Кем нәрсәгә ия – шуның белән бүлешә
Ихлас гыйбадәт кылучы бер әдәпле мөселман яңа йорт сатып алып, шунда күченә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Ихлас гыйбадәт кылучы бер әдәпле мөселман яңа йорт сатып алып, шунда күченә.
Йорт янында шактый зур алма бакчасы була. Бакча киртәсе артында иске генә өйдә холыксыз бер кеше яши иде. Яңа күршесеннән көнләшеп, ул көн саен аңа нинди дә булса начарлык эшләргә тырыша.
Көннәрдән бер көнне мөселман иртәнге намазга мәчеткә барам дип өеннән чыккач, болдырында пычрак юынтык су чиләген күрә (бу аның динсез күршесенең чираттагы “күчтәнәче” була). Мәчеттән кайткач, мөселман пычрак суны түгеп, чиләкне яхшылап юа да, шунда иң зур, иң матур хуш исле алмалар тутырып, күршесенә китә. Аны тәрәзәдән күргәч, холыксыз кеше: “Тәки теңкәсенә тидем бит моның – ызгышырга керә бу!” – дип шатланып куя. Ишеген ачкач, ул яңа күршесе кулында алма белән тутырылган чиләкне күрә һәм аптырап: “Бу... нәрсә?..” – дип сорый. “Күрмисеңмени, алма”, – дип җавап бирә күршесе, һәм шаяртыбрак күзен кысып: “Кем нәрсәгә ия – шуның белән бүлешә” – дип өстәп куя.
Ришат хәзрәт Курамшин
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
«Динле, иманлы куллар белән эш итәбез»
-
#Төрлесе
«Курчак кебек өйдә утырган хатыным тормышка кайтты, кабат кеше булды»
-
#Йолдызнамә
Акыл белән йөрәк арасында күпер салыгыз: 09 – 16 июльгә йолдызнамә
-
#Киңәш сандыгы
Хашлама әзерләү ысулы белән бүлешәбез
-
#Кыскача яңалыклар
Мәктәпләрнең байыйсы бар икән әле: 1 миллионга кадәрге грантлар булдырыла
Комментарийлар