2025 елда Татарстан диния нәзарәте, барлык мөхтәсибәтләр һәм мәдрәсәләр ярдәмендә, фронтның алгы сызыгына һәм яңа төбәкләргә 55тән артык гуманитар йөк җибәргән.
Үтеп баручы елда бу ярдәмнең гомуми бәясе 73 миллион сумнан артык. Фронтка йөкләр әле тагын җибәреләчәк. Махсус хәрбия операция башланганнан бирле грузларның саны 100дән арткан.
– Әмма алардан бигрәк башкасы мөһим: мөселман хәрбиләре туган яклардан кайнар сәламнәргә һәм хәзрәтләрнең җылы сүзләренә мохтаҗ. Махсус хәрби операция җирлегенә нәзарәтнең 35 имамы һәм хезмәткәре йөреп тора. Алгы сызыкка барып җиткән хәзрәтләр – үзләре дә батыр! Имамнар солдатлар янына ел әйләнәсе даими рәвештә йөреп тора. Аллаһ алардан разый булсын! – дип белдерде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Каһарманнар елы”на йомгак ясау чарасында.
Мөфти сүзләренчә, сугышчыларга мәчет мәхәлләләре, хәзрәтләр, абыстайлар, волонтерлар актив ярдәм итә. Һәм әлеге тантаналы чарада мөфтият исеменнән зур активлык күрсәткән имамнарга һәм волонтерларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
– Татарстан мөселманнары җыеп җибәрә торган йөкләр күбесенчә компьютер техникасыннан, элемтә чараларыннан, җылыткычлардан, запас частьләрдән, хәләл ризыклардан, дарулардан тора. Башка төбәкләрдән аермалы буларак, Татарстан мәчетләрендә волонтерлык үзәкләре эшли: биредә халык маска челтәрләре, оекбашлар һәм бияләйләр бәйли, коры ашлар пешерә, чәйләр киптерә, хәләл консервалар әзерли, токмач кисә, окоп шәмнәре, киемнәр тегә. Бу эшләр республиканың 104 мәчетендә башкарыла, – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт.
Болардан тыш, нәзарәт фронтка өч “тәгәрмәчле мәчет” сатып алып җибәргән. Әлеге тәҗрибә Россия өчен уникаль һәм аны башка мөфтиятләр дә актив куллана башлаган. Өч “тәгәрмәчле мәчеттән” тыш, быел фронтка 6 автомобиль һәм 5 мотоцикл озатылган. Ә барлыгы – 15 автомобиль һәм 9 мотоцикл. Нәзарәтнең тагын бер үзенчәлекле эше: блиндажлы мәчетләр ясау. “Җир астындагы иң беренче мүсалләне “Батыр” батальонының җитәкчелеге ярдәмендә полк имамы Мөхәммәд хәзрәт Хәйруллаев ясады. Барлыгы аның хисабында – өч блиндажлы мәчет”, – дип ссызыклады мөфти.
“Хозур” нәшрияты исә сугышчылар өчен «Мусульманин на воинской службе» белешмәлеген бастырып чыгарган. Уч төбенә сыя торган китапчыкта алар өчен догалар, киңәшләр һәм хәрби хезмәттә гыйбадәт кылу тәртибе буенча күрсәтмәләр бар.
– “Ватанны сөю – иманнан” диләр. Шәригатьтә ирләр алдында дүрт төрле бурыч бар: динне, милекне, гаиләне һәм Ватанны яклау. Шушы дүрт әманәт хакына тырышлыклар куйган һәркемгә Аллаһ Раббыбыз Үзенең әҗер-савапларын бирсен! – дип тәмамлады сүзен Камил хәзрәт Сәмигуллин. Татарстан мөфтиенең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, “Батырлар терәге” ресурс үзәге ачылу турында ассызыклап, махсус хәрби операциядә катнашучыларның, бигрәк тә һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә игътибар һәм ярдәм кирәклегенә басым ясады. Аныңча, бу ярдәмне психологлар белән бергә имамнар күрсәтергә тиеш.
Чарада катнашучылар өчен “Каһарманнарга мөселманнардан” дигән бик бай күргәзмә дә оештырылган иде. Анда мәчетләр каршында эшли торган волонтерлык үзәкләрендә ясалган урын-җир кирәк-яраклары, киемнәр, коры ашлар, чәйләр урын алган. Кукмара мөхтәсибәтеннән имам-волонтер Райнур хәзрәт Әхтәмовның һәм “Гараж” төркеменең эшләнмәләре аеруча игътибарга лаек: алар 3D-принтерда дроннар өчен җайланмалар әзерлиләр. Җир асты мәчетенең муляжы да кызыксыну уята: мондый мәчетләр нәзарәт ярдәме белән бүген фронтның төрле почмакларында оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Т елеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар