16+

Кадер кичәсе көне билгелеме?

Айның ахырында гына түгел, гомумән рамазанның һәр көнендә гыйбадәтләребезне арттырыйк.

Кадер кичәсе көне билгелеме?

Айның ахырында гына түгел, гомумән рамазанның һәр көнендә гыйбадәтләребезне арттырыйк.

“Рамазан ае алдыннан Татарстан мөселманнары диния нәзарәте кайсы көнне уразага керәсен, беренче тәравих намазын кайчан укыйсын, фитыр һәм фидия сәдакалары күләмнәрен игълан итте. Шунда 16 мартта – Кадер кичәсе дип тә язылган иде. Белүемчә, аны бит айның соңгы ун көненнән эзләргә кирәк. Ә монда төгәл көне куелган. Бу уңайдан белгечләрнең фикерен ишетәсе килгән иде”.

Наилә Закирова, Алабуга

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең шәригать бүлеге җитәкчесе Ленар Хамматов:
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләрендә, кадер кичен рамазан аеның ахыргы ун төненнән эзләгез, дип, шулай ук рамазанның соңгы так көннәрендә – 21, 23, 25, 27, 29 нчы көннәрдә була, дип тә килә.

Галимнәр әйтүенчә дә, ул 27 нче көнгә туры килергә мөмкин. Ә Убай ибн Кааб дигән сәхабә бер риваятендә: “Габдуллаһ ибн Мәсгуд кадер кичәсенең рамазанның 27 нче көнендә икәнен белә иде, ләкин, кешеләр шул көнне генә тырышлык куеп, калган көннәрдә гыйбадәтләренә битараф булырлар дип, аны ачарга курыкты”, – диелә. Шуңа күрә без, кадер киче яшерелгән, аны соңгы ун көннән эзләгез, дибез. 

Айның ахырында гына түгел, гомумән рамазанның һәр көнендә гыйбадәтләребезне арттырыйк. Ул елга бер генә килә, аның һәр көне кадерле һәм бәрәкәтле. Һәр көнен гыйбадәттә үткәрсәк, иншәАллаһ, кадер киченә эләгәчәкбез. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading