– Тәкәббер булмау яки күңелдән бу сыйфатны алып ташлау өчен нәрсә эшләргә кирәк?
– Тәкәбберлек сыйфатыннан котылу өчен үзеңнең кем булуыңны, кайдан тууыңны онытмау зарур. Кеше үзенең атасының бер тамчы суыннан яратылган бер мәхлук. Әл-Әхнәф ибен Кайс шулай дип әйткән: “Тәкәбберләнүче адәм баласының хәле бик гаҗәп. Ул бит бәвел чыга торган юлдан ике тапкыр чыкты (беренче тапкыр әтисеннән, икенче тапкыр әнисеннән)” (әл-Газәлиның “Ихйә’ү гулүүмид-дин” китабы). Кеше нихәтле генә масаймасын һәм үзен башкалардан өстен күрмәсен, ул барыбер зәгыйфь зат. Ул барыбер кемгә дә булса мохтаҗ. Иң беренче чиратта ул Аллаһның ярдәменә һәм яклавына мохтаҗ. Ул бу дөньяда беркемгә дә мохтаҗ булмыйча яши алмый. Мәсәлән, әгәр дә ул авырса, табибка мөрәҗәгать итә, авыр хәлдә калса кемнәндә булса ярдәм сорый. Шул рәвешле кеше ничек тәкәбберләнә ала?!
Моннан тыш, тәкәбберлек сыйфатыннан котылу өчен Аллаһка дога кылырга кирәк. Мөхәммәд пәйгамбәр Аллаһка шулай дип дога кыла иде: “Рабби әгүүзү бикә минәл-кәсәли вә сүү’ил-кибәри, Рабби әгүүзү бикә мин газәәбин фин-нәәри вә газәәбин фил-кабри”. Мәгънәсе: “Раббым Аллаһ. Мин сиңа ялкаулыктан, тәкәбберлек сыйфатыннан, җәһәннәм утыннан һәм кабер газабыннан саклауны сорап сыенам” (Мөслим хәдисләр җыентыгы).
– Килешүгә бармаган кешеләр тәкәбберлеккә мисал була аламы?
– Әгәр дә ике кешенең арасы низаг аркасында бозылса һәм соңыннан аларның берсе гаебен танып дуслашырга теләсә һәм гафу сораса, икенче кеше аны гафу итәргә тиеш. Әгәр дә ул гафу итүдә баш тартса, тәкәббер кеше була.
– Тәкәббер кешеләрне бу дөньяда һәм ахирәттә нинди язмыш көтә?
– Тәкәббер кеше әлеге гөнаһның җәзасын бу дөньяда да һәм ахирәттә дә күрәчәк. Андый кешене Аллаһы Тәгалә җәза рәвешендә түбәнсетә яки бер сынау белән урынына утырта. Шулай ук тәкәббер кешене Аллаһы Тәгалә хәтта каты газап белән һәлак итәргә мөмкин. Мәсәлән, безнең эрага хәтле яшәгән Гад халкын Аллаһы Тәгалә каты давыл белән һәлак итте. Чөнки алар тәкәббер халык булды. Аллаһы Тәгалә Коръәндә шулай ди: “Әмма Гад халкы җир өстендә хаксызга тәкәбберләнделәр. Алар әйтте: “Безгә караганда да куәтлерәк тагын берәр зат бармы?!” Әллә алар үзләрен юктан бар кылган Аллаһы Тәгаләнең күпкә куәтлерәр булын күрмәделәрме? Алар безнең могҗизаларыбызны инкяр иттеләр. Бу дөньяның түбәнсетүче газабын таттыру өчен Без аларның өстенә шомлы көннәрдә салкын җил җибәрдек. Әмма ахирәттәге газап аларга тагында түбәнсетүче булачак һәм беркем дә аларга ярдәм итмәячәк” (Фуссыйләт: 16-15).
Тәкәббер кеше шушы начар сыйфаты өчен кыямәт көнендә дә җәзасын ала. Андый кеше кыямәт көнендә турыдан-туры җәннәткә эләкми. Әгәр дә ул тәкәббер мөселман булмаса, шушы гөнаһы өчен җәһәннәм утында яна, ә аннан соң җәннәткә кертелә. Әгәр дә ул тәкәбберлеге өстенә имансыз булса, мәңге җәһәннәмдә кала. Тәкәбберлек турында Мөхәммәд пәйгамбәр шулай дип әйткән: “Күңелендә тузан бөртеге авырлыгы хәтле тәкәбберлек булган кеше җәннәткә керми”. Шул вакытта бер кеше сорый: “Әгәр дә бер кеше матур өс киеме һәм аяк киеме кияргә яратса ул тәкәббер кеше буламы?” Мөхәммәд пәйгамбәр аңа шулай дип әйтә: “Дөреслектә, Аллаһның бөтен гамәле матур һәм Ул матурлыкны ярата. Тәкәбберлек ул – хакны кабул итмәү һәм кешеләрне кимсетү” (Мөслим хәдисләр җыентыгы).
Мөхәммәд пәйгамбәр әйтте: “Тәкәббер кешеләр Кыямәт көнендә кырмыска зурлыгындагы кешеләр кыяфәтендә була. Аларны бөтен яктан да хурлык каплаячак. Җәһәннәмдә “Бүләс” исемле төрмәгә ябачаклар. Анда аларны бөтен яктан да җәһәннәм уты чолгап алачак. Су эчәргә сорагач, җәһәннәм әһелләреннә бүленеп чыккан сасы эчемлек эчертәчәкләр” (Тирмизи хәдисләр җыентыгы, № 2680).
Икенче хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр шулай диде: “Аллаһ Тәгалә әйтте: “Тәкәбберлек (бөтен нәрсәдән дә өстен булу) сыйфаты минем киемем һәм шулай ук олуглык сыйфаты да минем киемем. Кемдә кем аларның берсен миннән тартып алырга теләсә, Мин аны җәһәннәм утына атачакмын” (Мөслим хәдисләр җыентыгы).
Йомгаклап, шуны гына әйтәсе кала: тәкәббер булу-булмау бары тик үзебездән тора. Аллаһ кушканча барлык гамәлләребез матур һәм хак булса иде.
Рамазан Кәбиров
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар