киләчәк планнары белән таныштыру өчен журналистларны мул сыйлы табын артына зур сөйләшүгә чакырды. Шунда булу миңа да насыйп булды. Хәзер бу хакта сөенеп сезгә дә җиткерәм. Бигрәк тә, киләчәккә карап, балаларны уйлап эш итәргә тырышулары куанычлы. Әйе, максатлары изге. Макса- һәм бурычлар турында фондның җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов җиткерде. Балтач районы Борбаш авылында эшләп килүче мәдрәсә, шул ук районның Түнтәр авылында ачылачак кызлар пансионаты шуны истә тотып төзелә икән бит. Тагын Апас бистәсендә “Заһретдин” малайлар пансионаты да төзелеп бетеп, инде бизәү эшләре дә төгәлләнеп килә, ди. Әлеге комплекс 40 балага исәпләнгән.
“Ярдәм” дигәч тә иң башта күз алдына күрмәүчеләргә булышу килә. “Сөләйман” мәчетендә дистә еллар элек нәкъ шулай башланып киткән иде ул. Ә хәзер әлеге фонд ярдәмгә мохтаҗ һәркемгә булышуны үзенең иң зур бурычы дип саный. Терәк-хәрәкәт аппараты бозылган кешеләр, тәгәрмәчле инвалид арбасында булучылар да “Ярдәм” мәчетенең ишеген еш ачып керә һәм анда җанына да, тәненә дә дәва таба. 3 курста 75 кеше. Алар “Бер-беребезгә ярдәм итәбез” шигаре белән яшәп, игелеклелек вирусы йоктырган. “Йөрәк белән күререргә һәм ишетергә” дигән курслар 5 тапкыр уздырылган. Аларда күрмәүче һәм начар күрүче 175 кеше тернәкләндерү үтеп тормышта уз урынын табарга өйрәнгән һәм иң сөендергәне, Аллаһка якынайган. Ватанны саклаучылар гаиләләренә ярдәм курсларында шундый 10 гаилә: хәрбиләрнең хатыннары, аналары, балалары, барлыгы 20 кеше ярдәм алган. Никадәр яралы язмышлыларның йөрәкләрен бәйләгәннәр! Бу игелеккә сокланмый мөмкин түгел. География дә елдан-ел киңәя. Хәзер алар арасына Кырым Республикасы да керде.
Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне физкультура спорт белән дә дуслаштыралар биредә. Моның өчен бөтен шартлары уйлап оештырылган “ДАН” инклюзив-спорт сәламәтләдерү комплексы бар. Узган ел анда шөгыльләнүчеләр саны ике тапкыр арткан. Даун синдромы белән авыручы балаларның үз футбол командасы бар хәтта. Алар республика Рәисе тарафыннан грант ярдәме дә алганнар. Нәтиҗәдә, Казанда өч Бөтенроссия турниры үткәрелгән. Бу хакта үз эшенең остасы яшь белгеч Айгөл Рәимова бик тәфсилләп сөйләде. Аларның барысын да язсам, газета бите дә җитмәс.
Тиздән Рамазан. Барлык мөселманнар да ел буе көтеп алган һәрбер игелекле гамәлнең савабы күпкә арта торган ай җитә. Димәк “Ярдәм” фондына ихлас ярдәмнәрен киңәйтергә, тирә-юньдәгеләрне шатландырып, исламның төп асылы игелек икәнне аңлатырга насыйп булачак. “Бирсен Ходай!”– диик.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар