Улыбыз өйләнергә ниятләгәч, ике як та килешеп, никахны июль ае башына билгеләгән идек. Әмма бер танышыбыз: “Ике гает арасына туры килә бит, бу вакытта никах укытырга ярамый”, – дип күңелебезгә шик салды. Дин буенча ике гает арасында никахлашу чыннан да тыела микәнни?
Скопировать ссылку
Улыбыз өйләнергә ниятләгәч, ике як та килешеп, никахны июль ае башына билгеләгән идек. Әмма бер танышыбыз: “Ике гает арасына туры килә бит, бу вакытта никах укытырга ярамый”, – дип күңелебезгә шик салды. Дин буенча ике гает арасында никахлашу чыннан да тыела микәнни?
Ислам динендә “ике гает арасында никахлашу тыела” дигән кагыйдә юк. “Ярамый” диючеләр бу очракта шәригать хөкемнәренә түгел, ә төрле имеш-мимешләргә таяна. Дөреслектә исә Коръәндә дә, хәдисләрдә дә Ураза һәм Корбан гаетләре арасында никахлашу хәрам дигән тыю юк. Киресенчә, мәгълүм булганча, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең Әбү Бәкер кызы Гайшәгә Рамазан аеннан соң килүче Шәүвәл аенда никахланганы билгеле.
Комментарийлар
0
0
Соңгы вакытларда диндә артык "белемле" бәндәләр күбәйде. Никах мәҗлесе турында бик дөрес мәгьлүмат бирелгән. Ә никах укытмыйча, загс мөһере белән генә яшәүчеләр, әлбәттә зина кылып яшәүчеләр була. Никахсыз яшәүче гаиләләрнең тормышларында бәрәкәт тә, тынычлыкта булмый. Шуннан нык сакланырга кирәк, аллаһ сакласын! Минем ирем крәшен кешесе(христиан дине әһеле) иде. Без никах белән 35 елдан артык гомер кичердек. Ул ислам динен кабул итмәсә дә, аны хөрмәт итеп, санлап яшәде. Загс мөһере бит ул, дөнья тормышы өчен, балалар закон нигезендә әтиле булып үссеннәр өчен һәм аерылыша калганда суд карары белән мал бүлү өчен кирәк. Гаилә нигезе нык, тотрыклы, бәрәкәтле, бәхетле булсын өчен аллаһ тарафыннан бар кылынган НИКАХ кирәк. Чөнки адәми затларга башта никах күктә укыла. Никах турындагы мәгьлүматны дини әсбаплардан тулысынча укып була. Дин буенча сораулар булса, мәчеттәге имамнарга мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм. Яисә интернеттан да алып була җавапларны.
0
0