16+

Камил хәзрәт Сәмигуллин Дәмәшкъ мөфтиенең фаҗигале һәлак булу уңаеннан кайгы уртаклашты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кичә кич Дәмәшкъ мөфтие Мөхәммәд Әднән әл-Әфъюнинең фаҗигалә төстә һәлак булу сәбәпле кайгы уртаклашты.

Мөрәҗәгатендә ул болай дип әйтә:

"Сүриянең вакыфлар министрлыгы җан өшеткеч хәбәрләр бирә: фаҗигале рәвештә Дәмәшкъ мөфтие Мөхәммәд Әднән әл-Әфъюни вафат булган. Бу дөньядан ул автомобилен террористлар шартлату нәтиҗәсендә  шәһид буларак киткән. Бөтен мөселман өммәте өчен олы кайгы, чөнки шәех хәзерге заманның иң олы ислам галимнәренең берсе иде. Без аның белән күп еллар таныш идек, берничә ай элек кенә шалтыратышкан һәм планнар корган идек. Хәзерге минутларда бөтен Сүрия мөселманнары белән тирән хәсрәт хисләре кичерәм һәм мәрхүмнең рухына догалар кылам. Шәех Аллаһының рәхмәтендә булсын". 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading